Ана теле

   Ана теле, әби-бабам теле – татар теле! Гомерем буе горурланып, гомерем буе сокланып, гомерем буе аны югалтудан куркып яшим. Бишектән бирле шул телнең аһәңе белән гомер итеш. Әби-әниләребезнең әкиятләре, моңлы җырлары, мөнәҗәтләре шул телдә җырланып, без әнә шул моңнарга төренеп үскән буын балалары еллар дәвамында ничәмә-ничә тапкырлар тел югалту куркынычы белән очрашканбыз икән. Гел бер тырмага басабыз да торабыз, юлдан гына алып куеп булмый шуны… Әле ярый сыналган телем азмы-күпме авырлыкларны җиңә килә, билгеле үзе генә түгел, милләтпәрвәрләр алгы сызыкта булганга.

   “Татар алфавитын латин графикасы нигезендә үзгәртү…” дигән сүзләрне дә башка күсәк белән суккан кебек кабул иткән еллар артта калганга шактый, алфавит үзгәртеп уйнаулар да безгә генә хас бугай. Ул чорда әдәби китапларны югалтудан сызландык. Яңа буын Тукайны, Җәлилне, Мәһдиевне… һәм бик күп олпат язучыларны, татарның әдәби байлыгын укымый-белми калыр, дип борчылды күңел. Беренче карашка, безгә, авыл балаларына шулай тоелды. Һәр яңалыкның уңай һәм тискәре яклары барын искә төшерсәк, кем белә, бәлки бу күчеш файдага булып, бүген сыкранмаган булыр идек. Икеләнүләр күп шул бездә, җиде кат үлчәп кенә кисәргә өйрәнгән (куркак буласы килми) халык без. Әрле әрләнеп торганчы, әрсез тамак туйдырганын гел онытабыз.

   Ана теле язмышы уйлата

 

   Олыгайган көнебездә дә бу хәвеф белән яңадан очрашырбыз дип кем уйлаган. Туган телемә яңадан куркыныч яный. Ник гел сынау кичерә ул? Читтә яшәгән татарларга телебез кадерле дә, татарның үз башкаласында ник кадерсезгә әйләнде ул? Башка төбәкләрдә Татарстан республикасының үсеше, бездә эшләгән проектлар белән кызыксынып, татар телен онлайн өйрәнгән бер вакытта без ник татар теленең киләчәген күрми ана теленнән баш тартабыз әле? Ник саф татар авылы мәктәпләрендә татар теле дәресләре кыскартыла башлады?.. Һәм нигә үткәннәрдән сабак ала белмичә, гел шул бер ялгышларны кабатлап, кызганыч хәлгә төшәбез соң без?

   Әллә кемнәрне гаеплисе килә дә бит, чөнки шулай яшәп күнегелгән, кемнең дә булса гаепле булуы хәлне азрак җиңеләйтеп куя. Гел кемгәдер төртеп күрсәтәсе килеп тора. Бик кызганыч. Ә бу юлы… ә бу юлы никтер бармак үзебезгә, татарларга таба борыла. “Кая барып була татар теле белән, кемгә кирәк ул, авылдан соң кирәге бетә аның”…- төрле төргә төрләнеп әнә шушы җөмлә татарлар телендә әйләнә бүген. Татарча укып ЕГЭ бирә алмаган балалар искә төшә… Билгеле инде татар телен дәүләт теле итә алмаган ил хуҗаларына күсәкнең юан башы туры килә. Тик торганда түгел анысы да, тик үзебезне читтә калдырып булмый бу юлы. Кемнеңдер уңышсызлыкларында тел генә гаепле булса икән… Аңлатып кара син бии белмәгән аюга урманның тарлыгын. Аңлап булмый билгеле, аңлыйсыбыз килми…

   Ә безнең буынны әти-әниләр, укытучылар “Башта үз телеңне яхшы бел, үз телен белгән әллә ничә тел үзләштерә ала, һәм башка телләрне хөрмәт итәргә өйрәнә”, дип өйрәттеләр. Без тыңладык. Туган телне ныгытып өйрәндек, Рәсәй телен дә беләбез, дип горурландык. “Татар теле белән генә югары уку йортына керә алмый бала”, дип сөйләшә хәзерге әти-әниләр. Дөреслек һәркемнең үзенеке. Телләрне белеп тә, акчаң булмаса, керә алмавы хак анысы.

   Белемнең (әллә укырга керүнең микән?) бәяләнә торган чорында яшибез. Без үскән вакытта да булды ул авырлык. Татар мәктәбен тәмамлап, барлык фәннәрне урысча укый башлагач, басып, белгәнне сөйли алмый башны иеп утыра идек, дәрестән соң сөйләп кайтабыз, ничек илле кеше алдында рус телендә оялмыйча сөйләмәк кирәк. Хаталансак көләрләр сыман. Бер-ике тапкыр шулай дәрестән соң сөйләгәч, укытучылар ачуланып дәрес вакытында сөйләттерә башладылар. Сөйли башлыйбыз, кирәк сүзне табып булмый, җир тишегенә керердәй булып басып торулар ( әле дә онытылмый), руслар әйтеп җибәрә. Менә шул вакытта “Рус телен дә ник иркенләп сөйләшә алырлык итеп укымадык, ник шулай укытмадылар икән…”, дип өзгәләнде күңел. Татар мәктәбендә укуга, татар теленә тел-теш тидерәсе бары күңелгә дә килмәгән заман иде ул. Үзебез өйрәнеп бетерә алмаганбыз, чынлыкта да шулай, рус телендә сөйләшү, аралашу җитмәгән булган. Ә ник хәзер кыйммәтләр гел үзгәрә?..

  Бу татар ник үзенә ни кирәген белми икән?

 

   Республика клиник неврология үзәгендә дәваланган чак. Татар теле язмышы телдән төшми, руслар да татар теле хакында гына сөйләшә, без дә… Киеренкелек чиктән ашкан. Тешләр кысыла… Татарстанда яшәп бит… Барыбыз да аңларга, төшенергә тырышабыз, үпкәлисе дә килеп куя. Ник руслар өйрәнми, татар гомер буе русча сөйләшә бит. Русча уйлый да башладык. Ярарга бик тырышабыз да, ярап кына булмый. Ачу да чыга, ул күңелнең кимсенгәненә чыдап кара…

   “Туйдырды бу татар теле, бер җыелышта бер төрле, икенче җыелышта икенче төрле сөйлиләр. Ата-аналар талашып бетә яздык, Ник бу татарлар үзләренә ни кирәген белмиләр икән? Без, руслар, каршы түгел татар телен өйрәнергә, Татарстанда яшәгәч, белү кирәген аңлыйбыз. Мин аерым сүзләрне кызым белән бергә укып өйрәндем, тик сөйләшә белмибез, грамматикасын аңламыйбыз, сөйләшә алырлык итеп өйрәтә торган методикасы булса, күптән сөйләшә алыр идек…”,- ди рус милләтеннән булган ханым. “Инглиз теленә тиз өйрәнеп, аралашалар бит балалар, ә татар телен өйрәнеп сөйләшеп, аралашып булмый. Бөтен предметтан әйбәт билге алган бала татар теленнән түбән билге ала, чөнки бу телне безнең белән аралашкан кешеләрнең берсе дә белми. Мин аны ничек өйрәтим..? ”- дип өстәп куя рус телле ханымның икенчесе. Алар хәле дә хәл. Хаксыз дип әйтеп булмый, өзек сүзләр белән татарча сөйләшергә маташкан ханымны хәтта гаепли дә алмыйм, дәлилем юк. Татар үзе дә авырдан белгән грамматиканы ул ничек аңласын…

   Кызганыч, мәгариф системасы тәҗрибә үткәрү үзәгенә әйләнеп бетте. Ә мин үзебез укыган чор мәктәбен сагынам, начар түгел иде. Безнең буын югалмады. Татар җирлегендә яшәүче буларак фикер йөртәм, 1980-90нчы еллар аралыгында шәһәр мәктәпләрендә бер сәгать татар теле укыганлык белән туган телен белми, аңламый, гел рус телендә сөйләшүче, соңыннан аларга маңкорт ярлыгы тагылганнарны, әти-әниләре белән аралаша алмаучыларны (хәер, әти-әниләре белсә ярый) күздә тотмыйм әле. Ә бүген алга китеш бармы, ЕГЭ биреп, телен белмәгән, белсә дә сөйли алмаган, сүз тәмен югалткан буын үсеп килә…    

   Укытучыларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен һәм бүгенге көндә тел белгечләрен эшсез калдырмасын. (Милли мәктәпләребезне болай да күп югалттык…) Ничек яшәмәк кирәк. Яраткан фәненнән башка да көн итәсе бар бит әле… Ә күпме яшьләребез югары уку йортларында татар теле белгечлегенә укый… үзләрен кирәксез итеп тоймаслармы алар?! Югалмаслармы бу тормышта, ышанычлары бетмәсме?! Үзләренә булган ышаныч кына югала күрмәсен берүк, анысы тагын да читенрәк.

   «Әби, татарча!..»

 

   Телевизорның эшләмәгән вакыты сирәк. Русча тапшыру бара, татар теле язмышы сөйләнә. Уйнап йөргән ике яшьлек оныгым аңлаган кебек тыңлап торды да “Татарча…”, дип әйтеп куйды. “Татар телен саклагыз безнең буынга” дигән кебек булды бу. Сабыем да җаны белән тоя күк.

   Ана телеӘ бит әтисен, рус бакчасына йөреп руслашып беткәч (яшәгән җирлектә бер генә бакча иде), Әтнәгә кайткач, татар бакчасына биреп кабат татар теленә өйрәткән идек. Үзебезнең сөйләшкәнне аңламый башлагач, “Ник мин сезнеңчә белмим, әни?”- дип сорады биш яшьлек улым. Чынбарлык ачы һәм ул күзне бик тиз ача, хатаңны төртеп күрсәтә.

   Табигатьтән, балалардан өйрәнә торган чаклар була. Онык шәһәрдә яши, мохит катнаш, тел дә, яшәеш тә. Киленем — Казан кызы, татар телендә чиста сөйләшә. Замана баласы, шөкер, оныгыма ике телне дә бергә өйрәтә. Ара-тирә кызык хәлләргә дә тарыйсың. Урамда балалар белән уйнаганда ике яшьлек бала ике телне бергә кушып сөйләшә. Уенчык кирәксә, “Бир — отдай…” ди. “Бир… пжалыста”, “Мә-возьми”…  дип шаккатыра. Сәер кебек, тик сабыем ике яшеннән ике телне дә тигез белү кирәклеген отып алган. (Ә ник олылар аңламый бу гади хакыйкатьне) Ә авылга кайткач татарча гына сөйләшә. Бу – аның туган өе, туган җире. Сизә, тоя, аны монда үз телендә дә аңлыйлар. Менә монысы – гаилә тәрбиясе. Рус җирлегендә югалмый ике телне дә яхшы белгән бала, беләсе, өйрәнәсе генә бар…

   Ә безнең ул хакта уйлап торырга вакытыбыз юк. Төртергә әлегә бармак бар, гаепле дә бар. Татарстанда яшибез, урыслашып беткән шәһәрләребез азмы? Ә анда татар артмый, никахлар катнаш. Үсми бу җирлектә Габдуллалар, Хәкимнәр дә үсми. Рус зыялылары да үсәр дип уйламыйм. Бала белән туганнан ана шөгыльләнә, ана сөте аша кермәгәнне дә әни өйрәтә. Үзе ныклап рус телен белмәгән зат, чөнки ул бу милләтнеке түгел, бирә алыр микән баласына рус теленең бар байлыгын. Бардыр андые да, тик аздыр. Үземне алар урынына куеп карыйм, биреп булмас кебек, әле бит татар теленең бар байлыгын, әдәбиятын өйрәнеп бетә алган юк. Милләтне яшәтим дисәң, үз телеңне камил белү кирәк, монысы бәхәссез.

   Зыялылар сабагын беләбезме?

 

   Эч пошу уйлата, телең бетәргә торганда битараф калып буламыни. Куллар китапка сузыла, күңел шулай гел таяныч эзли. Үзеңнең ялгыз түгеллегеңне беләсе килүдәндер бу.
“Әдәбияттан мәхрүм кавем – телсез вә милли тарихы булмаган халык – җирсездер…” татар халкының мәшһүр галиме, тарихчы, дин белгече, журналист, педагог, СССРның Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин Фәхреддин сүзләре. Әдәбият галиме Җамал Вәлиди аның турында: “… дин галиме журналистка әйләнде. Бу өлкәдә ул лаеклы һәм беркадәр дәрәҗәдә искиткеч хезмәткәр булып чыкты.  Татар газеталары үзләренең башлангыч дәверләрендә нәкъ менә шундый, әдәби талантны мөселман гыйлемлеге белән берләштерүче кешеләргә мохтаҗ иде. Бертуган апасының улы белән ул “Вакыт” газетасын татар газеталары арасында беренче урынга куйды”, дип язган…

Телне саклаган галим. Белгән ул телнең, диннең, милләтнең кеше өчен ни дәрәҗә әһәмиятле икәнен. Юкка чыгарасы булса, гел шул өчкә кизәнәләр. Тел белән бергә татар матбугатының язмышы да кыл өстендә торган заман. Сакларга кемнәрдән өйрәник тә, кемнәргә таяныйк… Бармы андый зат? Юкка чыгып беткәч, кабат аякка баса алырбызмы?

   Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без, беренче чиратта, телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм авыл халкының телен күз алдында тотабыз. “Авыл-шәһәрнең анасы”, диләр. Авылларда сакланып калган сөйләшләр безгә халыкның үзенә генә хас булган кабатланмас тормыш чынбарлыгын, гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы атамалар, сөйләм үрнәкләрен китереп җиткергәннәр. Алар — әдәби телнең үз җирлегендә үсүе, эчке ресурслары исәбенә баюы өчен иң ышанычлы чыганак булган.

   Беләбез, татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык телдә, гореф-гадәтләрдә, йолаларда чагылыш таба. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәт, йолаларның да борынгы үрнәкләре әле сакланган. Татар халкының төрле этнографик төркемнәре, бигрәк тә татар-мишәрләр, керәшен татарлары, нократ, касыйм, пермь, әстерхан татарларында барлык татар халкы өчен хас булган уртак йолалар бар әле. Дөнья буйлап күрсәткән сабантуйларыбыз бар. Сабантуйларның гомере күпме тагын, бармы аның киләчәге? Менә шушы байлыкка да куркыныч янаганын аңлыйбызмы бүген? Телсез калсак, бу байлык берәүгә дә кирәк булмас, татар үзе дә сабантуйны, барлык йолаларын онытачак.

   Бүгенгебез аяныч, булды бер чор балаларга борынгы чын татар исемнәре куша башладылар. Менә шул татар исемле балалар үз исемнәреннән оялмаслармы, алыштырмаслармы? Габдуллаҗан-Җәмиләләргә яшәү кыенлашмасмы?

   Ихтыярсыз Якташым Сибгат абый Хәкимнең шигъри юллары искә төшә:

 

Сез яшь кеше, беләм, безнең телне
Яшәтергә җиргә тугансыз.
Кыен булды: без Тукайсыз үстек,
Сез — Тукайсыз, Такташ, Туфансыз.

 

   Ай ничек читен… 1982 елда язылган шигырендә дә үк Сибгат ага безгә икеләтә, өчләтә авыр буласын сиздергән, белгән.

   Ә кем гаепле? Бары үзебез! Иң элек бармакны үзебезгә борыйк. Һәм шушы бөек милләтне киләчәккә алып бару турында уйланыйк. Иң элек татарга татар теленең ник кирәклеген аңлатыйк, татар телен белеп ничек яшәп булганлыгын күрсәтик, һәм битараф булудан туктыйк. Телсез калсак уйлауның да кирәге калмаячак. Аллага шөкер, әле милләтебез бар. Ә менә ана телебезне саклап калырга көчебездән килерме? Начарны бер дә уйлыйсы килми…

 

Сүрия Мингатина