Рубрика «Автор язмалары»

 Гомер очы – күмер

 Гомер очы – күмер

Дөнья мәшәкате белән дин барын да оныткан. Тәүбәгә килмәгән. Әбисе сабый чакта күпме догалар  өйрәтте, югыйсә, күңелдән сөйли иде. Кайчан онытты соң ул аларны. Тормышы көйгә салынып, акча исәпли башлагачмы? Әллә инде оятны онытып чит ятакка яткандамы?

Яратам сине

Яратам сине

Күк зәңгәр икән бит, аны да бүген, 45 яшендә күрде ул. Күкнең зәңгәрлеген күрер өчен дә бәхетле булырга кирәк икән. Бүген ул бәхетле, бөтен дөньяга “Мин бик бәхетле”, «Яратам сине», дип кычкырасы килә.

Ана теле

Ана теле

Ана теле, әби-бабам теле – татар теле! Гомерем буе горурланып, гомерем буе сокланып, гомерем буе аны югалтудан куркып яшим. Бишектән бирле шул телнең аһәңе белән гомер итеш.

Шатлык

   Шатлык яшьләре булса, аңлыйм…    Тагын җиргә көз килә, фасыл алышынганда табигать килеш-кыяфәтен үзгәртә. Агачларга әкрен генә сары төс иңә, ара-тирә яуган яңгыр әнә шул агачларның күз яше кебек тоела Әнвәргә. Төсләрен үзгәртерлек булгач, аларның да үзәкләре өзеләдер.Туган яклары белән саубуллашкан кошларның тавышлары үзенең дә йөрәген телгәли. Дөньяга килгән ояларының җылысын калдырып китәргә мәҗбүрләр …

Аракы

(барына да аракы гаепле…)    Ничә еллар күз алдыннан китми әнә шул өч төстәге сарылы-сорылы чуар мәче. Бүген дә йокысыннан манма суга батып, куркып уянды Гариф. Тын алырга куркып ятканнан соң, торып утырды. Куркырсың да, ничәнче мәртәбәләр әнә шулай тынгы бирми, күзләрен елтыратып, ыржаеп аның өстенә килә. Мәче генә димәссең, күргән саен зурая, усаллана, урман …