Алмаң бар!

“Сары төсне – сагыш”, диләр,
ә мин күрдем балкышын.
Төсле келәм — алтын көздә,
чәчкә сайлыйм аклысын.

Сары диңгездә коенам,
күңелдә шаулый дулкын.
Уттай яфрак – парлы алма,
исемнән чыкмыйсың син.
Шыксыз җилләр дә өзалмый,
торалар тулып пешеп.
Сөюемнең керсезлеге-
алмалар — минем хисем!
Сары — яшәү төсе бит ул,
җанымның ут алышы.
Очкыныңнан дөрләп китеп,
кышка таба барышым.
Көзге төсләр – сары алан,
туктамый үтәлмассың.
Табигатьтә бар да парлы:
Алмаң бар! Онталмассың!..

Сүрия Мингатина,
13.10.2017