Болыннарда тургай бар

Июнь аеның кояшы бик иртә уяна. Табигать шулай яралган,  бер ни эшләр хәл  юк. Әле иртәнге алты гына, ә кояш инде дилбегә буе күтәрелгән. Җәй быел бик эссе килә, кәһәр. Юк, яңгырлары булып тора үзе.  Вакытында явып тора, аның артыннан ук елмаеп  кояш чыга. Быел авыл халкына бик мәрхәмәтле  булды табигать, шуңа печәннең беренче кабаты өлгереп тә җитте, чабып, көнендә җыеп та бетерә алдылар.

Кояшы кыздыра. “Печән сәнәк очында җилли”, — диләр бу вакытта авыл агайлары. Артыгын җир өстендә яткырырга ярамый  мондый вакытта. Артык кипкән печән җыйган вакытта сынып, таралып бетә, сәнәккә дә керми.

Бәрәңге төбенә өйделәр инде. Алга таба да шундый яңгырлы җылы көннәр дәвам итсә, быел көз бик уңышлы буласы икән, Алла бирса. Саматның әбисе шулай дип әйтергә куша, “Алла боерса”- дип.

Авыл урамы буйлап чыбыркысын иңенә асып барган Самат күтәрелеп кояшка карады. Иртәдән үк кыздыра башлый бит, әй. Ул инде көне буе болында шортик белән йөреп… .  Юк ла инде, авылча әйтик әле, алга таба да авылча гына сөйләшербез, яме, Самат бит авыл малае, шулай булгач, ул тач авылча гына сөйләшә. Яңадан башлыйбыз. Ул  көне буе болында “шуртик” белән генә йөреп, кара чутыр булып янып бетте инде. Елмайса, ап –ак булып тешләре кенә ялтырып ала. Бер черек казык теше бар үзе, әй, ярар сана, ул безгә күренми ди, ярармы?  Кыздыра, кәһәр.

Малай көтүнең беренче атнасында ук өйрәнгән гадәт белән, ике теш арасыннан җиргә “черт” итеп төкерде:

— Сатыйм.

Авыл халкы күптән капка төпләренә чыгып баскан. Олысы-кечесе көтүченең чыбыркы шартлатып, көтү җыя башлаганын көтә. Көтү бик үк вакытлы җыелып бетмичә, кайчак ярты сәгатькә соңга да калгалый. Бу инде көтүченең чират буенча кемдә иртәнге ашны ашавыннан тора. Шулай күптән куелган инде авылда. Һәркем  чират буенча көтүчене үзенә ала. Бүген берсе, иртәгә икенчесе көтүчене ашата-эчертә, көндез ашарына күтимкәсен тутыра.  Кемдә күпме сыйлана көтүче –  анысы хуҗаның күпме малы көтүгә чыгуыннан билгеләнә. Зарланмый Самат, чөнки аларны кунак сыйлаган кебек сыйлый авыл халкы. Төрле-төрле  мичтә пешкән камыр сыйлары, өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч дигәндәй.  Тавык шулпасы да була, ә инде укытучы яки берәр, әйтик, авылның зыялырак кешесенә керсәң, ят ризыклар да булгалый. Әй лә, ике көн элек Фәрит абыйларда иртәнге ашны ашадылар. Аларның киленнәре Казан кызы. Ире белән бергә җәйгә отпуска алып кайтканнар. Яшь килен иртүк  торып (һе, шәһәр кызы димәссең, бер дә)  биштә торган да  “пицца”  дигән нәрсә пешергән көтүчеләргә.  Әллә нәрсәләр салган эченә. Болай тәмле кебек күренгән иде ашаганда, тик ахыры яман булды. Андый ризыкка ияләнмәгән авыл малаеның ашказаны бик тиз бунт кузатты. Авылны көчкә чыгып җитә алды Самат. Оятка кала язды урам уртасында ук. Көтүне ут чаптырып урам буйлап куган өчен, урам халкы сүгеп калды артларыннан.

— Артыгызга ут капкан мәллә, кая шуның кадәр куасыз малларны, сарыкларны сыерлар таптап бетерә бит хәзер.   Чаптырмагыз!

Берәүнең дә сүзен колакка салмадылыр көтүчеләр. Көтү белән бергә чабышып авылны чыктылар да, икесе тиентен ерганакка сикерделәр. Әй рәхәтләнде соң маллар кукуруз басуында! Бер сәгать тирәсе рәхәтләнеп сыйландылар. Куып чыгаручы булмады. Ерганактан башларын гына чыгарып “Кая  бара, борыл! –дип” кычкырып утырган малайларга исләре дә китмәде малларның. Соңыннан рәистән яхшы гына эләкте үзләренә.

— Сатыйм ! — черт.

Бүген менә начар булмады иртәнге аш. Чират буенча Сәхия әбидә ашадылар. Әбинең дүрт кәҗәсе бар, мал санынан исәпләсәң, көтүче аена бер көн була Сәхия әбидә. Үзе генә яшәп яткан кортка бик риза аңа, ичмасам аена бер кунак керә, сөйләшеп алыр кешесе була.  Кияүгә чыкмый картайган, үз баласы булмаган әби көтүче малайларны бик яратып каршы ала. И-и-и, ниләр генә әзерләп бетерми ул аларга, кәнфитнең генә бер җиде төрлесе буладыр өстәлдә. Менә иртүк тәлинкә тутырып яңа мичтән чыккан өчпочмаклар чыгарып куйды. Дүрттә үк торып эшкә керешкән бит әй  көтүчеләрне кайнар ризык белән сыйлар өчен. Билгеле инде күтимкәгә дә (аркага асып йөргән чүпрәк рюкзакны бездә”күтимкә”дип йөриләр ) сый-нигъмәтне кызганмый мулдан тутырган. Авыр күтәреп барырга, шуңа аны Самат Сәхия әби капка төбендә калдырып торды. Көтүне куып алып килгәндә юл уңае алып китәр әле.

Көтүченең эше чыбыркы шартлатудан башлана, дип сөйләргә яраталар, беләләр пычагым. Көтүченең иң беренче вазыйфасы урам буйлап барганда, һәрбер кеше белән исәнләшеп чыгудан башлана. Авылда шундый гадәт, кем очрый, исәнләшергә кирәк. Әллә каян читтән кайткан таныш түгел кеше очраса да, исәнләшеп үтәсе. Матур гадәт, әлбәттә.

Менә әле дә Самат шул эш белән мәшгуль, капка төбендә көтү җыйганны көтеп утырган авылдашлары белән исәнләшеп бара.

— Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез …  .

Олысы да, кечесе дә аңа шулай ук җавап бирәләр.

— Сәлам, егет, киттекме?

— Киттек.

— Күтимкәң кая?

— Сәхия әби капка төбендә калдырып тордым .

— Ә-ә-ә, Сәхия әбидә мени сез?

— Ие, шунда.

— Алайса ике атнадан миңа чират җитә икән.

Хоп, менә бу капка төбендә утыручы юк, йоклап калмасыннар тагын. Самат иңеннән чыбыркысын төшерде дә, селтәп шартлатып җибәрде. “Ша-а-а-а-рт!”- авыл өстенә чыбыркы тавышы яңгырады.

— Самат, йокламый ул. Сәкинә әле генә капка төбендә иде, берәр йомышы булып кереп кенә киткәндер.

Малай чыбыркысын кабат иңенә асып алга таба шакмак очына китте.  Авылның ул башында зур гына калкулык бар. Шунда- капма каршы дүрт өй тора, шакмак кебек төгәл урнашканнар. Шуңа авыл халкы ул очны “шакмак”очы дип өйртә. Авыл халкы шулай ияләнгән. Урам башында салынган өйләргә зәңгәр калайга  урам исемннәрен язып кадакласалар да, халык урамнарны үзе белгән атамалары белән атап йөртә.

Әйтик, авыл чатына  бик  ерактан кунак кайтып төште ди. Аңа шушы авылда торган бер кешене табарга кирәк. Каршына очраган шушы авыл кешесеннән  ярдәм итүен үтенә.

— Гафу итегез, миңа Совет урамы, бишенче йортта торган Вафин Фатыйх Мубаракович кирәк иде.

Билгеле инде авыл кешесе югалып кала, кемне сорый икән бу бәндә. Ят кеше бераз ачыклык кертә:

— Ул хисапчы булып эшлим дигән иде.

Менә бит барсы да аңлашылды хәзер, кемне сораганын белдек моның.

— Ә-ә-ә, фифти-фифти Фатыйх! Менә кара, шушы “Мүкләк урамы”ннан кереп кит, алты өй узгач “Кәҗә тыкырыгы”ннан уңга борыл. Икенче йорт аныкы, –дип китеп бара.

Билгеле, чит кеше, бу заманча әйтсәк —  “Ике аяклы”новигаторның аңлатуыннан берни төшенми кала. Як-якка карап басып торуын белә. Ә  юл өйрәткән авыл кешесе артына борылып карый да, үзенчә исәп чыгара —  “яхшылып аңаттым бит инде, аңгыраеп басып тора”.  Ә күрше авылдан гына килгән кеше булса, тиз аңлап алган булыр иде дә. “Кәҗә тыкырыгы”нда яшәп ятучы фифти –фифти Фатыйхны шундку эзләп табар иде.

Ниһаять,  Самат “Шакмак очы”на барып җитте. Менә хәзер башлана да  инде. Ул иңенә аскан чыбыркысын кабат селтәп шартлатып җибәрде:

— Ша-а-а-а-рт! Чыбыркы тавышы иртәнге авыл өстенә таралды. Бу тавышны ишетүгә бар авыл халкы сискәнәнеп,  “ух” итеп,  барсы бердәм булып, тын алып куйдылар. Шушы тавыш аларга яңа эш көне башланганын да хәбәр итә иде. Капка төпләренә җыелып утырган кешеләр бер булып кузгалып,  үз хуҗалыкларына таралды.

—  Ша-а-а-а-рт! Тавыш авыл өстененән  бер әйләнде дә, болыннарга таралды, иңкүлекләр буйлап алга таба йөгерде.

— Ша-а-а-а-рт! Чишмә сазлыгында бака чүпләгән ике челән бер-берсенә карашып куйдылар. Башлана хәзер, китәргә кирәк. Кыр үрдәге бәбкәләрен камышлар арасына алып кереп китте, көтүне уздырырга кирәк, аннары кабат чыгарлар. Иртәнге салкынча җилдә изрәп утырган йомран кире оясына кереп качты. Әрәмәлек талларына кунган сандугачлар, бер мизгел генә сайрауларыннан туктап эчкәрәк, әрәмәлек эченәрәк кереп кунакладылар.

Икенче  урамнан, “Сәет очы”ннан, Саматка башка чыбыркы тавышы җавап бирде. Бу- Саматның җан дусты, Алмаз. Мин килеп җиттем дустым, башлыйбыз, дигәнне аңлата иде бу тавыш. Урам буйлап сыерлар кузгалды, алар арасында сарыклар теркелдәде. Сәхия әбинең дүрт кәҗәсе командирлар кебек, алдан атладылар. Ике урамны тузанга батырып барган маллар, авыл башында  елга кебек бергә кушылдылар да, бер ташкын булып болынга агып чыктылар. Авылны чыгуга ук, ике малайны, күз ала алмаслык гүзәл манзара каршы алды. Бар болыннар, тау башлары, агачлыклар тоташ яшел келәмгә төренгәннәр. Ул келәм өстенә, төрледән –төрле, аллы-гөлле меңләгән чәчәкләр чигелгән, ул чәчкәләр өстендә берсеннән-берсе матур күбәләкләр очып йөри. Һавага ике челән күтәрелеп китте, камышлык арасыннан, үрдәкнең бакылдаганы ишетелде. Малайларны   тоташ бер оркестр булып әрәмәлек сандугачлары каршы алды. Күктә берничә дистә тургай сайрап каршы алды. Көтү артыннан тузан сулап килән малайлар чишмә янында туктап тамакларын чылаттылар. Үтә салкын су аларның тешләрен камаштырды. Битләрен салкын суда юып алгач, малайларның балачак йокылары аларны бүгенгә бөтенләй калдырып китте. Ике малай да тау башыннан үзләре кузгаткан җиһанны күзәттеләр.

Игенчеләр  итрүк торып кырга чыга, дип язалар. Белмиләр алар берни дә. Иң беренче булып көтүчеләр чыга болыннарга. Алар артыннан гына көтүне озаткан абыйлар, техникаларын кабызып басуларга таралалар.

Болынга таралган маллар дәррәү яшел үләнгә  ябышты… . Самат белән Алмаз тау башыннан, кырын ятып, астагы малларны күзәтергә тотындылар.

— Ник соңга калдың бүген, көтүне тагын авыл эчендә туктатып көтеп торасы булды? — дип сорап куйды Самат дустыннан.

— Әй лә, үзең беләсең бит инде, –дип җавап бирде аңа Алмаз.

— Тагын шул Роза апамы инде?

— Ие, шул инде.

“Сәет очы”нда яшәп яткан Роза апа ара- тирә малларын көтүгә чыгарырга соңга кала. Йоклап калган дип тә әйтеп булмый үзен. Сыерын савып утырган вакыты була аның көтү җыя башлаганда. Алай гел булып тормаса да, көтүне кайчак тоткарлый шул. Көтүчеләр дә, авыл халкы да  ияләште инде аңа күптән. Ел саен шул ук хәл бит.

— Ярар, үзгәрмәс инде ул, — дип, олыларча әйтеп куйды Самат.

— Ие, үзгәрмәс инде, – дип пичәт куйды аның сүзенә җан дусты.

Самат аркасына ятты да, күктә нокта кебек кенә күренгән тургайны өзелеп сайраган тавышы буенча эзләргә тотынды.

Хуш исле сусыл үлән борынын кытыклый, аста сөтлебикәләрнең уфылдап печән ашаганы ишетелә, шунда ук кыптыр-кыптыр килгән кәҗә, сарык тавышлары килә. Алар да чыклы печәннән аерыла алмый. Бер кат ашап тамакларын туйдырмыйча, маллар үләннән башларын күтәрмәячәкләр әле. Шуңа борчылырга урын юк. Кара бу тургайны ничек сайрый, көне буе туктап та тормый ахыры. Ничек армый диген син аны.

—Самат.

—Нәрсә?

—Сәхия әби күтимкәләрне кабат дыңкычлап тутырган, күтәреп йөреп булмас, мин яткулыктагы шалашка илтеп куям аларны.

—Ярар.

Алмаз — Саматның җан дусты, икесе дә быел җиденче класста укыйсы. Беренче класстан бирле бергә инде алар, бер парта артында утырдылар елның — елында, быел да шулай булачак билгеле. Көтүне бергә көтәчәкләрен апрель ахырында ук килешеп куйдылар инде алар. Аннары май ахырларында авыл халкы көтү җыенына җыелгач, бар халык алдында шул теләкләрен белдерделәр. Авыл халкы бу хәбәрне ишеткәч җиңел сулап куйды. Соңгы елларда көтүче табу бик кыенлашты. Элек малайлар көтү дип атлыгып торалар иде, замана белән малайлар да үзгәрде, көтү көтәргә малайларның гына түгел олыларның да теләкләре юк. Уку беткәнче ике атна авыл халкы көтүне чират белән  көтеп торды да, аннары җиңел сулап үз эшләренә чумдылар. Август беткәнче көтү дип борчыласы юк. Ике малай көтәчәк. Ике дусның да кәрәзле телефонлы буласы килә. Әти-әниләр колхоздан әллә ни акча ала алмыйлар. Ә менә инде хәзер бик кадерлегә әйләнгән көтүчеләргә, авыл халкы алай начар түләми. Үзенә булмаса да көтүчеләр өчен таба. Йорт буенча шулай җыеп чыксаң, саллы гына акча чыга. Әти-әниләре бик шатланып риза булдылар. Кәрәзле телефон алгач та акчасы кулда шактый гына калачак бит, бер дә начар түгел бу  акчага кытлык заманда. Алмаз — яхшы дус ул, әле аның дуслыкка беркайчан хыянәт иткәне булмады.Самат та шулай ук дуслыкка тугрылык белән җавап биреп килде.

Дөрес анысы узган ел дуслар арсына классташ кызлары Назгөл кысыла башлады. Нәрсә кирәктер аңа дуслардан, белмәссең. Елатып та карадылар инде алар ул кызны. Юк икенче көнне кабат килеп җитә, уйнарга авылда кызлар беткән диярсең.

—Булды илттем.

Алмазның тавышына уйларына чумып яткан Самат сискәнеп китте.

—Син  нәрсә, йоклап киттең мәллә.

—Юк ла, болай уйланып ята идем әле.

—Нәрсә турында инде.

Малайларның ике арада бернинди дә сер юк.

—Назгөлне.

—Хии, тапкансың икән, туйдырып бетерде инде ул. Беләсеңме мин сиздем инде, ул минем янга килми синең яңга килә.

—Нәрсәә? -Самат торып утырды, җан дустының талашырга исәбе бар ахыры –каян алып шулай дисең әле син.

—Юк малай, чынлап, син булмасаң  аның минем яңа килгәне булмый, ничек син урамга чыгасың йөгереп килеп җитә.

—Хе –малай уйга калды.

Чынлап ахыры шулай, дусты ялган сөйләми, кызый күберәк  аның тирәсендә бутала бит. Бераз егетләр горурлыгы биләп алса да Самат дустына сиздермәде оялды.

—Син чамалап –дип кенә куйды.

—Әй ярар сана, мин әнә Сөмбелне кич җиләккә чакырган идем, бармыйм диде-дип Алмаз борынын салындырды.

Ә менә ничек икән әле монда эшләр. Саматның элеккечә дустын үртәп көләсе килде, тик күңелен тагын да төшерермен дип уйлады, шуңа Алмазның иңенә кулын салды да, егетләргә охшатыбрак җавап бирде.

—Әй, малай, бу кызларны аңламассың инде-“черт”-сатыйм.

Алмаз дустына рәхмәтле күзләре белән карады, әле дә син бар, мине аңлаучы дустым.

—Әйдә, сарыклар тау башына таба үрмәли башладылар, кукуруз басуы кырына күчеп утырыйк. Фәрхәт абыйдан тагын эләгер алайсам — ике малай да күтәрелеп кукуруз басуы ягына кузгалдылар.

Башын иеп аяк астына карап барган Самат кинәт көлеп җибәрде.

—Ха-ха-ха. Үлеш синең белән малай!

Алмаз тик торганда көлә башлаган дустына аптырап карап тора башлады.

—Син нәрсә, кисәк кенә  шарикларың бушап китте мәллә?

—Сөмбелне, җиләккә чакырдым дисеңме әле?-дип көлүеннән көчкә туктап сорады Самат аннан.

—Ие чакырдым, шуннан нәрсә!

Самат тагын шаркылдап көлеп җибәрде.

—Син нишлисең ә?! — Алмаз инде үпкәләргә үк җыена башлады.

—Соң аяк астыңа күз сал  бер генә, нинди җиләк ди әле.

Алмаз иелеп үлән арасына күз салды, һәй җиләк пешмәгән икән бит.  Үлән арасында ямь-яшел булып утыралар, үзләре зурлар, берсе -берсе баш бармак башы кадәр, тик пешмәгәннәр. Дустына кушылып ул да көлеп җибәрде. Хи тиле дә инде, көне буе болында йөреп шуны белми йөри икән. Җиләк пешмәгәч Сөмбел нигә аңа ияреп йөрсен ди. Менә пешсен башта җир җиләге аннары карарбыз.

Күңелләре күтәрелеп киткән малайлар кукуруз басуы кырына килеп утырдылар. Көтү бераз арттарак калды калуын да, зыян юк озакламый ашый –ашый акрынлап көтүчеләр янына килеп җитәчәкләр. Әле төшке ашка кадәр этлек түгел, тамак кайгысы малларда.

Иртәнге алтынчы яртыда ук ашап алган малайларны, ашказаннары борчый башлады.

—Малай сәгәть  ничә инде?-дип сорады Самат дустыннан.

—Тугыз тулып килә, нәрсә ашыйсы киләме?

—Ие карыным ачты.

—Минеке дә.

Икесе тиентен яткулык ягына борылып кардылар, ә анда көтүче шалашы эчендә  Сәхия әби тәмледән –тәмле ризык белән тутырып җибәргән ике күтимкә ята. Шулай булгач нигә ач утырырга ди әле.

—Хәзер алып киләм –дип Самат урыныннан кузгалды.

—Ярар бар – Алмаз яшел печән өстенә сузылып ятты.

Авылдан ерак түгел нарат агачлары үсеп утырган кечкенә генә посадка бар. Авыл халкы ул җирне “Наратлык” дип атап йөртә. Шуның янында ук, көндезге челләдән малларны нарат агачлары  күләгәсе астына качыра торган яткулык бар. Шунда малайлар әмәлләп куйган көтүче шалашы тора. Янында чәй кайнатырга кечкенә  генә учак урыны да бар. Малай шул якка таба атлап китте .

Юл уңае Самат үсеп утырган кукуруз арасына кереп китте. Теге көнне   малларны мәтәлә — кадала кукуруз арасыннан куып йөргәндә, басу эчендә аның күзе бер урында куе булып үсеп утырган әрекмәнгә күзе төште. Якынрак килгән иде, әрекмән арасыннан “пырых” итеп тургай очып чыгып китте, китте дә, күккә күтәрелеп чырылдарга да тотынды. Малайны кызыксыну биләп алды, нишләп утырган икән тургай әрекмән арасында?  Шул кызыксынуын җиңә алмыйча, әрекмәнең яфракларын як-якка аерып эчкә карады. Ә анда яфраклар арасында, нәкь җир өстендә кечкенә генә оя тора, оя эчендә өч йомырка күреп алды. Тургай монда йомырка басып утырган икән, ә ул аны кузгатты. Самат ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен, ул тиз генә артка чигенде. Аның алдына әле моңарчы ул белмәгән табигатьнең яңа сере ачылды. Бу турыда дусты Алмазга да әйтмәде малай. Кая мин дә карыйм дияр тагын, ә кошчыкны артык борчырга ярамый. Ләкин үзе көн саен бер тапкыр ояга күз салырга ияләнде. Билгеле инде бик якын килми генә, чыбыркы сабы белән яфракларны аера да эчкә күз сала.

Кошларның ояларына кагылырга ярамый, кагылсаң кошчык беркайчан оясына әйләнеп кайтмый. Бу турыда аларга зоология укытучысы Нурия апалары сөйләгәне бар. Самат шуңа ояга кул сузмады, кошчыкны артык борчымады. Аннары тургайлар –сыерчыклар, мәхәббәт аңлатып та, игенчегә дә дан җырлап  та сайрамыйлар. Кошлар шулай үзләренең ояларын саклыйлар икән . Нурия апалары аларга шулай аңлатты. Аннары карт кошчык, яшенә караганда матурырак сайрый, ди апалары. Малай кабат әрекмән янына килеп басты, сакланып кына эчкә күз салды, тик бу юлы йомыркалар күренмәде, караңгы оя эчендә сары томшыкларның аңа  каратып өч соры кошчык чыркылдаша иде. Кара инде син, ни арада булган бу хәл, малай аларның йомыркадан чыкканарын үзем күрермен дип уйлаган иде, әнә аны көтеп тормаганнар, төн узганчы инде дөньяга да килгәннәр. Малай бераз кәефе кырылып кире чигенде. Ярар алай булгач бер дә килмәстә, ояга күз дә салмас. Үпкәләде ул кошчыкларга.

Шулай турсаеп бара торгач Самат көтүче шалашы янына да килеп җитте, ишеген ачып эчкә узды. Шалашның эчендә ике якка тактадан кадаклап әзерләп куелган сәке бар, уртада кечкенә генә өстәл, өске якка кирәк ярак куяр өчен, шул ук тактадан әмәлләгән шүрлек тора. Шуның белән шул. Ул килде дә өстәл өстендәге күтимкәләрнең бауларын чишеп, Сәхия әби сыйларын өстәлгә тезә башлады. Тәк нәрсәләр бар монда: алты пешкән йомырка, гарык инде алардан, көн саен шуны пешереп тыгалар бит, алты өчпочмак, бусы шәп, ике пластмасса шешә белән сөт, тәк алга таба, ху ярты кило чамасы кәнфит шәп бу, ярты таба гөбәдия, молодец Сәхия апа малайларның нәрсә яратканын белә ул. Ике пешкән бройлер тавыгы боты. Тәк болары : ярты ипи, бер батон, ике банка консерва. Бүген сый байларча, көтү көтеп була болай кәнишне . Ул ике өчпочакны, бер шешә сөтне кулына алды, анары бер уч чумырып алып кесәсенә кәнфит тыкты да, дусты янына китте.

Ул килеп җиткәндә маллар басу янына ук килеп җиткәннәр. Алмаз дустының малларны басудан читкәрәк куып йөргән чагына туры килде. Самат чирәмгә утырды да, дусты килгәнен көтә башлады. Кәһәр генә суксын, өчпочмак исе борынны ярып керә, аның исенә ашказаны бүре булып котырына. Түзмәде малай берсен ике кулы белән тотып ашарга тотынды. Авыл өчпочмаклары шәһәрнеке кебек ике кабуга бетә торган түгел . Бер табага бары өчесе генә сыя аның, чөнки зур итеп пешерәләр. Шуңа ике кул белән тотарга кирәк тә инде. Тәмле өчпочмак, аның артыннан йотып куйган салкынча сөт. Табын өсте яшел печән, чиста һава. Менә шунда инде ул ризыкның иң тәмлесе.

—Син мине көтмәдең мени?! – Алмаз эшен бетереп килеп җиткән икән.

—Үләм,  малай, үтереп ашыйсы килде.

—Мин анда көтү куып йөрим, бу монда өчпочмак сыпыртып утыра.

—Алып килдем бит инде сиңа да-Самат чирәм өстендә яткан икенче өчпочмакка төртеп күрсәтте.

—Алып килми генә кара идең- дип, юри үпкәләгән кыяфәт ясап Алмаз ризыкка үрелде – Сәхия әби күп итеп ашарга тыкканмы бу юлы тагын?

Саматның авызы тулган ризык сүз әйтә алмады, бары тик муен астына баш бармагы белән сызып күрсәтте. Ике малай да тавышсыз тынсыз ашауларын дәвам итте. Өпочмакларны сыпыртып куйгач Алмаз әйтеп куйды:

—Сәгать ун тулып узды, көтүне наратлыкка таба борырга кирәк, ашый- ашый яткулыкка бара торсыннар.

—Ие бара торсыннар.

Ике көтүче шулай килешеп көтүне наратлык ягына таба сак кына борырга тотындылар. Каты куарга ярамый, каты кусаң тамаклары туйган маллар туп туры яткулыкка китеп барулары да бар. Әле иртәрәк, көтү-көтүнең дә үз осталыгы үз нечкәлекләре бар. Тик торганда, белер-белмәс көтү көтәргә чыгып китәргә ярамый.

Ике малай шулай көтүнең алдына чыгып бастылар да, малларга ашыгып атларга ирек бирми акрынлап кына яткулык ягына таба, көтү белән бергә хәрәкәт итә башладылар.

—Самат, кара әле, анда нәрсә бар?

Самат дустына күтәрелеп карады, Алмаз көтүче шалашы ягына таба бармагы белән төртеп күрсәтеп тора иде. Ул да шул якка күз салды. Нәрсә бар анда чынлап та. Шалашның түбәсенә, аның тирәсендәге нарат агачлары ботакларына, бер йөзләп кара  карга, чәүкә ише кошлар кунганнар. Дөнья  куптарып чәүкәләр чыркылдаша, каргалар ду килеп талашып алалар. Тукта нишлиләр соң алар анда.

—Самат, син шалашның ишеген япкан идеңме?

—Белмим, хәтерләмим бит малай.

Ике малай да көтүне онытып шалашка таба чаба башладылар.

—Ну, әгәр ишек ачык калган булса- чапкан шәпкә Алмаз сулышы кабып дустына эндәште.

Сүз дә юк, хәлләр булачак.

Ике малайның шалашка якынлашып килүен кошлар да күреп алдылар, күреп алдылар да куркыныч якынлашканын бер-берсенә ишеттереп, дәррәү тавыш куптардылар. Наратлык кошлар тавышы белән тулды. Дуслар бер-берсен ишетә алмас булды.

—Ишек ачык.

Самат үзе дә күреп алды, шалашның ишеге ачык, аннан уктай атылып берәм -берәм чәүкәләр белән бергә аралашып  каргалар атыла бәрелә  очып чыгалар. Көтүчеләр килеп җиткәнче аларның берсе дә калмады.

Малайлар килеп җитүгә эчкә күз салдылар. Булган монда хәлләр. Шалаш эчендә нәрсә бар барысы пыран- заран килгән, бомба төшкән кебек. Анысы ярар иде дә әле, тик менә алты йомыркадан, калган өчпочмаклардан, кәнфитләрдән, кыскасы, Сәхия әби сыйларыннан җилләр искән. Алай гына түгел калай банкалы консерваларны чукып ача алганнар, ничек томшыклары сынмаган диген син аларның. Берни калмаган, валчыгына кадәр сыпыртып киткәннәр кошлар.

Самат   һаман да баш очында каркылдашып-чыркылдашып очып йөргән кошларга карап йодырыгын һавага селкеде.

—Уууу бүксәләрегезгә таш кергере –черт-сатыйм.

—Тормоз.

—Кем.

—Кем булсын, син.

—Нәрсә.

—Нәрсә түгел. Нәрсә ашыйбыз инде хәзер, кичкә кдәр ач корсак белән йөрибез мени? Ярамый име артыңннан ишекне ябып йөрергә, тормоз.

—Син, малай, чамалап, онытканмын, була ич инде алай.

—Ие оныткан –Алмаз кошларга таба төртеп күрсәтте — әнә алар онытмаганнар кунакка кереп чыгарга, консерва банкаларын да чукып ачканнар бит.

Алларында тотып торучы булмагач  маллар да көтүчеләрдән калышмый  яткулыкка килеп керделәр. Аларның тамаклары тук,көндезге  челләдән качып күләгәдә ятарга бик риза. Обедлар узганчы ике сәгатьтән артык кузгалмый ятачаклар. Көндә иртәнге биштә йокыдан торган малайлар өчен бу бик шәп. Маллар белән бергә алар да ашап алгач бераз йоклап алалар иде. Куркасы юк тамагы тук хайван чыгымламый ул. Күләгәдә изерәп тик ята бирә.

—Булмады инде бу, чиратлашып өйгә кайтып ашап киләсе була хәзер.

Алмазга ризыкка караганда, калган йокы кызганычрак иде шул.

—Мин киттем өйгә, син монда тәртип керт –дип.

Алмаз чыбыркысын җиргә ташлады да авылга таба атлап китте.

—Ярар –дип килеште дусты белән Самат, гаеп барыбер анда инде, акланып файда юк.

 

Шалашны бараз тәртипкә китергәч Самат чәй ягын хәстәрли башлады. Сәхия әби күчтәнәченнән бары малай кесәсенә салып куйган бер уч кәнфит кенә сакланып калды. Ярар ач корсакка кайнар чәй белән бара инде ул. Учакны ул зур итми, чәйнек акрынлап лебер-лебер кайнап утырырлык итеп кенә яга. Бер чәйнек чәй кайнатыр өчен зур учакның кирәге юк. Малай яхшы белә эссе көнне, кипкән агачлык эчендә учак белән шаярырга ярамый. Шуңа да алар иң беренче эш итеп учак урынын кирпечләр белән әйләндереп алдылар, утын да бер кайчан зур итмәделәр, чәйнек кайнап чыгу белән тизерәк сүндерү ягын карадылар. Ул учак өстендә торып каралып беткән чәйнекне алап аскы болынга төште, анда көтүче чишмәсе дигән чишмә бар, аның улагы да, бурасы да юк. Бары тик тирә ягы елга ташы белән генә әйләндереп алынган. Ул менә шулай җирдән саркып, үзен әйләндереп алган ташлар өстеннән тулып агып тора. Суы бик йомшак та тәмле дә аның. Көтүчеләр елның –елында  чәй өчен шушы чишмәдән су ала. Самат чәйнегенә  тутырып  су алды да  кире учак янына менде, учак өстендә аркылы сузылган тимер кисәге бар,чәйнекне шуңа киертеп, астына аз гына коры-сары ботаклар тыкты да ут эрләтеп җибәрде. Аннары кабат аска тау башына төшеп китте. Бер- ике җир җиләге яфрагын өзеп алды, мәтрүшкә, икесен дә  сарысын да, зәңгәрен дә. Чәйнектә су кайнап чыгу белән бер әчмуха чәй белән, ул кулындагы үләннәрне дә салып бераз кайнатып алачак. Көтүче чәе дөньядагы иң тәмле чәй. Җәй буе көтүчеләр, аена карап чәйгә төрледән-төрле үләннәр салып чәй кайнаталар. Төрле “фито чәй” дип халык аптекалардан кипкән үләннәр сатып ала, санаторияләргә баралар шул чәйне эчәр өчен. Ә монда рәхим ит, нидиен телисең, аяк астында үсеп утыра, өзеп ал да кайнатып  күпме телисең шуның кадәр эч. Юк саф чишмәдән алынган суда, төрле хуш исле болын үләннәре салып пешергән көтүче чәеннән дә тәмлерәк чәй булмас.

—Самат.

Үз уйларына бирелеп, учак тирәсендә кайнашкан малай сискәнеп китте. Күтәрелеп як-ягына карады. Тфү,  Назгөл икән.

—Нәрсә син шыпырт кына килеп арттан кычкырасың ә?

Назгөл- Саматның калассташы, сары чәчле, битләрендә сипкелләр дә бар бераз, өстенә зәңгәр күлмәген кигән, буйга Самат тирәсе булыр кыз. Кызның кулында баш яулыгынан төрелгән кечкенә генә төенчек бар. Назгөл чыркылдап көлеп җибәрде.

—Курыктыңмы миннән?

—Юк курыкмадым.

—Курыктың!

—Курыкмадым дидем бит, нишләп йөрисең син монда?

—Безнең саулык бәрән бәтиләргә тиеш иде, әти аны белмичә көтүгә чыгарып җибәргән, әни карап кайтырга кушты, бәтиләмәде микән ди.

—Хай алла бар икән хуҗа кеше, бәтилисе сарыкны көтүгә чыгарган, бәтиләр өстенә ялгыш сыер басса. Аннары көтүче гаепле диләр. Көне буе болында бәти күтәреп йөре тагын. Каргалар да бит аларны карап кына тора.

Кызның классташы белән бер дә ачуланышасы килми иде. Кулындагы төенчеген селкеп малайга эндәште.

— Ә мин сиңа кыстыбый алып килдем.

Саматның билгеле карыны күптән ачакн, коры чәй белән генә яшь организмны алдалап булмый.  Тик сер бирәсе килмде.

––Кыстыбый, кем сораган аны синнән, күтәреп йөрисең юк иде.

Назгөл үпкәләмәде, энҗе тешләрен күрсәтеп елмаеп кына куйды.

—Ә мин беләм.

—Нәрсә беләсең?

—Көтү юлына таба төшеп килгәндә Алмаз очрады. Сезнең бар төшке ашыгызны каргалар ашап бетергән икән –кабат челтерәп көлеп җибәрде кыз — әти кайтышка әни белән кыстыбый пешергән идек, кире борылып кайттым да, берничәсен яулыкка төреп алып килдем .

Саматның ачуы кабарды, дус имеш, урам буйлап сөйләп кайтмаса шуны.

—Булса ни ач калмаган булыр идем әле –дип исе китмәгән кыяфәт белән кызга аркасы белән борылды.

Тик Назгөл кыз кеше буларак үз алымын кулланды.

—Самат чәй агызып бир әле, көтүче чәе тәмле була, бер чокыр эчим инде.

Малай карышмады ике калай кружкага кайнар чәй агызды, кыз каршына кәнфитен куйды. Назгөл дә төенчеген чишеп уртага куйды. Ну кыстыбыйлары кәһәр, хуш исле, майлары тамып тора. Саматның куллары үзеннән үзе үрелде кызның күчтәнәченә. Ис китмәгән кебек кенә ашарга уйлаган иде дә, барып чыкмакды шул. Минут эчендә кыстыбыйлардан җилләр исте.Үзенең күчтәнәчен умырып –умырып ашаган малайны, кайнар чәйне ваклап-ваклап йота-йота хәйләкәр кыз күзәтте.

—Тәмле булдымы, Самат?

—Ярыйсы гына булды бу, тамак туйды.

Кыз тагын елмаеп куйды, ярыйсы гына түгел бик шәп шуды кыстыбыйлар.

Кинәт сызгырган тавыш иштелде.

—Фффииюю-фит!

Малай да кыз да тавыш килгән якка күтәрелеп карадылар. Наратлык каршында печән җире бар, басу белән агачлыкны аерып басу юлы үтә . Шул юл өстендә Алмаз басып тора, ул сызгырган  икән.

—Тизрәк килегез монда, Самат чыбыркыны алып кил, тиз бул дим!

Самат иелеп бер кулына үзенең чыбыркысын алды, икенче кулына дустының чыбыркысын тотты да, кызу-кызу атлап басу юлына таба атлап китте. Аңа Назгөл дә иярде.

—Нәрсә бар?-дип сорады ул  дустыннан килә килешкә.

Алмаз басу ягына таба төртеп күрсәтте,  печәннең беренче кабаты чабылган, икенче кабаты әле үсеп кенә килә, әле тез тиентен дә булмаган. Басу уртасын ярып көтүгә таба  эт дисәң эт түгел, бүре дисәң бүре түгел,  ике алагаем зур җанвар якынлашып килә, аларга кечерәк сигез-ун тирәсе әнчекләр ияргән,балалары дыр инде.

—Әнием, бүреләр?! –Нагөл куркып малайлар артына качты.

—Юк бүрегә ошамаган болар, әнчекләре төрле-төрле төстә, кыргый этләр, тик нигә шуның кадәр зурлар.

Алмаз сабыр холыклы төптән фикер йөртә тоган малай, бу сүзләр дә аныкы иде.

—Нигә туктадылар?

—Алар көтүне күреп һөҗүм итмәкчеләр булган күрәсең, безне күргәч туктап калдылар, утырасыз анда чөкердәшеп, килеп җитмәгән булсам, сарыкларны арттан килеп харап итәсе булганнар бит.

—Малайлар, әйдәгез качабыз, ябышачаклар бит хәзер безгә.

—Ие кач бар, ә көтү, сарыклар –дип сүзгә кушылда Самат –Син бар, Назгөл, шалашка кереп утыр да ишеген бикләп куй сиңа тимәсләр алар.

—Әйем, куркам мин. Кузгалдылар малайлар, хәзер безгә ябышачаклар.

Әйе көтүче малайларны күреп  кыргый җанварлар бераз шикләнеп туктап калганнар иде, кабат өрми нитми генә аларга таба якынлаша  башладылар. Үзләренә каршы торыр көч юк икәнен чамаладылар.

Ике дус кызны артларына яшерделәр дә, кулларына чыбыркыларын тотып дошман каршыларга әзерләнделәр. Берниди курку –каушау дигән нәрсә тоймадылар малайлар. Тыныч кына сабыр күзләре белән, якынлашып килгән кыргый этләрне көтә башладылар. Чыбыркы яхшы корал ул, ялгыш берәр җиреңә тисә, тиреңе умырып төшерәчәк.Тик алар бит уннан артык, бу һөҗүмнән  исән калу бик икеле. Җитмәсә икесе бик зурлар.

—Алмаз, борыннарына сугарга тырыш.

Дусты аңладым дип башын какты, ничек кенә булмасын малайлар көтүне тик торганда таларга ирек бирмәячәкләр, бусы хак. Артта көтү эчендә җанлану сизелде, күләгәдә изерәп яткан маллар да куркынычны сизеп алганнар, иң алгы якка сыерлар чыгып басты, алар артына сарыклар кәҗәләр кереп качты. Сөтлебикәләр дә сугышка әзерләр.

Самат түзмәде чыбыркысын селтәп җибәрде. Ша-а-артт. Чыбыркы тавышы мылтык тавышы кебек наратлык эченә таралды, ша-а-арт. Кыргый этләргә бу тавыш бик яхшы таныш, аларны көзге  көннәрдә  аучылар аз эзәрлекләми. Алар туктап калдылар. Алмаз да дусты артыннан чыбыркысын шартлатты. Ша-а-арт. Этләр кирегә борылып йөгерә башладылар.

—Фиииююю-фит! – Алмаз аларны озатып сызгырып җибәрде.

Кыргый этләр тизлекләрен арттырып, тиз арада күздән дә югалдылар  Дошман җиңелде, куркып койрыгын бот арасына кыстырып качып китте. Алар җиңделәр. Ике малай да бер- берсенә борылып кардадыр. Куркыныч узгач кына аларның аяк -куллары калтырый башлады. Каты киеренкелектә торган аяк буыннарны тотып торыр чама юк.

—Мылтыктан аттылар дип белделәр –диде Самат курыкканын сиздермәскә тырышып.

—Ие шулай алар, башка монда килмәячәкләр, бездә мылтык бар, дип уйлаячаклар хәзер.

—Малайлар мин шундый курыктым –Назгөл ике каһарман малайга сокланып эндәште- сез ничек шулай курыкмадыгыз, бугазлап ташлыйлар иде бит безне алар.

—Бугазлаткан ди монда. килеп карасыннар күрсәткән булыр идек без аларга –дип эндәште Алмаз, тик калтыранган куллар малайның курыкканлыгын күрсәтеп тора шул.

Тик аның сүзенә классташ кызлары ышанды. Малайлар сугышачаклар иде кыргый этләр белән. Моңа бернинди дә шик юк.

—Рәхмәт сезгә, малайлар.

Дусларның үзләрен яклаучы итеп кабул итүгә күңелләре булды.

—Дәү үс –дип җавап бирде кызга Самат.

Кыргый этләрдән куркып торып баскан маллар инде башка ятмаганнар, тынычланып көтүчеләрне дә көтмичә аскы болынга, инештән су эчәргә төшеп киткәннәр икән. Яткулыкта бары бер саулык сарык калган, ә аның янында ике кеченә сарык бәтие аякка басарга тырышып маташалар. Боларны күреп алган Назгөл кычкырып җибәрде.

—Безнең сарык бит бу! карагыз бәрәнләгән, ике бәтие бар, ур-р-раааа.

Кызның шатлыгы эченә сыймый, йөзендә нур балкый, әйтерсең әле генә кыргый этләр хөҗүме булмаганда .

—Карагыз, берсе кап -кара , шундый матуууур.

—Менә булган икән хәлләр-дип сүзгә кушылды Самат –ярый әле аларга сыер басмаган.

—Аларны монда калдырып булмый инде, кичкә кадәр дә кулда күтәреп йөртү эш түгел. Аннары кояшы кыздыра, кичкә кадәр бәтиләр янарга мөмкиннәр, исән калсаларда үсмәячәкләр алар, чирләшкә булып калачаклар-дип, олылар кебек акыл йөртте Алмаз —Назгөл алып кайтып кит боларны. Бәтиләрен күтәрсәң әниләре синнән калмыйча  ияреп кайтачак.

Кыз бәрәннәрдән аерылып малайларга күтәрелеп карады.

––Малайлар мин теге этләрдән куркам.

—Нәрсәсеннән куркасын инде аларның? –дип сорады Самат-качып киттеләр бит алар.

—Куркам, кукуруз басуы эчендә качып торсалар.

Алмаз дустында карап эндәште.

—Бар инде Самат авыл башына кадәр генә булсада озатып куй!

—Бар икән хәлләр, башка җафа, тагын болары –дип Самат иелеп бер сарык бәрәнен кулына алды,аннары кызга эндәште -әйдә нәрсә карап торасың тот икенчесен кулыңа.

Кыз рәхмәтле күзлзәре белән малайга карады.

—Самат, рәхмәт!

—Барыгыз бар –дип ашыктырды аларны Алмаз-Самат озак йөрмә, көн бераз кичкә авышуга сыерлар авылга таба карый башлый.

—Мин тиз генә -дип Самат кызны әйдәкләп авылга таба атлап китте.

Алмаз аскы болынга маллар янына төшеп китте.

Басу юлы буйлап ике бала атлый. Икесенең дә кулларында берәр сарык бәрәне. Алардан бер карыш калышмый бәтиләрнең әнисе, саулык сарык атлый. Ике бала нәрсә турында сөйләшәдер анысы безгә билгесез. Бәлки әле генә булып узган этләр һөҗүмен,  ә бәлки Самат кызга үзе генә белгән тургай серен сөйлидер. Тик ничек кенә булмасын алар бүген бик шат. Балалар күзәтеп кайткан яшел келәм өстендә, аллы-гөлле чәчәкләр болынга ямь өстәп утыралар, бер чәчәкәдән икенчесенә сикереп, чикерткәләр уйнап йөри, балалар якынлашуга алар дәррәү килеп як –якка сикерерләр. Кызның күлмәгеннән көнләшеп күбәләкләр башка чәчәккә куна. Чалт аяз күк йөзендә июнь аеның  кояшы еламая, ул да балаларны күреп алган ахыры. Баш өстендә тургай җырын суза. Бүген шундый тыныч, шулай ук бик тә ямьле көн. Иртәгә дә  шулай   булачак. Алга таба туасы көннәр дә бик матур булачак. Әйе,  бары тик шулай гына булачак. Балалар да, аларны алда тыныч ямьле,  бәхетле көннәр генә көтеп торганына чын күңелдән ышаналар. Аларга кушылып мин дә шул ышанычта калам. Әйе, бары тик алда безне матур көннәр генә көтеп тора. Алла боерса, Саматның әбисе шулай дип әйтергә куша. Алла боерса, барсы да яхшы булачак.

Июль  2015 ел . Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ