Алданган кыз

    Кичә яраттым
Зәринә бүген тагын урамга уйнарга чыккан җиреннән елап керде. Матур гына комлыкта уйнап утыра иде, үзләренең йортта яшәүче Данил йөгереп килде дә аның башына ком сипте. Үзләренең йорттагы малайлар аны гел шулай кыерсытып торалар. Еламыйча кергән вакыты бик сирәк. Якларга абыйсы юк шул кызның, әнисе белән икесе генә яшиләр. Әтиләре дә юк, урамга бергә чыгарга абыйсы да юк. Их, абыйсы булса, урамга чыккач, усал малайларны кыйнап җибәрер иде. Менә аннары Данил ком сибеп карасын — күрмәгәнен күрер иде ул.
Кыз бүлмәгә елап килеп керде дә башта раковина каршына басып башындагы комны коеп төшерде, кич әнисе кайткач тагын орыша инде хәзер. “Бу башыңны нишләттең?”, дияр. Битен юып, телевизор кабызды да Зәринә диван почмагына утырды. Телевизор да карыйсы килми һаман, үксеп – үксеп алды. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә әнисе белән икесе яшәп яталар менә шулай. Бүлмәдә әллә ни җиһаз да юк. Стенка кебек кенә бер шкаф тора. Утырып ашарга икесе сыярлык кечкенә өстәл. Җыелмалы диван. Шуның белән шул бугай. Кеп–кечкенә бүлмәгә тагын ни куясың? Зәринә быел көз укырга барасы, бакчага йөрми, шуңа күрә ,әнисе эштә булганда, кыз көне буе берүзе бүлмәдә. Суыткычта пешереп куйган ризык бар, тефаль чәйнегендә чәй дә кайната белә. Ач утырмый, үзен-үзе көйләргә күптән өйрәнде ул. Күптән инде башка балалар кебек олылар ярдәмен бик көтеп утырмый. Өйдә утырып туйса, урамга уйнарга чыга. Тик менә усал малайлар гына иркенләп уйнарга ирек бирми. Их, абыйсы булса икән аның. Зәринә тагын авыр сулап көрсенеп куйды.
Гөлгенә, эштән кайтып керү белән, диванга күз төшерде. Кызы әнисенең шәлен ябынып йокыга чумган икән. Хатын шыпырт кына килеп кызы янына чүгәләде, аннары сак кына башына кагылды. Зәринәнең чәч аралары тагын ком белән тулган, елап та алган сабые. Тагын урам малайлары кыерсытканнар кызын. Гөлгенә көрсенеп куйды, яклаучы булмагач читен шул кызына. Менә җәйгә әби-бабай янына кайтара алмый ул кызын. Чөнки Гөлгенә сабый чагыннан ук интернатта үсте. Әти-әнисен бөтенләй белми ул. Әнисе, аннан баш тарткан вакытта, исеме Гөлгенә дип язган, әнисеннән бары шул гына истәлек — исеме генә бар. Үсмер чакта әнисен эзләп карады , тик каян табасың инде аны. Бернинди адрес калдырмаган. Ачу сакламады әнисенә Гөлгенә, чөнки ул ханымны беркайчан күргәне юк аның. Ә күрмәгән-белмәгән кешегә ачу тотып булмый.
Аннары менә унберенче классны укып бетергәч, шушы тулай торактан бүлмә бирделәр. Шушында ук торып, поварга укып чыкты. Аннары мәктәп ашханәсенә эшкә керде. Акчасы әллә ни күп түгел, җитә очын-очына ялгап барырга. Эшли башлагач, бүлмәсе дә булгач, Гөлгенә кичке клубларга да йөреп карады. Интернаттан котылган кыз олы тормышка өйрәнмәгән, тәрбияче апалар да барсын да төшендереп бетерә алмады. Иң беренче очраган кара чәчле егеткә үлеп гашыйк булды кыз. Егет тә аның бер алдына, бер артына төште. Гөлгенәнең үз бүлмәсе булгач, бик җайлы булды. Өстә әти-әни тормый. Ахыры шуның белән бетте— егеттән менә Зәринә калды. Аның авырга узуын белүгә, сөйгән ярдан җилләр исте, бүтән кыз янына килмәде, юкка чыкты.

Тик инде үкенеп ни эшлисең, карынындагы баланың җанын кыймады Гөлгенә. Әтисе кебек кара чәчле кыз алып кайтты.

Үз әнисе кебек баладан баш тартмады. Әнисез ничек читен икәнен ул бик яхшы белә. Үксез балачакны үз кызына теләмәде. Больницадан алданган кызны бергә эшләгән апалар килеп алдылар. Такси да яллаганнар. Аннары киңәшләрен дә биреп тордылар,сабый баланы ничек тәрбия итәсен бөтенләй белми иде шул.
Алга таба инде Гөлгенә бар тормышын шушы кызы өчен багышлады. Аның янына ялгыз ирләр, егетләр дә килгәләп кармак салып карадылар. Тик ханымга акыл кергән, аларны куып кына чыгарды бүлмәдән. Һаман повар гына булып эшләргә теләмәде Гөлгенә, читтән торып программистка укып чыкты. Инде күптән, мәктәптән китеп, трамвай депосында отдел кадров начальнигы булып эшли, акча ягы рәтләнде. Тик менә кызын гына калдырыр җире юк. Кыз үзе күптән ияләнде үзе генә торырга. Шулай да ялгыз хатынга бик читен.
Зәринә ,әнисенең башына кагылуын сиземләп, күзләрен ачты да елмаеп җибәрде.
—Әни кайтты, – кыз, кулын сузып, Гөлгенәнең муеныннан кочаклап алды.
—Кайттым, кызым, кайттым. – Хатын кызын кочаклап күтәрде дә алдына утыртты. – Син ашадыңмы көндез, кызым?
—Ашадым әни, башка ботка пешереп калдырма әле, туйдырып бетерде инде.
—Нәрсә пешерим соң алайса?
—Белмим, ну берәр башка нәрсә пешер инде, яме.
—Ярар, тырышып карармын инде алайса, тик башта сине юындырып аласы булыр, чәч араларың ком гына. Каян шулай комга коендың тагын?
—Данил сипте аны, – Зәринә кабат елыйсы килеп авызын турсайтты.
—Һаман шул усал малаймыни әле, урамда тотсам кирәген бирәм әле мин аны.
—Әни, ник безнең әти юк? Әнә Данилның әтисе бар, Камиләнең абыйсы да, әтисе дә бар. Данил аңа тими. Тисә, абыйсы хәзер аның кирәген бирә. Безнең беркем дә юк. Син ник һаман йә әти, йә миңа абый алып кайтмыйсың? Алар булса, Данилны җиңәрләр иде.
Мондый сүзләрне кызыннан көтмәгән иде Гөлгенә, каушап калды хатын. Ни кылырга белмичә, Зәринәнең башыннан алып аны күкрәгенә кысты.
—Әни, җибәр әле, суларга һава юк ич.Әни алып кайт инде өйгә миңа бер абый һәм аннары бер әти.
—Алай барсын да берьюлы каян гына табып бетерим икән, кызым, — Гөлгенә, шаярган булып, сүзне икенче якка борырга тырышты.
—Син аны Камиләнең әнисеннән сора, яме, аның әнисе белә. Ул алып кайткан әнә Камиләгә әти дә, абый да.
—Ярар, кызым, менә күргәч сорармын инде, каян алалар икән аларны, яхшымы? Аннары мин дә шунда барып карармын, бәлки, безгә калгандыр әле.
—Урааа! – Зәринә, шатланып, әнисең муеныннан кочаклап алды.
Ә Гөлгенәнең күзләре яшьләр белән мөлдерәмә тулдылар. Кызына күрсәтмәс өчен, ул раковинада битен юган булды. Ярар, бүген шулай шаян якка кызының уйларын бора алды. Тик бит ул көннән –көн үсә бара. Бу турыда кызы белән ныклап сөйләшәсе көннәрне вакыт көн саен якынайта.
Инде йокларга ятканчы, Зәринә такылдаудан туктамады.
—Әни, син әти алып кайткач, ул кайда йоклар икән? Абый белән миңа урын булыр микән? Аннары бергә әтиләр авылына кайтабыз, яме? Алайса Камилә генә авылга кайта. Минем бер дә авылга кайтканым юк. Сразы икенче көнне үк әтиләр авылына кайтырбыз бит, иеме?
Әти алып кайтырга дип ризалашканына үзе борчылды Гөлгенә. Кем генә теленнән тартты икән аны, ә? Менә хәзер баланы туктатыр җай юк. Бер тынгы белми тәтелди.
—Ярар, ярар, кызым ,— дип, кабатлаудан башка чарасы калмады. Көчкә йоклата алды кызын.
Иртән шыпырт кына торды Гөлгенә, тиз генә җыенып эшенә китте. Кечкенә бүлмәдә Зәринә тагын берүзе йоклап калды. Кичә төнгә кадәр хатын гөбәдия пешерде. Әйдә инде, кинәнсен бераз кызы. Бәлки,әнисе уйламый—нитми генә биргән вәгъдәсен тәмле әйбер белән бераз онытып торыр.
Зәринә уянганда ,кояш күптән төшкә якынлашкан. Кыз торып битен юды да өстәл янына килде. Өстәл өстендә бар бүлмәгә тәмле исен таратып гөбәдия ята икән.
—Урааа! Гөбәдия!
Кыз чәй кайнатып үзенә чәй ясады, аннары, кисеп куелган гөбәдияне тәлинкәсенә салып, телевизор кабызды. Һаман шул бер мультиклар туйдырып бетерделәр. Әнисе ,укый башлагач, компьютер алырбыз дигән иде. Алай булса, шәп була. Мәктәп өчен күптән форма алдылар, ак алъяпкыч белән матур бантиклары да бар. Сумкасы да күптән әзер.
Урамнан бала — чага тавышы ишетелә. Зәринә, өйдә утырасы килмичә, урамга чыкты.
Бар шәһәрдә дә бердер ул — күп катлы йортлар ишек алды. Берничә күп катлы йорт капма — каршы урнашканнар, уртасында балалар мәйданчыгы дигән кечкенә генә урын шунда. Тирә-яктан машиналар тора. Ул участокка әбиләр чыгып утыралар. Әйе, кайбер балаларның әбиләре бар әле монда. Алар шунда эскәмиядә оныкларының уйнаганын карап утыралар. Билгеле, сакчылары булгач, аларны берсе дә кыерсытмый. Шул менә Зәринә кебек ялгыз балаларга гына кыен күп эләгә. Болай үзе балалар барысы диярлек әбиләр карамагында. Әбиләр кайсы бала кемнеке икәнен күптән белеп бетергәннәр. Читтән килгән баланы тиз танып алалар.
Зәринә, кая барырга белми, бераз карап торды. Комга барсаң — тагын башына ком сибәрләр, таганга барып булмый икән — анда зур малайлар атына.
—Син ник уйнамыйсың?
Зәринә артына борылып карады, үзеннән бер башка зур малай эндәшкән икән.
—Уйнарга кеше юк, – дип җавап бирде Зәринә, үзенә эндәшкәнгә күңеле булып. Бу малайны аның моңарчы күргәне юк иде әле.
—Ник, үзең генә уйна.
—Әйем, анда малайлар мине кыйныйлар.
—Нигә алай итәләр соң алар.
—Минем абыем юк, шуңа бәйләнәләр.
—Курыкма, әйдә, тисәләр, миңа әйтерсең.
Көтмәгәндә яклаучы табылганга сөенеп куйды кыз.
—Чынлапмы?
—Чынлап инде, тисәләр, мине чакыр.
—Ә синең исемең ничек соң?
—Ирек. Ә синеке?
—Зәринә.
—Ярар, мин монда гына булам, — диде дә малай велосипедына утырып китеп барды. Зәринә батыраеп комга таба атлады. Ярата ул көне буе комда казынып уйнарга, ашарга да оныта хәтта.
Кечкенә чиләгенә ком тутыра башлады кыз. Исәбе кечкенә башнялар ясап уйнарга. Кинәт аның чәч толымын каты итеп тарттылар. Тагын шул Данил икән. Ул ишек алдында иң усал малай, кызларны гел кыерсытып тора. Зәринәгә күбрәк тә эләгә әле аннан.
—Җибәр, авырттырасың! — кыз кычкырып җибәрде.
—Бә-бә-бә, — малай үчекләп тартуын белде.
Кинәт алар артыннан тавыш ишетелде.
—Әй, син, җибәр әле аны. Ирек аларны күреп алып йөгереп килеп җиткән икән.
—Җибәрмәсәм, нәрсә була? – Ул арада Зәринә елый ук башлады.
—Җибәрмәсәң, бик яхшы гына үзеңә эләгүе бар.
—Шулаймыни? – Данил кызның толымын җибәрде дә Иреккә таба атлады, аннан бар балалар куркып торалар. Бу малай белми ахыры, Данил абзасының кем икәнен. – Ярый, нишләтмәкче буласың инде мине?
Алар тирәсенә башка балалар җыела башлады. Хәзер малайлар сугышачаклар, кызык булачак бит. Алай да Ирек бик куркып тора торган малай түгел икән. Саллы гына Данилның колак артына тамызды.
—Алай да аңламасаң, тагын менә болай да итә беләбез, — дип, усал малайга сугып, борынын да җимерде.
Данилның борыныннан шаулап кан китте.
—Аааай!… Мин сине әтигә әйтәм! Беләсеңме, нишләтәчәк ул сине?
—Бар, бар, чаба тор, – диде аңа Ирек. — Калган малайлар белеп торыгыз: кем Зәринәгә тия, шуңа бик яхшы гына эләгәчәк, – диде малай, борынын тотып өенә кереп барган Данилны күзе белән озатып.
—Ирек, кач, әтисе чыкса, эләгә хәзер сиңа, – Зәринә үзен яклаган малай өчен борчыла башлады. Яклаучы табылганга шат та ул үзе. Тик менә хәзер аны орышачаклар бит.
—Курыкты ди, – җавап шундый булды. — Ә син, Зәринә, велосипедта йөри беләсеңме?
—Юк, белмим.
—Әйдә өйрәтәм.
Кызның башы күккә тиде. Аның күптән велосипедта йөрергә өйрәнәсе килә иде бит.
Малай аны велосипедка утыртты да асфальт юлга алып чыкты.
Көне бик күңелле үтте бүген Зәринәнең. Велосипедта да йөрергә бераз өйрәнде, малайлар да тимәде башка аңа — Иректән курыктылар. Ә Данилның әтисе чыкмады урамга. “Сугышкач елап кермә”, дигәндер инде. Иреккә кыен эләкмичә калганга да шатланды кыз. Их, менә бу абый ичмасам.
Кич эшеннән кайтышка Гөлгенәне бик күп яңалыклар көтеп тора иде. Кызын урамда Ирек исемле малай яклаган икән, велосипедта да йөрергә өйрәткән икән. Зәринәнең телендә йокларга ятканчы гел Ирек кенә булды. “Ярар, бик яхшы булган”, дип уйлады Гөлгенә, кызы үзен якларлык дус тапкан, көн саен елап кермәс урамнан, бик әйбәт.
Ирекне урамнан керешкә әбисе каршы алды.
—Улым, син нәрсә инде, монда тора башламадың, инде сугышып та кергәнсең, – дип битәрләп алды аны Фәймә апа. – Күрше хатыннары: Бер малайның борынын сугып канаткансың”,- диделәр.
—Ул үзе гаепле, әби. Кечкенә кызны чәченнән тартып елатты.
—Кызлар яклавың әйбәт инде ул. Тик ул кызны якларга кешесе юкмыни?
—Юк, ул:” Әнисе белән икәү генә торабыз”,- диде.
—Ярар, әйдә, кулыңны ю да ашарга утыр, атаң белә күрмәсен инде сугышып йөргәнеңне.
Ирекнең әтисе таксида эшли. Кайчак иртә кайта, клиентлар күп көнне бик соң кайта. Акча ягыннан төшемле эш үзе. Менә малай гына әбисе кулына калды. Фәймә апа әле карт түгел, алтмышта гына. Өйне бик яхшы гына карап тора. Малай кеше шуграк шул. Кайчак әтисенә аны әрләп алырга туры килгәли.
Фәнис әнисе белән генә үсте, әтисе аларны ул кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Фәнис әтисен беркайчан да күргәне юк. Укып бетергәндә туксанынчы еллар иде, әнисенең аны алга таба укытырга чамасы булмады, яртышар ел акча түләгәннәре юк эшендә. Шуңа Фәнискә каршыдагы яңа ачылган кибеткә грузчик булып керүдән башка чарасы калмады. Ярый үзен военкомат укытты, кулына права ала алды егет. Укып бетергәч, озак тотмадылар аны, армиягә алып киттеләр. Тик ул башка яшьтәшләре кебек кайнар нокталарга барып эләкмәде, тыныч урында хезмәт итте. Солдатта да шофёр булды. Ул практика өчен бик ярап торды. Армиядә өйрәнәсем килми дип торып булмый, кушканнар икән, өйрәнәсең дә. Машинаны да карап йөртәсең. Хезмәтен бетергәндә, егет яхшы гына машина серләренә өйрәнде. Кайтса, яшьтәшләр кайсы кайда: кайсы бизнес эшенә тотынган, кайсы шабашкага чыгып киткән, кайсы ,әле егерме яшь кенә булса да, эчкече яки наркоманга әйләнгән.
Тормышны үзең җайламый хәлең юк икән хәзер. Фәнис иске генә жигули машинасын кредитка сатып ала алды. Шуның белән шәһәрнең үзәк урамнарын әйләнеп «таксовать» итәргә тотынды. Төшемле генә эш икән бу үзе, акчасы кайбер көннәрне, бигрәк тә бәйрәм булган көннәрне шактый төште. Акчасын кая куярга белмәгән исерек яңа байлар машина утыргычына акчаны санамый гына ыргыталар. Кредитын да бик тиз каплады. Машинасын да яңага алыштыра алды. Аннары машиналы-квартиралы егеткә кызлар күп елышты. Бигрәк тә авыл кызлары. Квартиралы егеткә кияүгә чыгу — тулай торактан котылу дигән сүз. Булачак тормыш иптәше Розалия белән ул кызлар тулай торагына егетләр белән бер бәйрәмгә барган көнне танышты. Җыйнак кына гәүдәле, чибәр генә кыз Розалия. Авылдан шәһәргә һөнәри ПТУга укырга килгән җиреннән тулай торакта торып калды. Укыган буенча эше дә булды үзе. Авылга кайтып ни эшлисең инде анда? Егет белән кызның өстәл артында урыннары бергә туры килделәр. Кич буе танышып, бик тиз аралышып та киттеләр. Аннары инде Фәнис, вакыты булган саен, кыз янына килгәләп йөрде. Әнисе белән дә таныштырды. Фәймә апа үзе дә авыл кызы булгач, Розалияне бик тиз үз итте, озакка сузмыйча туй да ясадылар. Шулай итеп, авылдан шәһәргә килгән күп кенә дус кызларын көнләштереп, машиналы-квартиралы егеткә кияүгә чыгып та куйды Розалия. Тулай торакта авыз ачып калган кызларга авыр сулап көрсенергә генә калды. Барысына да андый егет әзерләп куелмаган шул шәһәрдә. Бар алдагы тормышны шушы кечкенә бүлмәләрдә берничә кыз белән уздыру бик күңелле түгел.
Тормыш шулай түгәрәкләнде дисәң дә була. Тик бу бәхет уллары Ирек туганчы гына барды шул. Бала туып, тәпи йөри башлагач, яшь килен үзенең холкын күрсәтә башлады.
—Фәнис, ник әниең безнең бүлмәгә керә ул һаман? Бүген карасам, Ирек астына пес итеп куйган, шуны да күрми калган, көне буе бер эше юк бит инде өйдә. Нигә квартплатаны үзе барып түләми ул, без бит яшь гаилә, безгә акча кирәк бит, бераз булышса ярамыймыни?
Розалия шулай итеп акрынлап ирен үз ягына таба көйләргә тотынды. Инде алга таба кайнана белән ачыктан-ачык талашырга ук тотынды. Ә тавыш чыгару өчен тормыш иткән кешегә сәбәп табу җитәрлек чыгып тора. Розалия- авыл кызы, талашырга дигәндә чәтелдәп тора. Каршы сүз дә кыстырырлык җай калдырмый. Фәймә апа бик яратып каршы алган килене белән сөйләшмәс булды. Килен кайчак ,баласын алып, әти-әнисе янына кайтып, атналар буе торып килә башлады. Билгеле, инде кыз кайтып хурлагач, Фәймә апаны кода-кодагые да күрә алмас булдылар. Фәнис ике ут арасында калды. Бер якта — аны үстергән әнисе, икенче якта — кечкенә улы белән хатыны. Барысы да кадерле кешеләр. Ни кылырга да белмәде. Килештереп тә карады. “Аңлашыгыз инде”, дип ялынып та карады. Юк, кайнана белән килен килешә алмадылар. Кайчак ,Фәнис эштән кайтышка, талашып — ызгышып беткән булалар. Булмады инде бу, болар талашмасын дип, көннәр буе өйдә утырып булмый, эшен эшләмәсә акча каян килер. Бер утырып уйлагач, ныклы карарга килде Фәнис. Аерым торудан башка чара юк. Бу Розалиянең дә астыртын теләгенә туры килде. Шуның өчен тырышты бит ул, ирен алып чыгып китәргә әнисе яныннан. Яңа ипотека программасы буенча ике бүлмәле квартира ала алдылар. Фәниснең бераз җыйган акчасы бар иде, ул бик ярдәм итте, чиратны алгарак уздырырга. Яңа квартираны Розалия үзе теләгәнчә корды. Чын хуҗабикә булып йөри башлады. Тулай торактан кунакка килеп – китеп йөргән дус кызларын тагын көнләштерә ала алды. Борын югарыда хәзер алар каршында яшь хатынның. Инде, Ирекне дә бакчага биреп, элек эшләгән эшенә чыкты. Коллектив алышынган икән инде, ул декретта утырган вакытта. Яңа кешеләр бик күп. Әйе, өстендә хәзер кайнанасы юк, ире бар тапканын кайтарып кулына тоттыра. Розалия иркен тормышка бирешә башлады. Башта эшендә булгалап алган корпоративлардан салгалап кайта башлады, бәйрәм дигәч, Фәнис сүз әйтмәде хатынына. Аннары туган көннәр дип, эштәге кызлар белән кафеларда соңга калып утыра башлады. Фәнискә балалар бакчасыннан еш шалтырата башладылар, Ирекне әнисе алып кайтмаган булып чыга. Фәнис ,заказлар күп булгач, бик соң гына өйгә кайта. Баланы барып алгач та әле эше бетми, берничә клиентны, Ирекне машинасына утырткан килеш, адреслар буенча илтеп кайта. Утырып йөри-йөри, бала алҗып бетә. Кайтып, хатынына кычкырып, бераз акыл да кертеп карады ир.
—Нәрсә, көне буе эшләп, бераз дус кызлар белән кафеда утырсам да ярамыймыни хәзер?- Хатыннан җавап шундый булды.
Инде баланы әнисе карамагына тапшырмый чарасы калмады Фәниснең. Фәймә апа оныгын бакчадан үзе барып ала башлады. Фәнис кичен, эше беткәч, әнисенә кереп, Ирекне алып, өенә кайта аннары. Тик менә хатын дигәне әле кайтып кермәгән дә була. Розалия — чибәр хатын, кафеда, кызлар белән утырганда, аның янына ирләр, яшь егетләр килеп утыра башлады. Розалия тайгак юлга кереп китте. Менә бит ничек яши ул?! Рәхәтләнеп күңел ача, ир канаты акча эшли, аны киендерә, “для души” сөяркәләр бар. Их, рәхәт тормыш менә шундый була инде.
Фәнис аңышканда, хатыны аяк терәп эчә башлаган, семья дип ике утырып бер уйламый башлаган иде.

Ир:” Бәлки дәваланып карарсың”,- дип, хатынын туры юлга бастырырга тырышып карады. Тик барып чыкмады.

Розалия үзенең эчкече хатынга әйләнеп бетүен танымады. Фәниснең, улын алып, әнисе янына кире кайтудан башка чарасы калмады. Ирек беренче классны укып бетергән, җәй буе урамда диярлек, әбисенә алай мәшәкать тудырмады. Розалия, ире белән улы чыгып киткәнгә, артык борчылмады. Кафеда танышкан ирләрне туры квартирасына алып кайта торган булды.
Бүген беренче сентябрь. Зәринә беренче класска укырга бара. Җәй буе һаман кулына алып караган мәктәп формасын киде, ак алъяпкычын да киеп куйды. Әнисе чәчен матур итеп үрде, аннары ак бантикларын тагып куйды. Менә мәктәп сумкасын киясең дә булды, беренче класс укучысы буласың да куясың инде. Сумкасын әнисе үзем күтәреп барыйм дигән иде, Зәринә аяк терәп каршы төште, аның чынлап укучы булып күренәсе килде.
Кызның, көзге каршына басып, әйләнә-әйләнә көязләнүен читтән генә Гөлгенә күзәтеп торды. Менә бит аның да кызы үсеп җитте. Ялгыз башка читен булса да, кызын интернатка бирмәде. Әнә нинди зур булган инде! Бер туктамый такылдап тора.” Соңга калмыйк ,әйдә барыйк”,- дип ,әнисенең башын катырып бетерде. Җәй көне Ирек исемле малай белән дуслашкач, елап керүдән туктады кыз. Ирек бер малайга да Зәринәне кыерсытырга ирек бирмәде. Ул малайны Гөлгенәнең күргәне юк, тик шулай да “әйбәт малай булырга тиеш” дигән фикергә килде Гөлгенә.
—Әни, әйдә киттек инде, соңга калабыз бит, – инде йөзенче тапкыр Зәринә әнисенә эндәште.
—Әйдә, барабыз инде кызым, вакыт. – Гөлгенә, кызын җитәкләп, ишеккә юнәлде.
Тулай торак коридорын үткәндә, күршеләрнең матур итеп киенгән Зәринәгә күзләре төште.
—Ай-яй, шулай матур итеп киенеп, нинди зур кыз бара икән дип торабыз, Зәринә икән бит. Кая бара икән ул бүген сумкалар асып? – дип сораган булдылар.
—Укырга барам, мәктәпкә, — кызның үзенә шулай яратып эндәшүләренә күңеле булды.
—Шулаймыни? Зур үскәнсең икән инде, “биш”кә генә укы, яме матурым, –дип, күршеләр кызның аркасыннан кагып калдылар.
Урамга чыккач, ана белән кыз бераз күзләрен ачып-йомып тордылар. Тулай торакның коридорындагы караңгыга ияләшкән күзләрен сентябрьнең якты кояшы чагылдырды. Көне бик җылы һәм кояшлы бүген, агачлар да сары яфракка төренгәннәр, урамда көз исе. Шул чак Зәринә, каршыдагы йорт ягына карап, кемгәдер кул изәде.
—Кем бар анда, кызым?
—Ирек. Әнә, ул да әтисе белән мәктәпкә бара, әтисе машинасын кабызган.
Гөлгенә кызы күрсәткән якка күз салды. Ак машина янында урта гәүдәле бер ир кайнаша. Мыегы да бар икән. Аның янында басып торган малай ,алар ягына таба карап, кулын изәп тора иде.
—Әни, әйдә, алар янына барабыз, — Зәринә, әнисен җитәкләп, шулар янына сөйри башлады.
—Ярамас, кызым, таныш булмаган кешеләр янына бару.
—Таныш ич инде ул. Ирек бит, әйдә инде, әни.
—Ярамас, кызым, әниләре чыкса орышыр.
—Юк аларның әниләре. Ирек:” Әни безнең белән тормый, ул күп итеп аракы эчә,”- диде.
Чарасыздан кызы җитәкләп сөйрәүгә биреште Гөлгенә, кызы әйдәгән якка таба атлап китте.
—Исәнмесез, – дип, тартынып кына исәнләште ул Фәнис белән. – Менә кызым сезнең улыгызны күреп алды да, әйдә-әйдә дип, сезнең янга алып килде.
—Беләбез, беләбез без ул Зәринә дигән кызны, – Фәнис, шаярып, Зәринәгә күзен кысты. – Укырга барабызмыни, дус кеше?
—Әйе, беренче класска, – дип җавап бирде кыз.
—Сез минем кызымны беләсезмени? – дип сорады Гөлгенә.
—Белмичә, улымның дусты бит ул, безгә кунакка да кергәне бар аның.
—Шулаймыни әле? Ник миңа әйтмичә, кешегә кереп йөрисең әле син? – дип, Гөлгенә кызының кулыннан тартты.
—Орышмагыз инде аны. Әни бик чакыргач кына керә иде, бик акыллы кыз ул Зәринә, — Фәнис, тагын шаярып, Зәринәгә күзен кысты.
—Әйтми—нитми алай ярамый бит инде, кызым.
—Ничек әйтим, син бит эштә, — дип үпкәләргә җыенды кыз.
—Ярар, әйдә, дуслар кунакка йөрешә инде ул, – дип ,сүзне икенче якка борырга тырышты Фәнис. – Сез кайсы мәктәпкә барасыз соң?
—Илле тугызынчыга.
—Бик яхшы, без дә шунда барабыз. Әйдәгез, утырыгыз, бергә барырбыз, – дип, машинасына таба ишарәләде Фәнис.
—Юк, рәхмәт сезгә, без җәяү генә барырбыз инде – дип, Гөлгенә кызына таба борылып карады.
Баксаң, Зәринә белән Ирек әллә кайчан машинаның арткы утыргычына кереп тә утырганнар икән. Кыз белән малайның олыларда эше юк, нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар. Аларны күреп алган Фәнис тагын авызын ерды , иреннәре арасыннан ап-ак тешләре җемелдәп алды. Гөлгенәнең болай ихлас елмаюны моңарчы бер дә күргәне юк иде, ул, каушап, башын читкә борды.
—Гөлгенә, — Зәринә әнисенең исемен әйткәне бар иде аларга, — әйдә утырыгыз инде, Зәринәнең беренче уку көнендә күңеле төшмәсен.
Ханымның килешми чарасы калмады, ул Фәнис янына алгы урындыкка кереп утырды.
—Киттекме? – дип сорады Фәнис, машинасын кабызгач, артка таба борылып карап.
—Киттек, – дип, икесе бергә җавап бирде кыз белән малай.
Кузгалып киткәч, Фәнис, күз кырые белән генә карап, Гөлгенәгә эндәште.
—Гөлгенә, карагыз әле, сез мәктәптән соң кич нишлисез?
—Нигә аны сорыйсыз? Зәринә белән, бәйрәм көн итеп, Макдональдска бармакчы идек.
—Макдональдс әйбәт инде ул, без менә улым белән аттракционнар паркына бармакчы идек. Әйдәгез, безнең белән. Мәктәптән кайтуга кереп алырмын сезне.
Гөлгенәнең бүгенге көн өчен җыеп барган акчасы бар үзе, тик алай паркка да барырбыз дип уйламаган иде.
—Белмим инде, Зәринә Макдональдс дигән иде.
—Макдональдс ул паркта да бар бит, кереп чыгарбыз. Йә, ничек дисез? Аннары Ирек белән Зәринәгә икесенә бергә күңеллерәк булыр иде, дуслар бит.
—Әни, барыйк инде, – арттан Зәринәнең тавышы ишетелде.
—Ярар кызым, барырбыз алайса, тик кара аны, “биш”кә генә укыйсы аннары, килештек?
—Урра! – Гөлгенәнең колагын кызы тавышы ярып узды.
—Булды, килештек алайса, – диде Фәнис. – Миңа кәрәзле телефон номерыгызны бирә алмассыз микән?
Гөлгенәнең алай чит кешегә телефон номерын биргәне булмаса да, Фәнискә әйтеп торып яздырды.
Мәктәптә белем бәйрәме күңелле үтте, Зәринә беренче тапкыр үз классында кырык биш минутлык дәрестә дә утырып чыкты. Класстан чыкканда, күзләре ут булып янган иде кызның, бик ошаткан укучы булып утыруны. Мәктәптән кайтып, мәктәп формасын салырга гына өлгерделәр, аларны инде, телефоннан шалтыратып, Фәнис урамга чакырды.
Әй, кызык та инде балалар өчен аттракционнар паркы: төрле уеннар, компьютерга көйләнгән заманча уен автоматлары, әйләнә торган, чаба, атына торган, тагын әллә нинди кызык аттракционнар. Ирек белән Зәринә әле бер аттракцион янына чабып килеп җитәләр, әле икенчесенә, инде уйнаган җирләреннән аерылып китә алмыйлар, бар белгән сүзләре тагын да тагын! Әти-әнинең кесәләре генә чыдасын. Балаларга гына түгел, Фәнис белән Гөлгенәгә дә бик ошады монда. Алар да, балаларга кушылып, уеннарга кереп киттеләр, алар белән бергә ярыштылар, уйнадылар. Карыннары ачыккач, Макдональдска кереп чыктылар. Балалар рәхәтләнде тәм-томга. Гөлгенәнең әле беркайчан болай күңел ачканы юк. Бар тормыш мәшәкатьләрен онытты бүген, үзенең әни кеше икәнен дә онытып, үзен кечкенә кызчык кебек тойды кайбер уеннарда. Аннары төрле вак-төяк читенлек килеп чыкса, янына Фәнис йөгереп килеп җитә ,аңа булыша. Кафеда да ничектер үзен гаилә башы кебек тотты. Яныңда ныклы терәкле кеше булса, күпкә җиңел икәнен тойды Гөлгенә. Фәниснең бар әйткән сүзен йотып барды, ирне ул бик күптәннән белгән кебек тоелды. Фәнис янында бернинди дә авырлыктан куркасы юк икән бит.
Фәнискә дә Гөлгенә белән бик рәхәт иде. Ул, чын күңелдән онытылып көлеп булганны, Гөлгенәнең чишмә кебек челтерәп көлгән тавышын ишеткәч кенә белә алды. Шундый чибәрләнеп китә яшь хатын андый вакытта, күз алмалы түгел. Бу минутларда күктән таш ява башласа, Фәнис,ике дә уйламый, ике бала белән Гөлгенәне куенына качырырга әзер иде.
Көн инде кичкә авышып, эңгер-меңгер иңә башлагач кына кайтырга чыктылар алар, бәлки тагын бераз юанырлар иде дә, аттракционнар кесәләрдәге бар акчаның тиененә кадәр алып бетерделәр. Арткы утыргычта ике бала, йокылары килеп, борыннарын төртә-төртә кайттылар. Ә Фәнис белән Гөлгенә, юл буе көлешеп, паркта булган хәлләрне кабат исләренә төшерделәр.
Балалар дуслыгы, гадәттә, ата–аналарга да күчә. Гөлгенә кайбер көннәрдә, эштән кайтырга дип, тукталышка чыгып басса, Фәнис машинасы белән килеп чыга торган булды. Бу юл уңае туры килүләр шулай үзеннән-үзе килеп чыкмый ахры, чөнки Фәнис бик еш, Гөлгенә эштән кайткан вакытка, тукталышка килеп чыга башлады. Моны хатын үзе дә сиземләде, тик Фәнискә бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Бәлки, үзенә шулай игътибар артуын үзе дә ошаткандыр. Хезмәттәшләр арасында да, билгеле, бу хәл тиз телгә кереп китте. Күреп торалар бит: гел бер машина килеп туктый Гөлгенә янына.
—Безнең Гөлгенә такси белән генә йөри хәзер, – дип, ачы телләр бераз төрттереп тә ала башладылар.
—Гөлгенә, кем ул, безгә генә әйт әле, – дип, сер белеп, аннары бар офиска таратырга теләүчеләр дә хатынның кылларын тартып карадылар .
Тик Гөлгенә актан-карадан бер сүз әйтмәде.
—Күрше ул минем, шулай туры килә генә, — дип җавап бирде.
Билгеле, шулай туры килүләр соңгы вакытта ешаеп китте шул.
—Гөлгенә, кайтасыңмы? – килеп туктауга, Фәнис, машина ишеген ачып, хатынга шулай эндәшә.
—Әйе, кайтасы иде, – була җавап.
—Әйдә, утыр, мин дә, өйгә кайтып, кичке ашны ашармын дигән идем.
Ә юлда барганда, ир белән хатынның сүзләре балалар арасындагы дуслык турында башланып китә башта. Аннары инде төрле темаларга борыла. Фәнис белән Гөлгенә, икесе дә бер–берсен күреп сөйләшсәләр, ничектер җиңеләеп калалар. Гөлгенә дә күп вакыт юри үз автобусына утырмыйча кала. Күңеле белән Фәнисне көтә.
Менә бүген дә алар икесе бергә кайттылар, туктагач та әле аерыла алмый, бераз машинада сөйләшеп утырдылар. Аннары Гөлгенә тулай торакка юнәлде. Зәринәне ашатып аласы бар, аннары өй эшләрен эшләтергә кирәк. Иртәге өчен тагын тегесен –монысын карап куясы дигәндәй. Кич шул тормыш мәшәкате белән үтә дә китә. Бүген бүлмәсенә килеп керүгә, Гөлгенәнең күзе кызының курткасына төште. Көз көне яңгырлы вакыт бит, куртка пычракка баткан. Нишләгән бу кыз бүген? Ул барып, урындыктагы Зәринәнең мәктәпкә киеп барган киемнәрен карады. Болары да пычранып беткәннәр, ул колготкиның карар җире юк, ул күлмәкнең итәген күрсәң… Зәринә диван почмагына сыенган да әнисенең әрләгәнен сабыр гына көтеп утыра. Еламаган да бугай бүген бу кызый.
—Кызым, нинди хәл бу, каян шуның кадәр пычрак таптың? Кыз кеше бит син, малайлар да бу кадәр пычракта аунамыйлар.
—Сугыштым, – менә сиңа җавап кыз кешедән.
—Кая, кемнәр белән инде тагын?
—Әни, мин мәктәптән кайтырга чыккан идем, имә, анда Ирек абыйны өч малай төрткәләп торалар, кыйнамакчылар иделәр аны.
—Шуннан –шуннан, кызым?
—Ирек абыйга булыштым, мин бер малайны кыйнадым, ул калган икесен җылатты. Без аларны җиңдек.
Кара син бу кызның кыланышларын, зур батырлык эшләгәнмени.
—Абау, кызым, алай ярамый бит инде, кара бу өс—башларны, иртәгә кадәр кибәр микән инде болар?
Зәринә башын аска төшерде .
—Алар алайса Ирек абыйны кыйнарлар иде.
—Кара әле син моны, Ирек абый да Ирек абый! Каян килеп абыең булды әле ул синең?
—Ул минем абый и мин аның белән дус. Яратам да әле мин абыйны.
—Һай, җаным икән, кайчан ярата башладың инде, кызым, Ирек абыеңны?
Зәринә, җавап бирер алдыннан, бераз кашларын җыерып уйлап торды. Ничек итеп абыйсын бик күптәннән яратканын әйтергә кирәк бит әнисенә.
—Кичә яраттым, – дип җавап бирде Зәринә.
Гөлгенә ирексездән көлеп җибәрде.
—Ууу… алайса бик күптәннән икән, менә абыең өчен сугышкач, үзең ю да инде өс-башың, кыз кеше, өйрән бераз чиста йөрергә.
—Әни!
—Нәрсә инде тагын?
—Әни, әйдә син Камиләнең әнисеннән сорама, абыйлар белән әтиләрне каян алар икәнен.
Кара син моны, онытмаган икән бит әле. Гөлгенә ни дияргә дә белмәде кызына.
—Нигә, сорарга куша идең бит әле.
—Юк, сорама. Мин инде әти белән абыйны таптым.
—Каян таптың инде?
—Фәнис абый минем әти була, ә Ирек — минем абый, – кыз борынын өскә күтәрде, күрдегезме нинди уңган кыз ул, кешегә ялынып торасы юк, үзе тапкан бит. — Әни, әйдә аларга барыйк та Фәнис абыйны и Ирек абыйны безгә алып кайтыйк.
Гөлгенә лып итеп артына утырды.
—Алар безгә кайтмаслар бит, кызым.
—Ну без зинһар өчен дип әйтәбез аларга. Ирек минем белән дус, син дә Фәнис абый белән дус бул да и алып кайтыйк.
—Аларның бит әбиләре бар.” Үзем генә калам”,- дип елар тагын кызым.
—Нуу… аларның әбиләре бик әйбәт, аннары әбиләр еламыйлар, алар бик карт бит инде, алар алма пирогы пешерәләр, тәмле, мин ашадым.
—Ярар, кызым, Фәнис абыеңны күргәч, әйтеп карармын инде алайса. – Гөлгенә шулай җавап бирде дә, үз җавабына үзе үкенде. Кыз ,бер эләктереп алса ,тиз генә онытмаячак бит.
Алай да Фәнискә шалтыратырга сәбәп чыкты бит, балалар сугышып кайтканнар мәктәптән. Гөлгенә, телефон номерын җыеп, Фәнискә шалтыратты. Озак алмыйча торды Фәнис башта телефонын, ниһаять, алды.
—Алло, Гөлгенә, гафу ит, әйдә соңрак сөйләшербез, яме!
—Берәр нәрсә булды мәллә, Фәнис?
—Телефоннан әйтерлек түгел, соңрак үзем әйтермен. – Фәнис телефонын өзде.
Гөлгенә чын-чынлап борчыла башлады. Әллә чынлап бик тә кадерле кешесенә әйләнеп бара Фәнис.
Гөлгенә шалтыратканда, Фәниснең районның полиция бүлегенә кереп барган вакыты иде.
“Кайтып кичке аш ашагач, бераз утырып ял итәрмен дә аннары кабат эшкә чыгармын”, дип уйлаган ирнең тынычлыгын кәрәзле телефон бозды.
—Алло, бу Закиров Фәнис идеме? – телефоннан кырыс тавыш ишетелде.
—Әйе, бу мин, кем белән сөйләшәм мин?
—Сезгә район полиция бүлегеннән дежурный капитан Зыкин шалтырата.
—Әйе, тыңлыйм сезне. – Фәнис борчыла башлады, нәрсә булды икән тагын, клиентлар берәрсе шикаять язмагандыр бит инде.
—Сезнең тормыш иптәшегез Закирова Розалия бездә, килеп чыга алмассыз микән?
Фәниснең инде Розалия белән күптән аралашканы юк, аерылышырга гариза бирде үзе, тик хатынны судка приставлар ике тапкыр чакырсалар да килмәде, судны тагын чигерделәр. Нишләде икән инде бу тагын?
—Яхшы, мин хәзер килеп чыгармын
—Көтәбез! — телефонны өзделәр.
Һәр полиция бүлегендә дежурный наряд каршында тимер рәшәткә яки ватылмас пыяла белән ясалган камера бар. Ул камераны полиция хезмәткәрләре дә, гади халык та «маймыллар камерасы» дип йөртә. Бу исем җисеменә туры килә, төн чыканчы, ул бүлмәгә, эчә-эчә, маймыл хәленә төшкәннәр хәтсез җыела. Ни өчен камера эче күренеп торырга тиеш дисәгез, исерекләр кайчак анда ду килеп сугыша башлый, шуңа һәрчак күз алдында булырга тиешләр. Менә әле дә кичке сигез генә, инде якындагы кафедан бер төркем исерекләрне алып кайттылар, ни өчендер сугыша башлаганнар. Зыкин моңа бик риза түгел, чөнки төне буе маймыллар күп ташылачак әле монда, шуңа камерадагы хатыннарга, штраф түләргә акчалары булса, кайтарып җибәрәчәген әйтте. Араларындагы бер чибәр генә хатынның акчасы юк икән, ирем дип аңа Фәниснең телефон номерын бирде. Башын чайкап куйды капитан, нинди мужик икән моның ире, хатыны кафеларда чит ирләр белән типтерә.
Розалия камера почмагында боегып кына утыра иде, ишектән Фәниснең килеп кергәнен күреп алды да ике кулы белән камера рәшәткәсенә тотынып торып басты. Ирек аңа бер караш кына төшереп алды да дежурный тәрәзәсе каршына килеп басты.
—Исәнмесез, мин Закированың ире.
Капитан Зыкин башын күтәрде.
—Ире, имеш… Ир булгач, нигә хатыныңны кулда тотмыйсың?
—Капитан, анысы синең эшең түгел, – дип, дорфа гына җавап бирде аңа Фәнис.
—Ярар, минем эш булмаса, 500 сум штрафын түлә дә алып кайтып кит хатыныңны.
Фәнис штраф акчасын түләгәч, камера ишеген ачып, Розалияне чыгардылар. Ире аңа борылып карамый да чыгу ишегенә таба атлады, аның артыннан айнып, махмыры җәфалый башлаган хатыны атлады. Фәнис машинасына кереп утырды, янына шулай ук бер сүз дәшми Розалия кереп утырды.
—Фәнис, рәхмәт, – кузгалып киткәч, ханымның беренче сүзе шул булды.
Фәнис моңа каршы бер сүз әйтмәде. Бераз баргач, хатынына таба борылып:
—Малай турында да сорыйсың килмимени? – дип сорады.
—Фәнис, извини, пока башым авырта. Синең машинада бераз юкмы.
—Әйе, менә син очрый калсаң дип, бер ярты кыстырып йөрткәннәр ди монда.
—Ярар булмаса, кычкырма шуның кадәр, өйгә генә кайтырып куй мине.
Үзе кайчандыр ипотека буенча алган квартирасында күптән булганы юк Фәниснең, шуңа күрә, килеп туктагач, Розалия белән квартирасына бергә менде. Хатын сүз әйтмәде, нәрсә дисәң дә үз ире бит.
Салырга яратса да, квартираны чиста тоткан икән Розалия. Бар нәрсә үз урынында.
—Нәрсә, тикшереп чыктыңмы, тәртипме? – дип, усалланып сорады хатыны.
—Тәртип, нигә судка килмисең?
—Нигә килергә тиеш әле мин, минем синнән аерыласым килми пока.
—Өченче судка килмәсәң, барыбер аерачаклар безне, – ул ,борылып, Розалиягә карады.
Хатыны, суыткычтан бер яртыны алып, ярты стакан инде салып кулына тоткан.
—Карарбыз, синең исәнлеккә, җимеш. – Ярты стакан аракыны бер генә голт итеп йотты хатыны.
Башын төзәтеп алгач, Розалиягә хәл кереп китте. Тагын чибәрләнде.
—Син инде мин чыгып киттем дә бу үзе генә яши алмас дип уйлап йөргәнсеңдер, әйеме?
Фәнис эндәшмәде.
—Ә мин менә яшим, синнән шәбрәк тә яшим әле. Акчам да бар минем, кирәк булса тагын бирәләр, чибәр хатыннарның кадерен белә кайбер ирләр, синең кебек түгел. Ничек телим, шулай яшим. Телим икән, менә болай итеп шешәне алам да салам. — Розалия аракы шешәсен кулына алды да стаканга аракы сала башлады. – Менә болай итеп стаканны кулга алам да, тагын бер, пока, җимеш.- Хатын стаканны, кабат бушатып, урынына куйды.
Аннары, килеп, иренең биленнән кочып алды.
—Син, бәлки, бүген минем кадеремне белерсең, яхшы итеп иркәләрсең, –дип, Фәниснең чалбар каешын ычкындыра башлады. Розалиянең җенси теләген канына сеңгән аракы кузгатты. — Онытмадыңмы әле шәрә хатыннар нинди булганын?
Кинәт Фәнисне моңарчы бу ханымга булмаган нәфрәт биләп алды.
—Иркәлә, дисеңме? Хәзер алайса, иркәләп күрсәтәм мин сиңа, – дип, Розалияне минут эчендә ботарлап чишендерде дә диван өстенә ыргытты.
Ире чишендерә башлагач, күңеле булып кеткелди башлаган хатынны кинәт курку басты, нишләргә җыена бу? Фәнис хатыны өстенә кыргый җанвар кебек ташланды, анда бернинди иркәләү дә, назлау да юк. Бары тик кыргый теләк кенә. Хатын — кызны урын — җир өстендә ничек –нинди юл белән мәсхәрәләп, җанып таптап, кешелеген рәнҗетеп була, Фәнис барын да эшләде. Бу хатын нәфрәттән башка бернигә лаек түгел. Розалия башта курка–курка гына карышты.
—Фәнис, нишлисең син, тукта! – аннары иргә ләгънәт яудырды. – Кабахәт, җанвар, явыз җан! – соңыннан ,бары тик шыңшыган тавыш чыгарып, сулкылдап кына Фәниснең бар кыланышына җансыз курчак кебек риза булып ятты.
Ир, үзенең кыргый теләген үтәгәч, торып киенде дә, ике кулын бот арасына кыстырып, тавышсыз елап яткан хатынына күзен төшерде. Бу тапталган хатын бернинди дә кызгану хисе тудырмады анда, ул җирәнеп, йөзен сытты да ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Ятакта Розалия бөгәрләнгән килеш озак ятты, аннары торып, тынычлану өчен ваннага кереп юынып карады, юк, булмый алай гына. Кешелекнең төбенә төшереп тапталган хатын, тагын стаканны тутырып, аракы салып эчте дә кабат бөгәрләнеп ятты. Төне буе квартирада йокы аралаш саташкан тавыш ишетелгәләде.
—Кабахәт , кабахәт …
Гәүһәр абыстай мәдрәсә идәнен себереп чыкты да көндезге намазга әзерләнә башлады. Мәчеткә терәп диярлек салынган мәдрәсәдә күптән абыстай вазифасын башкара инде ул. Балалар да, оныклар да күптән үсеп беткән. Шуңа күрә көннең күп вакытын шушы мәдрәсәдә үткәрә. Дин юлына аны иң беренче әбисе алып керде. Кечкенә Гәүһәргә төрле Коръән сүрәләрен ятлата иде әбисе. Аннары намаз укырга өйрәтте. Әле ул вакытларда дингә каршы көрәш бик каты иде. Әти-әнисе әбисенә аңа күп итеп дин сабагын бирергә ирек бирмәделәр. Чынлап торып дин юлына Гәүһәр абыстай институтта гарәп телен өйрәнгән вакытында кереп китте. Болай мәчетләргә ачыктан–ачык йөрмәсә дә, биш вакыт намазын укымый, уразасын тотмый калдырмый башлады. Эшендәге хезмәттәшләргә бу ошамады, билгеле. Тик тормыш иптәше акыллы кеше булып чыкты, Гәүһәрнең намаз укыганына сүз әйтмәде. Аннары эшендәге хатыннар да кеше янында аны өнәмәгән булып кылансалар да, өйләренә Коръән укыту өчен аны чакырырга ияләнделәр. Гәүһәр абыстай, барып укып кайтса да, эштә артыгын сөйләнеп йөрмәде — заманасы ул түгел.
Менә пенсиягә чыккач, мәчеткә дә йөри башлады, аның гыйлемле абыстай икәнен белеп алгач, мәдрәсәдә гарәп әлифбасын, дин сабагын укытырга чакырдылар. Советлар Союзы җимерелде, динне кысу туктады, дин юлына басучылар күбәеп киттеләр, алар Гәүһәр абыстайның һәр сүзен дәрестә йотып утырдылар. Әйе, дәресне урынына җиткереп биреп килде абыстай.
“Инде намазлык җәярмен дә намазга басармын”,- дип уйлап кына бетергән иде, кинәт мәдрәсә ишеге ачылып китте. Ишек бусагасында утыз яшьләр тирәсе, чибәр генә ханым басып тора. Ничек кирәк шулай, гәүрәт җирләрен бик каплап бетерми, яулык бөркәнгән. Ә күзләре әллә ничек җансыз тоелдылар абыстайга. Күзләр алдый белми, алар әлеге ханымның мәдрәсәгә Аллаһы Тәгаләгә сыену эзләп килгәнен әйтеп торалар. Димәк, бу ханым өчен тормышта бернинди ямь калмаган. Соңгы котылу юлын эзләп Ходайга сыенырга карар кылган.
—Исәнмесез, миңа керергә ярыймы? – ханым тартынып кына сорап куйды.
—Исәнмесез, сеңлем, уз. Мәдрәсә ишеге бар кешеләр өчен ачык, уз, тартынма.
—Мине намаз укырга өйрәтмәссез микән?
—Теләгең булса, билгеле, өйрәтәбез, Ходай юлына баскан, Аллаһны бер дигән кешегә ярдәм һәрчак булып торыр, исемең ничек синең сеңлем?
—Розалия исемле мин.
—Ярар алайса, Розалия кызым, – диде Гәүһәр абыстай. – Вакытында килгәнсең, хәзер көндезге намазны укып алырбыз.
—Мин бит укый белмим, аннары намаз алдыннан ничек юынасын да белмим.
—Зыян юк, сеңлем, әйдә минем белән, — дип, хатынны абыстай комганнар торган тәһарәт бүлмәсенә алып керде, тәһарәт алып күрсәтте. — Әйдә, сеңлем, син дә мин эшләгәннәрне эшлә.
Аннары икесе дә намазлык җәеп бастылар.
—Апа, мин укый белмим.
—Гәүһәр абыстай булам мин, сеңлем, абыстай гына дисәң дә була.
—Абыстай, мин бер дога да белмим.
—Зыян юк, минем арттан кабатлап бар, намазлык өстендә оеп утырсаң, җаныңа тынычлык килер, күңелеңә иман керер.
Чынлап, намазлык өстендә оеп утырганда, Розалиянең бозык һәм тапталган җанына тынычлык иңде, күңелне сытып торган таш юкка чыккан кебек булды. Намаз укылып беткәч, Розалия, күкрәген тутырып, җиңел итеп сулыш алды. Сулавы да бик рәхәт, тын кысылып тормый.
—Абыстай, мин кичке намазга да килсәм ярар микән?
—Ник ярамасын, ярый, сеңлем, килә генә күр, ә догаларны акрынлап үзем өйрәтермен менәтерәк үзеңә.
Розалия рәхмәтле күзләре белән абыстайга күтәрелеп карады.
—Рәхмәт.
—Үзеңә рәхмәт сеңлем, Ходайны бер дип таныйсың икән — бар да яхшы булыр синең.
Саубуллашып чыгып киткән хатын артыннан Гәүһәр абыстай аны күздән югалтканчы карап торды.

Менә тагын бер адашкан җан, дин юлына, Ходай каршына килеп егылды.

Күренеп тора бит: бу яшь хатын күп гөнаһ кылган, аннары ни сәбәпледер җаны тапталган. Ярар инде, дин юлына басу беркайчан да соң түгел. Бу хатынга кабаттан бу дөньяга кайтырга ярдәм итәр Гәүһәр абыстай. Сыену эзләгәнне сыендыру савап , ә куып чыгару — яхшы түгелдер. Бер нәрсәне аңлый алмый кешеләрдә абыстай: нигә менә иң соңгы чиккә җиткәч кенә, дин юлына баса хәзерге кешеләр? Соң тормыш юлыннан киткәндә, Бисмилла әйтеп, Ходай белән бергә атлап китеп булмый микәнни? Шулай булса, бүгенге хәлгә төшмәс иде адәм балалары. Их сез, кешеләр , сез бит кешеләр!
Дин юлына чынлап кереп киткәч, Розалия тынычланып калды. Эшендә дә дус хатыннар аның хиджабка төренеп йөрүен күргәч, кафеларга чакырмый башладылар. Квартирага да чит ирләрне ташудан туктады хатын. Гәүһәрия абыстай үзенең яңа шәкерте өчен сөенеп туя алмады. Барсын да йотып бара Розалия. Аңа кабаттан суд приставлары хат җибәрде. Фәнис аерылырга ныклап уйлаган, Розалия инде ирнең карары ныклы икәнен төшенгәч каршы килмәде, аерылышырга ризалыгын бирде. Квартираны икегә бүлергә дигән карар чыгарылды, ә менә бала кем янында кала дигәч, Ирекнең үзеннән сорарга булдылар.
Ирек әнисен күптән күргәне юк, сабый вакытында авызыннан сасы ис килеп торган апа дип кенә хәтерли. Аннары хиджабка төренгән әнисе бөтенләй чит кеше булып күренде.
—Мин әти, әби белән калам, – диде бала.
Шуның белән аерылышу эшләре бетте.
Апрель айлары ахыры, бүген Ирек белән Зәринә мәктәптән кайтырга бергә чыктылар.
—Озакламый уку бетә инде, — диде Ирек.
—Уф, ардым инде укып, – дип җавап бирде аңа Зәринә.
—Әти, уку беткәч, диңгезгә барырбыз диде.
—Минем дә барасым килә.
—Сине Гөлгенә апа җибәрмәс инде.
—Юк, җибәрми, мин әнигә сезне безгә торырга алып кайтыйк дигән идем, һаман Фәнис абый белән дуслашмый йөри.
—Сезнең кечкенә бүлмәгәме? Бармыйм мин анда, – дип йөзен сытты Ирек. — Әйдә лутчы безнең өйгә торырга килегез.
—Әни риза булыр микән?
—Булыр, ник булмасын, әтиләр әниләрне күп машиналар белән алырга килә бит, минем күргәнем бар, әтинең двоюрытный энесе “невеста” алып кайтты.
—Ууу… күп машина булса, әни риза була инде.
—Әле алар, машинага утыргач, туры өйгә кайтмыйлар.
—Нигә, ә кая баралар? – Зәринәнең исәбе бу яңалыкның төбенә төшеп җитәргә.
—Зур итеп ЗАГС дип язылган җиргә баралар.
—Ә анда нишлиләр алар?
—Башта аларга бер апа нәрсәдер бик озак итеп сөйли, аннары язалар, балдак кияләр и үбешкәч кенә өйгә кайталар.
—Үбешкәч, ничек, кинодагы кебекме?
—Әйе, кинодагы кебек, менә болай. — Ирек иреннәрен түгәрәкләндереп алга сузды.
—Бәәк, – Зәринә йөзен чытты.
—Быррр, – аңа Ирек тә кушылды.
Шулай әти-әниләре турында сөйләшеп кайтып җиткәннәр дә икән инде.
—Бүген минем туган көн, — диде Ирек аерылыр алдыннан, – кунакка кил кич белән, әти Гөлгенә апаны да чакырдым диде.
—Керәм, әни дә кергәч шәп була инде, бәлки, Фәнис абый белән дуслашырлар.
Кич белән Фәнисләр квартирасына Гөлгенә белән Зәринә матур итеп киенеп килеп керделәр. Фәнис кабаттан Гөлгенәне баштан аяк карап чыкты, моның шулай булачагын белеп торды яшь хатын, шуңа матур итеп киенергә тырышты да.
Ишекне Фәймә апа ачты.
—Исәнмесез! — иң алдан Зәринә үз кеше кебек кычкырып исәнләште.
—Кызым, кычкырма шуның кадәр – дип, әнисе кызның кулыннан тартты.
—Зыян юк, Гөлгенә, Зәринә күптән үз кеше инде, – дип тынычландырды аны Фәймә апа.
Фәймә апа бу яшь хатынга улының күзе төшеп йөргәнен күптән сиземләде, әниләр сизгер булалар. Актан-карадан каршы бер сүз әйтмәде Фәймә апа. Беренче киленнән уңмады бит улы. Кызы бар да инде бу Гөлгенәнең, алай дисәң, Фәнисе дә буш түгел — малае бар. Балалар менә бик дуслар, ансына сүз әйтеп булмый.
—Ууу… Ирек улым, кызлар кунакка килгәннәр, каршы ал, – дип, Фәнис килеп чыкты.
—Ә кая кунакларыгыз? – дип эзләнде Гөлгенә.
Фәнис авызын ачарга өлгермәде, улын узып, Фәймә апа җавап бирде.
—Без кунаклар чакырмадык, Ирек:” Зәринә керсен”,- диде дә, менә чакырдык.
—Алайса мине бу юлы кызым кунакка ияртеп алып барган булып чыга инде, — диде Гөлгенә.
—Шулай була инде. Әйдә, кызым, уз эчкә таба, алайса миңа юл каплап торасың.
—Ә сез кая җыендыгыз Фәймә апа?
—Дус хатын балалар кунакка китте, үзем генә кунарга куркам дип шалтыратты, шунда барам.
—Ә туган көн?
—Туган көнгә нәрсә булган? Ирек бүләген алды, шуның белән бүгенгә әбинең кирәге бетте, – дип елмайды Фәймә апа. – Ярар, киттем мин, улым син нәрсәнең кайда икәнен беләсең, үзегез карарсыз. – Фәймә апа артыннан ишек ябылды.
Инде дүртәүләшеп өстәл артына утырдылар. Өлкәннәрдә эше юк балаларның, үзләре генә белгән темаларга онытылып сөйләшеп утыралар. Фәнис белән Гөлгенә ,тегесен-монысын сөйләшкән булып ,салат капкалап утырган булдылар. Икесе дә киеренкелек белән бер-берсеннән нидер көтәләр. Аларны бу халәттән Ирек коткарды.
—Әти, торт!
—Хәзер, улым, алып чыгам. Гөлгенә булыша алмассың микән? – дип, Фәнис кухняга юнәлде, аңа Гөлгенә дә иярде.
Кухня өстәлендә торт әзер булып тора икән инде.
—Гөлгенә, син әни кеше, тортны кисә алмассың микән?
—Син әти кеше, син баш булырга тиеш, – дип шаяртып җавап бирде аңа яшь хатын.
—Кызык булып чыкты әле бу, ир белән хатын сөйләшкән кебек булып чыкты.
—Белмим, минем семья белән торып караганым юк.
—Анысы, бәлки, булыр.
—Нәрсә булыр, Фәнис?
—Син әни булырсың, мин әти, бер улыбыз, бер кызыбыз булыр.
Гөлгенә каушап китте.
—Фәнис, мин берничек дип тә әйтә белмим бит, ул шулай буламыни, ә синең…синең миңа карата карашың ничек соң?
—Ничек дисеңме? –Фәнис Гөлгенәне суырып кочагына алды да иреннәренә үрелде. – Гөлгенә, чык миңа кияүгә, зинһар, кире какма мине, ташка әйләнә барган җанымны бары син генә эретә алдың.
—Фәнис, – яшь хатын, бар булганы белән ир канатына сыенып, аның иреннәренә җавап бирде.
Кинәт кухня ишегеннән тавыш ишетелде.
—Фууу… нишлисез сез?
Фәнис бер якка, Гөлгенә икенче якка атылды, ишектә Зәринә басып тора икән.
—Юк, кызым, без болай гына. – Гөлгенә ничек итеп бу уңайсыз хәлдән котылырга белмәде.
—Сез монда торт чыгармый торасыз, ике баланың ашыйсы килгәнен белмисез мәллә? — Шундый зурларча итеп әйтте, олылар көлешеп тә куйдылар.
Менә шушы урында бетте дисәк тә була, кадерле укучым. Сез инде, “Зәринәнең теләге кабул булдымы соң?”- дип, автор буларак миннән сорарсыз, шулаймы?
Әйе, кабул булды, тик әти белән абыйны алар бүлмәләренә алып кайтмадылар. Ә киресенчә, Фәнис абыйлары аларны яңа өч бүлмәле квартирасына, Ирек әйткәнчә, күп машиналар белән алып кайтты. Менә бит әтиле дә, абыйлы да булган дисезме? Тагын белмәдегез, чөнки Зәринә Яңа ел алдыннан кечкенә Булат энеле дә булды әле, ул хәзер зур апа кеше. Без инде, Зәринә исемле кызга алдагы тормышында бары бәхет кенә теләп, аны калдырыйк, шулаймы дусларым? Гел борчып булмас, апа кешенең эше күп була…
  Зиннур Тимергалиев

Язылды: март, 2015 нче ел