Афәт

Илне яклап, туган җирне саклап
Күпме гомер икән өзелгән?
Канлы сугыш кырын иңләп-буйлап
Газап чигеп җиңү эзләгән?

Нәни баламы ул, хатын-кызмы –
Татыганнар фашист камчысын.
Тик дошманның җансыз куш куллары
Өзә алмаган өмет чаткысын.

Җиңү илгә бирелмәгән ансат,
Җиңүнең бар чиксез бәхасе –
Кеше гомере, ачы күз яшьләре,
Югалтулар, ачлык бәласе.

Нинди йөрәк кирәк, чыдар өчен,
Шушы авыр, кансыз афәткә?!
Нинди йөрәк кирәк, түзәр өчен
Фашист штыгында булган нәфрәткә?

Газиз балаларын озатканда,
Ни кичерде икән аналар?
Әтиләре кайтмый, үлеп калгач
Ничек түзде икән балалар?!

Ятим тормышка юлыккан бала,
Канлы яшен түгеп сызлана.
“Әти-әни” дигән назлы сүзне
Әйтә алмый йөрәк сыкрана.

Безгә сугыш кирәк түгел иде,
Без бармадык илләр яуларга.
Җиңү безгә күпкә мөһим иде,
Тыныч күгебезне сакларга,
Туган җиребезне якларга.
Фашистларның нәф(е)сен тыярга!

Сылу ЗАРИПОВА