Балалар

   Балалар“Нурзыя апага булган рәхмәтемне белдерер  өчен сүзләр эзлим. Ул сүзләрне  әле дә булса табалмыйм. “Герой  ана”дигән исем бирер идем аңа. Балалар йортларыннан бала алып үстерүчеләр турында күп сөйлиләр, күп язалар, ул баланы алган, тәрбияләгән өчен Хөкүмәт акча түли бит. Ә Нурзыя апа – бернәрсәсез 4 ятимне үз канаты астына алып, аларны үз баласы кебек тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә шулар тәрбиясендә яшәүче олы зат. Бик булган кеше. Аның күргәннәре, аның түзгәннәре…

   Яман шеш

   Әниебез 43 яшендә яман шеш авыруыннан үлде. Без, 4 бала, әти белән  генә калдык. Мин – олысы, бердәнбер кыз, 10 сыйныфта укыйм. Ә калган өчесе –малайлар, кечкенәсе укырга кермәгән. Әнине җирләп 40 көн үткәч, әти бер хатын алып кайтты. Мин көнләштем, бик авыр булды, әнием гел күз алдымда, зират та ерак түгел. Ахыр чиктә, Украинага китеп урнаштым. Энеләрем “Әни” дип дәшеп, мәктәптән кайтканда аңа каршы йөгерәләр икән, ә ул борылып киткән. Ятимнәрне үз итә алмыйча, “Шикәрне күп ашыйлар, урыннарын җыя белмиләр”, дип  китеп барган. Нурзыя  апа килгәч, олырак энем: “Болар күп булыр ахыры”, дип, аңа “Әни”, дип әйтмәгән. Ә ике энем килүгә,  “Әни” дип дәшкәннәр, кечерәк булгач әйтә алганнардыр. Без зурлар булгач, аңа “Әни” дип әйтә алмадык. Ул безнең өчен әни урынына килгән, әнине алыштырган, безне кеше итәсе әни булган. Без анысын үсә төшкәч, соңрак аңладык.

   Нурзыя апа – олы җанлы кеше, аның йөрәгенә барыбыз да сыйдык. Аннан күреп яманга да яхшы була белдек. Кечкенә энем Марсель аны кочаклый, апа аның белән уйный иде. Ул безгә караңгы чырай катмады, авыр сүз дә, “Эшләгез”, дип тә әйтмәде. Камыр ашларыннан, мунчадан өзмәде, ап-ак оекбашлардан йөрдек, киемнәребез кетер-кетер иде.

 Үз балаларым итеп яраттым

   Шулай бер кайткач, иртән тормыйча ятам. Сынап карыйсы иткәнмендер. Вакыт төшкә якынлашып килә. Ә мине уятучы юк. Ә апа үзе генә чишмәдән мунчага су ташый. “Нурзыя апа, ник уятмыйсың, икәү ташысак, җиңелрәк  тә, тизрәк тә булыр иде”, — дим. Ә ул: “Өлгерерсең әле”, — ди. Икенче кайтуымда өй тулы егетләр, кайттым да бөтенесен чыгарып җибәрдем. “Ник куып чыгармыйсың, апа?” – дим. “Утырсыннар, миңа начарлыклары тими бит”, — дип елмая. Үз балаңа да түзә алмыйсың, ә  ул читне үзенеке итеп, елмаеп түзә белде, әтисез дә ятим итмәде!” Әнә шулай дип, Нурзыя апа белән горурланып, олылап сөйли аның Казанда яшәүче олы кызы Наилә. Әнисе өчен үзәге өзелә, “Идәнен  генә булса да юып китәрмен  дип кайтам авылга”, — ди.

  Ятим балалар

   “Үги бала үз булмый, диләр. Ә мин үз иттем. Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас , дип тә әйтәләр. Ә мин киресен исбатладым. Аннан үксез баланың теле ачы булыр, дип әйтәләр, ә мин балаларымнан авыр сүз ишетмәдем. Әнием Гөлзәйнәп бик акыллы кеше иде. “Ятимнәрне елатма, анасыз калган үз иягенә таяна, сиңа таянырлык итеп яшә. Кияү елый, дип күңелсезләнмә. Хатынын сагынып елый ул, аның белән гомер иткән, оныта алмас; түз, тәкъдирдер бу!” – дия иде. Күңелсезләнмәдем. Сүзгә кертмәдем. Догамнан калдырмадым. Рәнҗемәгәндер, балаларыбыз әйбәт булдылар”,- ди Нурзыя апа. Әллә үзе елмая, әллә йөзе, үзгә бер җылы сөйкемлелек. “Елыйсы килгән вакытларың да булгандыр”, -дип аңа карап торам. Ә ул — миңа. Үзәккә үтәрлек, “Сөйләсәм күтәреп бетерә алырсың микән”, дигән караш. “Җаны теләгән елан ите ашаган, диләр. Еламадым. Үзем теләп килдем, елыйсын елаган идем”, — дип хәтер йомгагын әйләндерә. Чуалса, кабат җыйнармын димә. Маңгаеңа язылганы шундый ачы булгач, аңа ияләнәсеңдер шул.

   Күәм авылында 1930 елның июль аенда беренче бала булып  дөньяга килгән кызны бәхет кочагын җәеп көтеп тормый. 4 бала, ашау такы-токы. Аннан сугыш, 4-5 сыйныфта укыганда әтисе сугышка китә. Энеләре аннан да кечкенә. “Ә Рафаэль бишектә. Әти киткәндә “Мә, улым, сиңа”, — дип бер йомырка биреп китте. Шул бала бәхетеннәндерме, 8 ел йөреп, 1948 елны исән-сау әйләнеп кайтты. Ә безгә эш тә эш инде. 9 сыйныфтан соң фермага киттем, сыер да саудым, бозау да, сарык та карадым. 1956 елны Шашы егетенә димләделәр. Каршы килмәдем, 26 яшь… 7 ай торгач кайттым”, — ди. Ире “Кит”, дигәч, нәрсә булганын да аңламаган көе, 7 айлык корсак белән аерылып кайта  Нурзыя.

  Еламадым

   Алырга килгән әтисенең атына әйберләрен төяп, кешегә сиздермәс өчен, бакча аша җәяүләп чыгып китә. Авыл халкы белмичә дә кала. Китәр алдыннан күрше карчыгына су кертергә дә өлгерә. “Бәгырь катса, ката икән. Еламадым. Кайтканны белгәч әни елый да елый, “Елама, әни, “- дидем. Кыз бала таба ул, Зөлфирә исемле кушалар. Ике ел тирәсе өйдә утыра. Кияүгә сораучылар  да күп була, тик баласын башкалардан кыерсыттырасы килми. Читкә китмәкче була, паспорт бирмиләр. “Кияүдән кайтканыма да ул тикле еламаган идем, документ бирмәгәч, гарьләнеп еладым. Фермага чыгарга куштылар. Чыкмадым. Чиләбегә чыгып киттем. Ике энем шунда яши иде. Кайттым. Бер җирдә дә кочак җәеп көтмиләр. 8 айга 4 шәл бәйләдем. Шул шәлләрне сатып әйберләр алдым. Шуннан соң яшелчәчелектә эшләдем. Гектарлаган җир. Хәл белүче дә юк, күз яшьләрем шунда кибеп беткәндер. Аннан тавык карарга куйдылар. Тавык фермасы бар иде ул чакта”, — дип исенә төшерә.

  Насыйбың үзеңнән алда йөрер

   Шулай диләр. Беркөн эшкә килгәч, мәрхүм Мөхәммәт абый керде дә:”Сеңелем, син өйдә буласыңмы, сиңа бүген бер кеше килер”, — диде. “Әти-әни өйдә”, — дидем. Кызыксынмадым да. Ә ул туган тиешлесенең хәлен белергә баргач, Мәхмүт турында ишеткән дә, “Бер әйбәт хатын-кыз булса”, дигәч, безне очраштырып карамакчы икән. Әниләр миннән башка хәл итмәгәннәр. Икенче тапкыр килде. Очраштык, сөйләштек. “Ярар”, дидем. Сораша башлагач, тормышларын сөйләп күрсәттеләр дә, кире уйладым. Ә Мәхмүт: ”Барыбер алып кайтам, ошаттым”, — дигән. Килүеннән туктамады. Шулай йөри торгач, риза булдым.1968 елның 4 декабрендә монда, Мәңгәргә килдем. Зәйнәп апа табын әзерләп торган. 4 баланың икесе – Марсель белән Мансур өйдә иде. “Әни”, дип исәнләштеләр. Марсель укырга кермәгән, ә Мансур 7 сыйныфта укый. Наилә – Украинада, Наил- Казанда, 2 курста, институтта белем ала. Иртәгесен бозау суйдык. Туган тиешле Гани абый :”Җибәрмә, көн итәсең моның белән”, -дип әйтә икән Мәхмүткә…”

   Хәтирәләр татлы да, ачы да. Әнә шулай  үз баласын әнисен дә калдырып, кеше баласы өчен әни булып яши башлый ул. «Кызымны әни бирмәде, башта балаларына ияләнеп бет”, — диде. Кунакка килгәч, кызым Мәхмүт белән “Әти, исәнме”, — дип күрешер иде. Әни бик акыллы булган, бөтенесен алдан күргән, үз баласы янында булса, боларын үз итә алмас, дип курыккандыр”, дип нәтиҗә ясый. Сөйләгәндә ал да гөл кебек кенә булса да, тормышы алай җиңелдән булмаган.

  Ятим кайда, сүз шунда

   Авыл белән аларны күзәткәннәр, яшәп китә алалармы янәсе. Сокланучылары да, болгатучылары да җитәрлек булган. Мәктәптән иптәшләре “Бу әниләре килгәч, аякларына ап-ак оекбашлар киделәр”, дип кайтып, Марсель белән Мансур турында әниләренә сөйлиләр икән. Үземә килеп тә рәхмәт әйттеләр.  Котыртып:”Авылына ташый, кызына бирә”, диючеләре дә булды. Әти: “Кияү куып чыгарган дип ишеттек”, дип, таякка таянып килде. Кайтып китәр, дигәннәрдер инде. Кайтмадым, балаларны жәлләдем. Ярату да, ияләнү дә булгандыр. Мәхмүт бик акыллы кеше иде, кул күтәрмәде, рәхмәттән башка сүз әйтмәде. Мин өйдән чыкмадым, эшләдем дә эшләдем”, — дип көрсенеп тә куя. Биек агач төбенә чүп-чар өелүчән була… — табигать законы.

   Кыюларны сыный язмыш.  Мәхмүт абый да шуларның берсе. Армиядән кайтышына йорт –җире, әти-әнисе булмый аның. Күптән мәрхүмнәр. Бөтенесенә үз көче белән ирешкән ир  күпме сынау узганнан соң, кеше сүзенә ышанамы соң, күрә бит ул балаларның әниләренә ничек елышканнарын. “Кеше сүзен тыңламады да. Миңа да игътибар итмәскә кушты. 1924 елгы иде. Миннән 6 яшькә олы. Гомер буе ат карады. Симет елгасында баткан атын коткарам дип  вафат булды. Аты үзеннән соң да 10 ел яшәде. Уртак кызыбыз Әлфия, 1 сыйныфны әйбәт тәмамлаганга, Мактау грамотасы алып кайткан көн иде.

   Шулкадәр сөенеп чыгып киткән иде мәрхүм. Бик еладым. Каткан халатын салалмады, балаларының гозерләрен күрә алмады, дип еладым. 58 яшь иде. Тулыр-тулмас 15 ел яшәдек. 6 бала белән берүзем калдым. Яшәр кебек түгел идем, балаларым булышты. Алар минем өчен, мин алар өчен яшәдем. Өйләр салдык. Ризык пешереп, мунча ягып, кочак җәеп каршы ала. елап озата идем. Һәркайсының үз тормышы. Гомер буе акча минем кулда булды, үземә әйбер алганымны хәтерләмим. Наиләм киендерде, мине дә, балаларны да.  Төп терәгем ул булды. Киңәшкә дә, эшкә дә. Әле дә минем өчен өзелеп тора. Ул балаларга ничек начар буласың”, — дип күз яшьләрен сөртә.

  Бик риза аларга

   Наилә белән сөйләшкәнемне Нурзыя апа ишетмәде. “Йоклаган кызыгызны ник уятмадыгыз икән?” – дип сорыйсы иттем. “Йокласын, дидем. Тагын кайчан йоклый. Ул баланың күргәннәре. Үзәкләре күпме өзелмәгәндер. Йоклаганда һәрберсенең башларыннан сыйпап, бәхетләре булсын, дип теләдем. Бик риза аларга”. Шулай ди күпне кичергән ана.  

   Сөенә-сөенә зиратта булганын сөйли. Кызым зиратка баргач:”Әти янында урын бар икән, алып куйыйк”, — ди. Кайткач улым Марсельгә әйттем. “Әй, әни, юкка борчылма. Әти янындагы урын караңгы, мин сине кояш карап торган җиргә күмәм. Үзем карап торам. Иртәрәк бит, яшә әле, әни!”- ди.  Һәркайсы шундый, берсе дә онытмый, киленнәрем дә бик әйбәтләр. 9 оныгым бар. Кеше үз балаларыннан андый игелек күрә алмый. Сөенәм, үткәнем бүгенемә торырлык», — ди Олы Мәңгәрдә килене Рәмзия, улы Марсель, оныклары тәрбиясендә яшәүче ана.

   Тын алалмый тыңларлык, гыйбрәт алырлык, сокланырлык язмыш. Ниләр бәрабәренә торганны да, Нурзыя апа , әбекәй, үзе генә белә.

   Үги түгел!  Әни ул…!

   Олы Мәңгәр авылында яшәп, 90 яшенә якынаеп килүче Нурзыя Газим кызы Сабирова  тәрбияләп үстергән балалар әнә шулай диләр .

Сүрия МИНГАТИНА