(бирем буенча язылды)
Кояшчыклар җыеп алып кайттым,
Болыннардан кочак тутырып.
-Җан ярама дәва булмасмы?- дип
Вазаларга куйдым утыртып.
Иртәнге җил гөлнең керфегеннән
Таң чыкларын өреп төшергән.
Шул гөлләргә карап шигырь язам,
Күз яшьләрем битне пешерә.
Ромашкадай ап-ак күңелләрнең
Уртасында сары сагышы,
Таҗлар кебек коела айлар, еллар-
Гомерләрнең үтеп барышы.
Ак чәчәкләр кебек ак күңелгә
Сагыш сарылары кунса да,
Язмышымнан шатлык өмет итәм,
Бәхет көтәм, бер уч булса да…
Рүзия КАМАЕВА
Күшәр авылы
24.07.17