Ачык капка

Еллар аша килеп, саксыз гына,
Кактым синең күңел капкаң,
ә үзем бит беләм: минем өчен
бу капканы хуҗа күптән япкан…

Үҗәтләндем: «Ачтырырмын барыбер,
Яшьлектәге төсле
йөрәгеңне яндырырмын!»
Ачтың…
Танымадың…
Уз, – диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде кулларыңа
кагыласым,
назлы итеп муеныңа сарыласым…
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хәтереңне яңарт!»
Җавап бирдең: «Сөйдем…
Яшьлегемдә синең өчен
яндым-көйдем…
тик син… үзең белән
артык мавыктың…
ә мин… яралардан яңа савыктым…»
Үзсүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың… «Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
Акылмы? Әллә соң йөрәкме?»
Тынып калдым…
Кире борылдым…
Барыр сукмагымны тапмадым…
Ә син…
Карап калдың…
Ә капкаңны…
Ә капкаңны никтер япмадың…

Ландыш Габдрахманова