Чикерткә һәм яшел чүәкле

Шәһәр урамында бер үксез мин,
Ватаныннан язган сукбай мин…
Асфальт тузанында җан бирәчәк
Күңел кырын жәлләп сукалыйм…

Таш мәйданда гаҗизләнеп торам —
Беркем дә юк мине аңларлык …
Яшел чүәгемдә болын күреп,
Бер чикерткә кунды алданып.

Әй, җандашым, җирсенәсең, ахры,
Сагындырган бәбкә үләне?
Бу шәһәрдә яшеллекнең туа
Җаны белән күптән үлгәне.

Рух тамыры өзелгәннәр шыта
Йотар өчен дөнья төтенен.
Ышандыра үзен, беләм диеп,
Бөтен серен дөнья көтүнең.

Син, чикерткә, монда мәңге мәхрүм
Җан яңартыр садә тынлыктан.
Былбыл диеп йөртелгәннәр күптән
Сандугачлар телен оныткан …

Мин үзем дә синең хәлеңдәмен —
Зиндан булып шәһәр илертә.
Яшәү көче сулкылдаган чакта
Ватаннарга качыйк, чикерткә!

Шәһәр урамында — ике үксез —
Чикерткә һәм яшел чүәкле…
Авыллыгы чыккан чырайлары,
Хөр җаннары белән куәтле.
28.05.2017.
Гөлүсә Батталова