Бөре булып шытам

Бөре булып шытып чыксам әгәр,
Яшь каенны бизәп майларда.
Яшел яфрактай ярылыр идем,
Бирешмичә салкын язларга.

Яңабаштан яши башлармын күк
Уйламыйча яман уйларны.
Хәтер китабымны ягып,язам
Яңасына үткән-булганны.

Булмас иде күңел гарасаты,
Бөре генә булсам агачта.
Җәйнең давылларында сынмамын,
Яңгырлары коеп яугач та.

Чәрдәкләнгән йөрәгем төзәлер,
Каен алса мине үзенә.
Күзәтермен читттән адәм көнен,
Елмаюлар салып йөземә.

Раилә Нигъмәтҗанова,

27.06.17