Рубрика «Акыллы фикерләр»

Сафлык

Кешегә ышану — сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, хисләрне олылый белүләре белән югары булалар, тик егылганда каты егылалар. Фәнис Яруллин

Шагыйрь һәм шигырь

     Шагыйрь… Кем ул?… Һәм нәрсә ул Шигырь?… Шагыйрь… Аның җәмгыятьтә тоткан урыны нинди? Үзе генә йолкынып, бәргәләнеп яшәүче кызганыч бер затмы ул, әллә бөтен җәмгыятьнең, яшәешнең серле бер көзгесеме? Кешеләр көзгесез яши алалармы?..    Мин – шагыйрь. Һәм мин “Шагыйрь кем ул?”- дигән сорауга җавап эзлим. Мин үземнең кем булуымны, ягъни тормыштагы урынымны аңларга, …

Рух

Рух-милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул — бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы. Марсель Галиев

Шагыйрь эзлим

2016 ел поэзиясенә бер караш “…Өлкәннәрнең төрле юнәлешләрдәге эзләнүләренә яшьләр битараф калса, шигъриятебез су күрмәгән гөл шикелле шиңәр иде. Иншалла, остазларның дәвамчылары бар икән. Яшь шагыйрә Г.Батталова әлегәчә “ирләр темасы” саналган тарихи үткәнгә “пар атта” килеп керә. “Ихласлыкка сусаган җан” (5нче сан) бәйләменә кергән “Гафу итмәс тарих”, “Безнең кавем”, “Дога кылам”, “Мең ел үткән…” шигырьләрендә …

Сүз шул ук

Сүзне төрлечә әйтеп була. Бер үк сүзгә теләсәң — шатлык, теләсәң — кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Сүз шул ук, ә аның тәэсире тулысынча үзгә. Искиткеч нәрсә ул сүз. Миргазиян Юныс