Тәвәккәлләргә булдым

Үзем турында үзем…
Кулыма каләм алдым да уйга калдым, «Дөрес эшлимме икән?” дигән сорау тынгы бирми.
Улым Марс менә шушы блогны эшләп бирде дә: “Әни, син иҗат итәргә тиеш, китап чыгарырга куштык тыңламадың, ә бит күпме кеше синең китабыңны көтә. Күпме шәкертләрең бүген матбугат, ТВ да эшли. Ә күпмесе бүген синең киңәшләрең белән белем ала, курс эше яза. Үзең генә түгел, шәкертләрең дә “Бәллүр каләм” алдылар. Үзең район җирлегеңдә эшләсәң дә, шәкертләрең дөнья иңли, республикабыз районнарында, башкалада көч куя. Күпме кеше синең сүзеңә, ярдәмеңә мохтаҗ. Үзең турында яз, язмаларыңны урнаштыр, матбугатка килүчеләр эш алымнарыңны өйрәнсеннәр; үз китабыңны чыгармасаң да күпме кешеләрнең китабың дөньяга чыгарырга булыштың, китап киштәсендә рәхмәт әйтеп язылган, автографлы китаплар аз түгел, ә күпме кеше иҗат итеп, язганын дөньяга чыгарырга куркып яшидер. Син күтәрә беләсең, син өйрәтә беләсең, уңышлар телим…”- диде.
Бер олыны, бер кечене тыңла, диләр. Бөтен гомеремне, матбугатта узган 30 ел эшчәнлегемне күздән кичереп, шәкертләрем, дусларым белән киңәшләшкәч, тәвәккәлләргә булдым. Ахыр килеп бу блогта минем иҗатым гына урын алмаячак бит, Әтнәбезнең каләм тибрәтүчеләре, иҗат белән шөгыльләнүчеләре, китабын чыгарып куанучыларныкы да булыр ул. Беренче тапкыр каләм алып тәүге тапкыр язучыларның иҗатын да укып, аларга да ярдәм кулын сузарбыз. Тәнкыйтьчеләр фикерен дә тыңларбыз, укырбыз, сөйләшербез, серләшербез…
Фатиханы Тукай үзе бирде булса кирәк
Үземә килсәк, мин Әтнә районының Күәм авылында колхозчы гаиләсендә туып үстем. Гаиләдәге 5 баланың икенчесе. Мине малай булыр дип көткәннәр, ә мин икенче кыз булып туганмын. Әтием Мәхмүт Габдерәүф улы гомере буе электромонтер булып эшләде, әнием хуҗалыкның төрле эшендә йөреп, безгә, 5 балага, 4 кыз, 1 малайга тәрбия бирде. Әти-әни эштә чакта әбиләр кулында кала идек. Тормыш белемен дә, зирәк киңәшләрне дә алардан ишеттек.
Бай идек без әбиләргә, бөтен тирә-күрше әбиләре безнеке иде. Кечкенәдән аларга ярдәм итеп, су китереп, кибеттән кирәк-ярак алып кайтып үскәч, без аларны үзебезнеке дип белә идек. “Әти, ник безнең әбиләр бик күп соң, кешедә икәү генә бит, ә бездә дүртәү”,- дип сораганымны хәтерлим. Ул чакта су торбадан килми иде шул. Балалык белән су ташып, идән юып арылган да булгандыр, уйныйсы да килгәндер. Ә менә әтинең җавабын гомер буе истә тотам, “Кызым, без бик бай, менә шул әбиләреңнең әйткәннәрен, сөйләгәннәрен исеңдә калдырып бар, алар әйткәнне бер китаптан да укый алмассың”, — дигән иде әтием.
Хак әйткән. Эшкә дә, камыр ашлары пешерергә дә без алардан өйрәндек. Киңәшләре дә гел истә. Күршедәге Маһруҗамал әби янына туганы Самат Шакир еш кайта иде. Ара-тирә бер төркем язучылар кунак була иде бездә, аларның сөйләшкәннәрен тыңлау да рәхәт иде. Шигырь укыйлар иде алар, ә без ишек ярыгыннан гына аларны тыңлый идек. Әле дә аптырыйм, кырыс холыклы әти ничек аңлады икән ул шигырьләрне. Әдәп сакладымы икән?! Өйдәге автографлы китаплар кадерле истәлек иде. Әбинең вафатыннан соң да Самат абый еш кайтты әле безгә, Әтнәдә журналист булып эшләгән чорда аны җитәкләп болыннан җәяүләп Кушлавычка — Тукай музеена барганыбыз истә.
Габдулла Тукай! Әтнәнең Кушлавычындагы музее белән бәйле хатирәләр балачакка кайтара. 6 сыйныфта укыган чак. Сыйныф җитәкчебез Ләлә Сабирова безне “Тукай эзләре буенча” походларга йөртә башлады. Максатыбыз зур – укып бетергәндә туризм буенча ниндидер значок алмакчы булабыз. Майның соңгы көннәре, 21 бала җәяүләп, тик җәяүләп кенә йөрисе, Кушлавычка юл тоттык.
Ниндидер туры юллар белән барып кердек Кушлавычка, шагыйрь эчкән чишмәдән су эчтек, чистартып та маташкан булдык, уеннар уйнап Кушлавыч мәктәбенең спорт залында ятып йокладык. Иртән кайтырга чыгасы идек. Яңгыр коя, ә без җәяү, турылап Орнашбаш авылына чыгабыз. Тукталышка җиткәндә без лычма су идек инде. 21 бала. Янгын сүндерү машинасы килеп туктады. Мин әле дә аңлап бетерә алмыйм, ул машинага шултикле бала ничек сыйды икән, кайсы җирләргә тутырды икән безне шофер абый, Олы Әтнәнең Күәм чатында калдырды ул изге күңелле кеше безне. Без тагын 6-7 км юлны тәпиләдек. Өс юеш, машиналар башка туктамады.
Мәлҗерәп лычма су булып кайткан (яңгыр туктамады) балаларны күргән әниләрнең хәлен күз алдына китерәсездер, укытучыбызга да рәхмәт кенә әйтмәгәннәрдер, анысы истә калмаган. Чишенеп ятканым истә, тагын әти белән әнинең “Бу бала исәнме икән..” дип сөйләшкәннәре хәтердә, йокылы — уяулы килеш яткан вакыт булгандыр. Торгач әни бөтен санымны тотып-тотып карады, янәсе тәртиптәме. Шул бер ятудан без барыбыз да 17-18 сәгать тоташ йоклаганбыз, укытучыбыз өй саен йөреп торган. Рәхәттән йөрмәгәндер. “Шул йоклаганга исән сау калгандыр бу балалар”, дип нәтиҗә ясадылар.
Беребез дә авырмадык. Каникул башланды, “Яшь ленинчы” газетасының бер битендә “Җәйнең бер көне” дигән бәйге игълан иткәннәр иде. Мин тоттым да Кушлавычка бару кыйссасын язып салдым. Турист значогын да аласы килә бит, бәлки файдасы тияр, дип уйлаганмындыр… Язмам басылып чыкты, ниндидер бүләкләр дә бирделәр. Тагын бардык әле без походка, Өчилегә җәяүләп. Кырлайга да бардык. Җаекка кадәр җитә алмадык. Значок та алып булмады. Тик Тукай абый фатихасы беләндер мин яза башладым, ниләр язганмындыр, хәтерләмим, төрлесе булгандыр инде.
Язмаларым төрле газеталарда басыла торды. Университетның журналистика факультетына мин стажлы хәбәрче булып, бер кочак язма күтәреп бардым. Иҗади конкурсның язма өлешеннән мине азат иттеләр, телдән генә сөйләшү үткәрделәр. Имтиханны да ике фәннән генә – татар теле һәм әдәбиятыннан – язма һәм телдән — 13 нче билет алып(!)-икесен дә бишкә биреп, укырга кердем. Язучы Мөхәммәт абый Мәһдиев татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күпме генә кыстаса да, аны тыңламыйча, матбугатны сайладым. Мөхәммәт абый Мәһдиев белән Галимҗан абый Гыйльмановның сүзен тыңлап, азрак “Әллүки” иҗат берләшмәсенә дә йөреп алдым әле. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кызны менә шул рәвешле, әйтерсең лә Тукай үзе җитәкләп, иҗат дөньясына кертеп җибәрде.
Әле генә иде, 30 ел узып та киткән
Күп балалы гаилә булгач, әти-әнидән акчаны бик сорамаска тырыша идек. Болай да әти “Мин исәнендә барыгыз да укыйсыз”, дип югары уку йортларына барырга кушты. Ул чакта белем белән укып була, акча кирәк түгел. Тик бер читенлек бар, рус телен белеп бетермибез, ипи-тозлык кына семинарларда чыгыш ясарга җитми. “Мин әзер түгел”, дип торып утырабыз да, дәрестән соң сөйләп кайтып китәбез. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, тарих укытучыбыз Альберт Абдулович семинарда мине бастырды да “Сөйлә, дәрестән соң тыңламыйм” дип, курсташларга хәлне аңлатып күрсәтте.
50 кеше укыйбыз. Семинар дәресләрендә -25. Группабыз әйбәт иде безнең, укытучыларыбыз да. Башка чара калмады, сөйли башлыйм да төртелеп калам, кирәкле сүзне әйтеп җибәрәләр. Кыюлана башладык. Рус кызлары хәтта, “без бүген әзер түгел, коткар ә”, дип тә әйтә башладылар. Шул рәвешле укый торгач, татар групасына 15 кеше кереп, икебез диплом алып чыктык. Икенчебез – Асия Мусина, Аксубай кызы. Ул Минзәләдә эшләде, икебез дә “Бәллүр каләм” алдык. Асиябыз вафат, сүзем дога булсын.
Искиткеч укытучылар белем бирде безгә. Флорид Әгъзамов, Альберт Айнутдинов, Илдар Низамов, Тәлгать Миңнебаев, Мөнҗия Мәрдәнова, Розалина Нуруллина кебек асыл затлар фатихасы матбугатка аяк бастырды, аннан соң да җитәкләп бардылар әле. Таләпләр каты булды, көч җитмичә укуны ташларга җыенган чаклар да булмады түгел, булды. Деканыбыз , кафедра җитәкчесе Флорид абый янына “Совет әдәбиятыннан имтихан бирә алмыйм. Китәм…” – дип кергәч, Флорид абый минем белән зачет бирергә керде. Аңа кадәр мин 14 мәртәбә барган идем инде. Яттан беләм. Әсәрләрне генә түгел, критиклар язганны да су кебек эчәм, тик китапның ничәнчедер битендәге сурәтне искә төшерә алмыйм. Тагын кайсыдыр китапның ничә битле булуын хәтерләмим. Мәрхүм укытучым Флорид Әгъзамов әдәбият укытучысы Балакин “Зачет куя алмыйм” диюгә сикереп торды да үзен пыр туздырып атты. Шул рәвешле мин зачет бирдем.
Олы йөрәкле иде укытучыларыбыз, хәзер дә аптырыйм, алар бездән “әйбәт журналист” чыгачагын ничек белделәр икән. Гел шулай дип әйтәләр иде, бәлки юрап китергәннәрдер. Хәер, шуның кадәр кайгырту күргәннән соң аларның йөзенә, сүзенә тап төшереп була димени. Без барыбыз да әйбәт журналистлар булдык. Матбугатта басылган язмаларымда мин укытучыларымны еш язам. “Матбугат” дигән бүлектәге язмаларымнан укырсыз алар турында.
Юл күрсәткән, чирканчык алырга булышкан, 3 ел үзендә эшләткән “Ватаным Татарстан” газетасы коллективын да тирән хөрмәт белән искә алам.
Ярый әле син бар, Сүрия апа!
Миңа шәкертләрем еш кына шулай диләр. Аз гына булышсам да, киңәш бирсәм дә, практика узсалар да. Мин дә аларга шулай дим, “Ярый әле Сез бар, мине университетта онытып бетерерләр иде, ә сез минем юкка чыкмаганымны раслап, гел исләренә төшереп торасыз”, — дим. Яратам үзләрен. Остазларыбыз безне үзләре мисалында кеше белән эшләргә өйрәткәннәр. Юл күрсәткәннәр.
Гөлназ Шәйхи, Эльвира Хөснетдинова, Гөлназ Хәйруллина, Ләйсән Тимерова, Равил Сабыр, Гүзәл Мәүлетдинова, Гөлүсә Исмәгыйлева, Зәлия Сәләхетдинова, Диләрә Батршина, Илсинә Тимерова, Ләйлә Каюмова… – бу әле чик түгел. Без бер-беребездән өйрәнеп, бер-беребезне баетып торабыз.
Дәүләт Советының “Рәхмәт хаты”н алгач та җыйнаулашып котладылар.
Диплом алалар да чәчәк күтәреп кайталар, ә без үзебез укытучыларыбызга вакытында “Рәхмәт” әйтә алдык микән дип уйлап куям. Әйтелгәндер инде, ә менә Флорид абыйның “Өметләремне акладың”, дип аркамнан сөйгәнен, Тәлгать абыйның: “Син үзең бер” дип, беренче тапкыр иҗади диплом яклагач кулымны кысканын, Илдар абый Низамовның “Рәхмәт, балакай, зурладың” дигән сүзләрен гел йөрәгем түрендә йөртәм. Димәк, гомер зая узмаган…