Авылым

   Балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфлар өчен түбәндәге үрнәк буенча җирле атамалар белән таныштыру ысулын куллану отышлы вариант дип саныйм.

   Ак әби хатирәләре
(Сәхнәләштерелгән күренеш)

Алып баручы:
Исәнмесез, хәерле көн барчагызга!
Телим сезне үткәннәргә кайтарырга.
Җәйге кичтә урам тулы бала-чага,
Шау-гөр килеп уйнаудан алар зур тәм таба.

I бала:  Әй, дусларым, туктагыз әле,
             Күрегез сез,
             Капка төбенә чыккан безнең
             Ак әбиебез.

II бала: Әйдәгез, киттек, сорыйк әле
              Ак әбидән.
              Каян чыккан икән безнең
              Авыл – Күәм?

III бала: Ничек булган бабайларның
               Тормышлары?
               Ничек булган язмышлардан
               Узмышлары?
(Ак әби чыгып утыра)

Алып баручы:
Балаларны борчый икән
Зур сораулар.
Җавап эзләп Ак әбигә
Килде алар.

Ак әби: Әй оланнар, безнең тарих
Бик тирәндә.
Утырыгыз тезелешеп
Бер тирәгә.
Тыңлагыз сез узганнарда
Ни булганын.
Чал тарихта Алла бабай
Ни кылганын.

I бала: Әби, әби, авыл читендә
Таулык бар бит.
Ник атыйлар ул тауларны
“Калатау” дип?

Ак әби: Моннан нәкъ мең еллар элек
Ул тауларга,
Бабайларга туры килгән
Тукталырга.
Ул заманда Ашыт суы
Бик зур булган.
Олы дәрья ярларыннан
Ташып торган.
Шул су буйлап йөзеп килгән
Төрки халык.
Тормыш корган тау башына
Кирмән салып.

II бала: Әби димен, нинди нәрсә
              Соң ул кирмән?
              Ул кирмәнгә нинди төрки
              Халык килгән?

Ак әби: Төркиләр дип аталадыр
Безнең халык,
Бик борынгы заманнардан
Бирле барып.
Ә кирмән ул бабайларның
Дивар белән
Әйләндергән йорт-җирләре,
Ошбу җирдән.
Тау башында балкып торган
Мәгърүр кирмән. (Тактадагы кирмән рәсеменә ишарәләп.)

III бала: Әби, әби, ул кирмән бит
                Кала түгел.
                Ә нигә соң Калатау дип
                Йөртелә бүген?

Ак әби: Менә шунда зур каланы
             Төзибез дип,
             Уйлаганнар зур шәһәрле
             Булырбыз дип.

I бала: Ник соң алар төземәгән
             Монда шәһәр,
             Әллә инде төзү эше
             Булган хәтәр?
Ак әби: Дөрес, анысы, төзелешләр
Авыр барган.
Кран түгел, шәһәрләрне
Кеше салган.
Җыелышып сөйләшкәннәр
Бу бабайлар.
Бер аксакал торып әйткән:
“Сез алайлар,
Төзесәгез монда кала
Һәлак булыр.
Чөнки тиздән Ашыт суы
Бик нык корыр.

III бала: Кала булгач аның суы
               Нигә кирәк?
               Ашыйм дисәң анда үсә
               Бик күп җиләк.

Ак әби: Юк, балакай, судан башка
Тормыш юк ул.
Иртән торып шул су белән
Юабыз бит-кул.
Җир белән су һәм дә килеп
Чиста һава –
Ходай биргән җылы яңгыр
Һәм кар ява.
Болар бары да кеше өчен
Бик кирәкле.
Шулар бирә безгә кирәк
Мул икмәкне.

I бала: Әби, нигә Искавыл дип
            Атыйлар соң,
            Түбәнге як ярты өлешен
            Авылыбызның?

Ак әби: Чөнки алдан шул урында
Яшәгәннәр.
Урман кисеп беренче басу
Эшләгәннәр.

II бала: Баш-аяк дип безнең очны
              Ник атыйлар?
Ак әби: Чөнки анда гомер иткән
Ярлы абзыйлар.
Ярлылыктан терлекләрнең
Баш-аягын,
Тик ашарга мәҗбүр булган
Алар, наным (баланың башыннан сыйпый).

III бала: Әби-әби, кайдан белеп
                Бетердегез
                Сез боларны? Әйбәт икән
                Хәтерегез.

Ак әби: Буыннардан күчкән ядкәр-
Хатирәләр
Чал тарихны бүгенгегә
Китерәләр.
Сез балалар, саклагыз моны
Хәтерегездә.
Васыять итәм – яшь буынга
Җиткерергә.
Я, оланнар, сау булыгыз,
Өйгә керим.
Барчагызга тәүфыйкъ, сәламәтлек
Телим.

I бала: Мең яшәгез, Ак әбиебез
Безнең белән. (Куанып)
Хәзер инде мин авылның
Тарихын беләм.

( Бергәләшеп кереп китәләр.)

Автор: Садриев Равил Мөхтәр улы,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы иде.

Урыны оҗмахта булсын. Үз язмасы дога булып барып ирешсен.