Рубрика «Танышыйк»

Фәридә Хәсәнова

Фәридә ХӘСӘНОВА

Мин, Хәсәнова Фәридә Фәрит кызы, 1981 елның ямьле июнь аенда туганмын. Кечкенәдән бик кызыксынучан, яхшы хәтерле булганмын. Шуңа күрә РТСның балалар бакчасындагы тәрбиячем Бәширә апа Борһанова мине өлкән группада йөрүче балалар белән беррәттән рус теле дәресләренә кертеп утырткан. Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым дип әйтә алмыйм, “Сызым” мине, мин “Сызым”ны яратмадым. Татар теле дәресендә язуым …

Алмаз Әхмәтгалиев

Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ

   Яшь шагыйрь Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елның 2 декабрендә Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә ике бала. Алмаз төпчеге була. Ул Кариле авылының «Кояшкай»балалар бакчасына йөри. Алмаз кечкенәдән табигатькә гашыйк һәм бик хыялый була.     Алмаз Әхмәтгалиев 1988 елда Норма мәктәбенә укырга керә. Аның беренче укытучысы -Гөлназ Фәйзрахманова. Аннан соңгы …

Миләүшә Маликова

Миләүшә МАЛИКОВА

   Мин Маликова (Исмәгыйлева) Миләүшә Фазил кызы Мамадыш районынын Ямаш авылында 1971елның 22августында беренче бала булып дөньяга килгәнмен.    Миннэн сон туган сеңлем һәм өч энем бар. Авылыбыз кечкенэ булса да, китапханә бар иде. Китапка мәхәббәтне әтием бирде безгә. Авыл җиренең бетмәс төкәнмәс эшләре кимүгә, “Эшегез бетсә, китап укыгыз”, — ди торган иде мәрхүм. Үзе …

Сылу Зарипова

     Илсөя Бәдретдинованың “Сәер кеше” дигән җырын ишеткәнегез бардыр. Мин әнә шул җырның каһарманы кебек “гади генә сәер кеше”. Гадилегем нидә соң? Мин җир шарындагы әллә никадәр кеше кебек үк ямьле яз аенда шушы гүзәл дөньяга аваз салганмын. Әти-әнием гади кешеләр: намус белән хезмәт куеп гаилә дәүләтебезне төзегәннәр. Мин Олы Әтнә урта мәктәбендә белем …

Ләйсән Тимерова

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” корреспонденты, Актаныш районы җәмәгатьчелек советы президиумы әгъзасы, район мөслимәләр берлегенең матбугат эшләрен алып баручысы. Әтнә районының Күәм авылында 1976 елның 10 гыйнварында Батталовлар гаиләсендә туганмын. Әнием – Һиндия, әтием- Мәхмүт. Гаиләдә биш баланың  дүртенчесе. Биш баланың икесе медик, икесе журналист, энем- радиофизик. Сүрия апа – гаиләдә икенче бала, журналист. …

Гөлсем Нәбиуллина

   Башкортстанның Караидел районы Байкы-Юныс авылында, 1959 елның 15 февраль көнендә, бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Гөлсем дип исем кушалар. Була шундый кешеләр, исемен ишетүгә үк бу адәм шагыйрь түгел микән, дип уйлап куясың. Исемендә җисеме. Гөлсемнең дә шулай. Әгәр аның кешелекле сыйфатларына бәя бирсәң, шигырьләренә тап килер. Шигырьләренең серен ачып карыйм дисәң, анда …