Бай хәзинә

Сүз -сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы күркәмлеге белән безнең эрага кадәр үк яшәгән юнан галиме Аристотель җитди шөгыльләнә. Сөйләмдәге сүзләрне ул өчкә бүлә: югары баскычта, түбән күтәрмәдә һәм шуларның уртасында торучылар. Югарыдагысына поэтизмнар яки матур яңгырашлы, тирән эчтәлектәге сүзләр керә: ак бәхет, ак күңел, ак йөрәк, ак йөз, ак юл, ак ахак, ак тукранбаш, юлыңа ак җәймә, саф зөбәрҗәт, саф тавыш, саф күңел, саф мәхәббәт… һ.б.

Каюм Насыйри әйткәнчә, фигыльләр буенча гына фикер йөрткәндә дә , татар теле дөньядагы иң алдынгы телләр сафында данлана ала. Хәтта өстенрәк тору хакында әйткән искәрмә дә бар. К.Насыйри өчен грамматика — тел атасы, этимология — тел анасы. Шигъри поэтика боларны белергә куша.

Татар теле фразеологик әйтелмәләргә дә гаҗәп мул. Аның шулай икәнен Нәкый Исәнбәтнең ике томлы җыентыгы раслап тора. Татар милләтенең бай хәзинәсе бу. Әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачканда , чор, тема, сюжет, төрле язмышлы затлар үзенчәлеген искә алып, халыктагыча кулланып, азрак үзгәртеп иҗат итеп була. Каләм шөһрәтенең эстетик идеалында югары аң, зәңгәр күк, галәм киңлеге, милләт заңы, халык зары, кешелеклелек мәрхәмәтлелеге күркәмләнә. Әгәр шулай иҗат итә алса, бу шигырь язучының нәфис сүз сәнгате остасы икәнлеген тәсдыйклый.

Суфиян Поварисов, 

Башкортстанның халык язучысы, БДУ профессоры.

«Казан утлары», 10. 2014