Рубрика «Шигырьләр»

Ике ишәк йөге

Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып, хезмәтчегә күтәрткәннәр. -Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле. Ул җилкәсендә бер ишәк йөген күтәреп бара, — дигән вәзир. Хуҗа исә: Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк йөген күтәреп бара, — дигән.