Әтнә-Арча егетләреннән без канәгать

   Үзем күрдем

   Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби часть командиры, полковник Владислав Анатольевич Тишин әнә шулай диде. Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Романович Волков исә:”Сезнекеләр тәртипле булулары белән аерылып торалар”, – дип өстәде.

Сүрия МИНГАТИНА

   Арча-Әтнә хәрби комиссариаты (хәзер бүлекчә түгел) җитәкчелегендә 8 кешедән торган делегацияпәнҗешәмбе, җомга – 1, 2 декабрь көннәрендә Саратов өлкәсендәге ике районга 64 егет хезмәт иткән хәрби частьта булдык. Бу – әлеге частька җиденче тапкыр бару. Заманында Хөкүмәт җитәкчеләре кушуы буенча һәр район бер хәрби частька шефлык итәргә тиеш булган. Күпләр бу шефлык турында онытканнар инде, ә безнекеләр матур гадәткә әйләндереп, елга ике тапкыр монда хезмәт иткән үзебезнең егетләрнең хәлләрен белеп, аларны частьнең актлар залына җыеп бәйрәм ясап, сыйлап, хәрби часть җитәкчелеге белән кара-каршы утырып, барын уртага салып сөйләшеп кайталар. Бу юлы да шулай булды: иң элек безнең делегеация часть командиры Владислав Анатольевич Тишин белән аерым, рәсми сөйләшү алып бардылар. Соңгы яңалыклар белән таныштылар. Аннан соң аның урынбасары Павел Романович Волков безне озатып, таныштырып йөрде. Частька телевизорлар бүләк итеп, командиры Владислав Анатольевич белән аның тәрбия эше буенча урынбасары Павел Романовичка түбәтәй киертеп, солдатларны әти-әниләр күчтәнәче – 10 кило чәкчәк белән сыйлап кайттык. Артист егетләребез Рәсим Низамиев белән Дамир Гасимов үзләре җырлап, баянда уйнап кына калмыйча, солдатларны да җырлаттылар. Соңыннан В. А. Тишин Рәсимнең кулын кысып, ял бүләк иткәннәре өчен рәхмәт тә әйтте әле. Егетләребезнең шатлыклы йөзләрен күргәч, 10 сәгать барган да, 10 сәгать кайтасы да онытылды. Ниләр күргәнне әти-әниләрнең дә беләсе киләдер.

   Сакта торган солдат каршы алды

   Хәрби шәһәрчеккә кич, 22 сәгать тә 15 минутлар тирәсендә килеп төштек. Бикле капкага туктадык, янәшәсендә солдат “смирно” басып сакта тора, өстендә – кышкы кием, аның өстендә яктырткыч япма. Аңлашкач, без килгән машинаны эчкә уздырдылар. Кунакханә каршына килеп туктагач, төштек. Хәрби комиссар сөйләшергә кереп китте, без тышта басып торабыз. Күп булса 10 минут чамасы вакыт узгандыр, салкын үтте, суык. Селкенәбез, җылынырга исәп, ә күз алдында – сакта селкенмичә басып торган солдат, җанны нидер өтеп алды. Кунакханәдә салкынча, салкын су…– чәй эчкәндә Рәсим: ”Хәрби часть икәне сизелә…”, – дип әйтеп куйды. Шул рәвешчә, күзалларга тырыштык, тик алай булмады, солдатлар яшәгән казармалар җылы, якты. Хәтта җылы суы да бар. Безне хәрби часть белән таныштырып йөргән Павел Романович: “Җылы су әле быел гына булды”, – дип ачыклык кертте. Без килеп кергәндә солдатлар шунда иде, һәркайсы нидер эшли, бер ишеләре – бер почмакта, икенчеләре–икенче җирдә, чистарталар, яңарталар, кайсы тегә. Йөргәндә борынга суган исе килеп бәрелде, һәр солдатның тумбочкасы өстендәге тәлинкәгә чистартып, кисеп суган куелган. Монысы салкын тимәс өчен – профилактика. Шул рәвешле Һәр нәрсәгә игътибар итәргә тырыштык, хәтта матрасларның калынлыгына кадәр карадык, яңа, 12 см чамасы калынлыкта. Хәрби комиссар тумбочкаларны да ачкалады, “Без болай солдатларның шәхси әйберләрен карамыйбыз, – дип әйтеп куйды Павел Романович.– Үзегезнекеләр булгач рөхсәт итәбез инде” . Ә Алмаз Әгъзәм улы догалыклар тартып чыгарды. Нишләптер рәхәт булып китте, берсендә генә түгел бу, рус егетләре дә диннәрен онытмаган. “Аллаһы Тәгалә дә оныта күрмәсен бу балаларны “, – дип танышуны дәвам иттек. Өйрәнү бүлмәсенә килеп кердек. Аңа кергәнче армия кебек түгел иде, бу бүлмә искә төшерде, стенаның бер ягында проектор аша рәсеме төшерелгән авыл, шәһәр өйләре; ул да түгел ике солдат күз ачып йомган арада тиешле киемнәрне киеп, компьютер аша мишеньне табып, “огнемет” тан атып та күрсәттеләр. Хезмәт иткән вакытларын искә төшереп кызыгып куйдылармы, Арча башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Хәрби бердәмлек” әфганчыларҗәмәгать оешмасы җитәкчесе, гвардия подполковнигы Сергей Баһаутдинов, хәрби комиссар үзе дә стенадагы мишеньгә атып карадылар. Ә мине күбрәк солдатлар кия торган чаңгы кызыктырды. Аяк размеры нинди кирәк, шөреп белән борып көйләп була икән. Анысын да киеп күрсәттеләр. Солдатларны сәламәтләндерү үзәгенә дә кердек, больница белән бер, теш табибы, терапевт…, яраларны бәйләү бүлмәсе… – бар да бар, җиһазлары да җитәрлек. Солдатларның сәламәтлекләрен дә тикшереп торалар икән. Кием саклау бүлмәсенә кердек, бар кышкы киемнәр, бар җәйгеләре. “Менә бу ботинкалар кышкы, җылы алар, өч елга исәпләнгән. Киемнәр дә шулай ук. Кышкы кием аерым, җәйге аерым…”,– дип аңлата командир урынбасары. Без– татарлар, тотып карамый ышанмый торган халык, барысы да кулдан кулга күчеп өйрәнелә. Җылы анысы, тик суыкта киеп басып торып карамыйча ничек бәяләмәк кирәк. Ял бүлмәләре бар, телевизор, шахмат, шашка уйнарга мөмкин. Хәтта тегү машинасына кадәр бар. Утюглар тезелеп киткән, “Бер барганда 15 утюг алып барган идек. Телевизорлары азрак булгач, бу юлы телевизорлар алдык”, – дип әйтеп куя Алмаз Борһанов. Моннан тыш автомат машиналар, кыйбатлы душ кабиналары, идән юа торган пылесослар…– кыскасы, армиядә дә заманча икән хәзер. Ашханә дә аптырашка калдырды, иң элек зурлыгы, өч зал. Ашарга бүлә торган җирдә өстәрәк табло тора, анда–меню. Солдатлар кирәк ризыкны күрсәтәләр дә, шул бирелә. “Ашау начар дип әйтмәс идем, “первый”, “второй” гел була, ара-тирә өченчесе дә бирелә, тамак туярлык”, – ди Павел Романович. Ашарга пешерүчесе Арча егете булып чыкты. Табын әзерләгәнен дә карап тордык, ризыгы– ризык, кулына киелгән перчаткага күзебез төште. Хәтерләгез әле, кайсы ашханәдә кулына перчатка киеп эшләгән поварларны күргәнегез бар. Юлга кузгалганчы безгә дә беренчегә –солдатлар ашаган ашны, икенчегә – бәрәңге белән ит, өченчегә салат бирделәр. Өстәлдә тагын кыздырылган балык, башкалары да бар иде. Тәмле. “Бу безнең өчен генә әзерләнгән түгел, тәмле ашаталар, корсак үсә башлады инде безнең, тазардык дип әйтәләр егетләр, минем малай да шулай ди”, – дип Павел Романовичның әйткәнен раслады Арчадан улы янына баручы Дамир Хәкимов. Без танышып йөргәндә ул улы белән сөйләшеп утырды, тамаша залында да аерылмадылар. Алда әйткәнемчә, Арча–Әтнә егетләрен залга җыйдылар.

   14 Әтнә егете хезмәт итә биредә: 2015 елның көзендә киткән Адель Әхмәтханов, Динар Сафиуллин, 2016 елның язында киткән Илдар Әскаров, Дияз Зиннәтуллин, Альфред Лотфуллин, Искәндәр Сибагатуллин, Илнур Сиразиев, Илһам Ситдиков, Инсаф Хисамиев, быел көз киткән Ришат Галимҗанов, Рәмис Галимуллин, Илназ Зәкиев, Нияз Хәсәнов, Инсаф Галимҗанов.

   “Әйттем бит мин сезгә, миннән котыла алмыйсыз әле, яныгызга да барам әле дип. Менә килдек…”,– дип сүз башлады хәрби комиссар Алмаз Борһанов. Чыгышын тәмамлап, командирга алып килгән бүләкләрне тапшырды. Арча егетен туган көне белән дә котлап узды. “Мондый котлау бары сездә генә. Без аларның туган көннәрендә район һәм хәрби комиссар җибәргән котлау открыткаларын укып тапшырабыз, аларның йөзендәге горурлыкны күрсәгез сез. Каушыйлар, кайсының кул–аяклары да калтырый. Ә шатлыклары…”, – дип әйтеп ала янәшәмдәге Павел Романович. Чиратлап һәр барган кеше сөйләп чыкты. Часть командиры Владислав Анатольевич Тишин безгә дә, бу балаларны тәрбияләп үстергән әти-әниләргә дә, өйрәткән укытучыларга да рәхмәт әйтергә кушты. Ә иң олы рәхмәт билгеле инде солдатларын барлаган, делегацияне алып килгән комиссарга әйтелде. 10 килолы чәкчәкне, 4кә бүлеп эшләнгән, балаларыгыз күтәреп торганын күрсәгез иде сез. Шатлык та, сагыш та, рәхмәт тә бар иде ул йөзләрдә. Юлда кайтканда Дамир Хәкимовка улы шалтыратып:”Чәкчәкләрен ашадык, тәмле булды, башкаларга да авыз иттердек, бөтен кешегә җитәрлек булды ул”, – дип тә шатландырды.

   Һәйкәлгә венок куйдылар

   Тамаша залыннан чыккач, командир белән безнекеләр биредә куелган һәйкәлгә венок куйдылар. Соңыннан фотоларга төштек. Әтнәләрне аерым төшердем, арчаларны аерым, аннан барыбыз да бергә төштек. Егетләр: “Әтнәләргә, Арчаларга бездән күп итеп сәлам әйтегез, борчылмасыннар, бар да әйбәт”, – дип калдылар.
Ә Повел Романович Волковның уң кулы булган Әтнә егете Илнур Сираҗиев безне машинага кадәр озатты. “Монда каһәрләү, кимсетү, кыйнау дигән нәрсә юк…”, – диде ул. “Башта килгән шәпкә бер ае авыррак инде”, – дигән иде Түбән Көек авылы егете дә.

   Килгәндә күңел үзебезнекеләрне барлаган иде, ә кайтыр алдыннан барысы да якынайдылар, үзләре дә мөмкин кадәр безнең янда булырга тырыштылар.

   Машина кузгалып киткәндә дә һәр солдат кул болгап озатып калды, устав буенча алай тиеш тә түгелдер, тик ул көнне аларга бу рөхсәт ителде.