Cугыш кайтавазы

   Зал елый, мин дә елыйм…

   “Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,”Бибинур җырласын”,  диләр. Сибгат Хәкимнең “Юксыну” җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, мин дә елыйм…  Шул җырны әле дә күз яшьсез тыңлый алмыйм”, — дип күз яшен сөртә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугыш инвалиды Фәйзи ага Галиев

Сүрия МИНГАТИНА

   “Кайсы авыррак булды икән ул чакта: 17 яшемнән Бөек Ватан сугышына китеп төрлесен күрдем, Ржев яныннан үтәргә туры килде, сасы ис, чебен, кояш күренми, әрдәнәләп өелгән үлгән гәүдәләр, немецлар да шунда, безнекеләр дә, җыйнап өлгермәгәннәр… 18 яшемдә  сугыштан яраланып кайткач, колхоз белән идарә итәргә куйдылар. Икенче көнне иртә белән хатын-кызларның: “80 кеше ачтан шешенеп ята”, дигәннәре әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Безнең “Искра” колхозына кергән авыллардан   858 кеше армиягә киткән, шуның 580нән артыгы үлгән. 3/2 бит бу! 600 тол хатын белән эшләдем мин. Ул хатын-кызлардан кайлардан көч алды икән, Зарифа сугыш елларында тол калып, 8 баланы исән калдырды. Сугыш беткәч, без, ветераннарны, Мәскәүгә чакырдылар. Шунда Оборона Министры: ”Без җиңдек, бары авыл кешеләренең тырышлыгы белән”, – диде. Ул чорда 82 процент халык авыл җирендә яшәгән, калганы гына шәһәрдә”– дип башлады сүзен “Күңгәр” хуҗалыгының мөхтәрәм аксакалы, 17 яшеннән фронтка китеп, аерым Идрица исемендәге Кызыл Байраклы 219 нчы укчы дивизиясе составында Смоленск шәһәрен азат итүдә катнашкан һәм  шунда авыр  яраланган, шул көннән бирле күкрәгендә фашист снаряды йөртүче, 19 яшендә, 1944 елда,  колхоз рәисе итеп билгеләнеп, 50 ел дәвамында туган җирендә җиде авылны берләштергән “Искра” колхозын җитәкләгән, гомере буе туган төбәге халкына хезмәт иткән, шул халык үзен дә Рәсәй күләмендә таныткан,  лаеклы ялга чыккач та  6 китап чыгарган,  җиденче  китабын нәшриятка бирергә җыенучы Язучылар Союзы члены Фәйзи Әхмәт улы Галиев.

“Фәйзи абый” дип эндәште

   Казан Кремлендә Татарстан Республикасы лидеры  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына тантаналы рәвештә “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Медаль алучылар арасында якташыбыз Фәйзи ага  да бар иде.

  • Барыбыз 40 кеше идек. Барыбыз да сугышта катнашучылар, арабызда бер герой да бар, Кузнецов, шул кырыкның берсе – мин. Дүртенче кеше булып алдым юбилей медален. Сәхнәгә менгәч, Рөстәм Нургали улы  белән күзгә-күз карап елмаештык, күз белән аңлаштык, аркамнан сөеп, үз  итеп, тирән хөрмәт белән  “Фәйзи абый”, дип эндәште ул миңа. Бу минем  башлыгыбыз кулыннан беренче тапкыр гына бүләк алуым түгел. Элегрэк сугышта катнашучыларга машина бирделәр. Миңа да әйттеләр. ”Үзебезнекеләр алып бетермичә, миңа тиешле машинаны алмыйм”, дидем горисполкомга баргач. Берсе генә калгач бардым, чиратка куйдылар. Бер яшь егет тә шунда басып тора иде, ул чыгып китте. Коридорга чыккач, “Фәйзи абый, машина кирәк мәллә?” – дип сорый бу. “Кирәк иде шул, чират икән”, – дим. Иртәгесен миңа шалтыратып:”Сезгә машинаның нинди төслесе кирәк?” – дип сорап, Наласага барып, машина сайлап алырга кушты. Барып машина алып кайттым. Бу егет Рөстәм Миңнеханов булып чыкты, ул вакытта райпотребсоюз системасында эшләгән чагы. Мин аңа шул вакыттан бирле рәхмәтле”.

   Рөстәм Нургали улы костюмына үзе беркеткән бу медаль янәшәсендә башкалары да җитәрлек: Ленин ордены, ике “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, Татарстанның иң югары бүләге – “Татарстан республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, “СССР Хәрби көчләренә –70 ел” медале…  “РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Гвардия солдаты” билгеләре һәм юбилей медальләре.

  • Исем белән медальләрнең исәбе юк инде, алардан тыш мин “Почетлы колхоз рәисе”, “Почетлы пионер” да әле. Аллага шөкер, кулдан килгәннең барысын да эшләдем, иң мөһиме минем эшләгән хезмәтемне күрә белделәр, Россиянең иң югары мөнбәренә менгезгән халкыма мин  бик рәхмәтле һәм алар алдында баш иям, – ди Фәйзи абый авылдашларына тирән хөрмәт белән. Өстәп куя — Эшләп була, тик берәрсе туган җирендә авылдашлары каршысында минем кебек эшләп карасын. Бу зур сынау, Аллага шөкер, сынатмадым, намусым ак.     

              270  КамАЗ машинасы алынмый кала

   Коры сүзләр генә  түгел болар. Фәйзи абый эшләгән 50 ел эчендә  16  беренче секретарь, 16 авыл хуҗалыгы министры алышынган. Берсеннән берсе кырыс таләпләр куелган колхозларга, ә дәүләт планнарын үтәргә кирәк. Һәр тармакта алдынгы булгач, эшли белгәч, Фәйзи Галиев җитәкләгән “Искра”га үзләренчә эшләргә рөхсәт бирәләр. Кеше кушып түгел, үз алдына максат куеп эшләүче җитәкче  колхоз эшен генә уйламый, аны сугыш чоры, сугыш арты авырлыкларын  бергәләп күтәргән авылдашларының яшәеше борчый. Ул елларның бер генә көнен дә, бер генә газабын да онытмаган җитәкче, шуңа күрә үзенең кул астында эшләүчеләрне тормышын,  көнкүрешен җиңеләйтәсе килә. 1985 елда колхоз хисабына 3,5 миллион сумга,  7 авылда яшәүчеләрнең өйләренә бушлай газ кертә хуҗалык. Әтнә районында гына түгел, республикасында да булмагандыр”Искра” кебек хуҗалык ул елларда, ә аның халык турында кайгыртучы җитәкчесе — бердәнбер. Мин дә хәтерлим, мәктәптә укыган чак, авыл шаулый: “Фәйзи газ керткән авылларга, бәхетлеләр яши бу “Искра”да”- олылар сөйләгән бу рәхәтне күз алдына да китерә алмадык ул чакта, ничек инде утын, ташкүмер якмыйча  өй җылытып була. “Бу акчага ул вакытта 270 КамАЗ машинасы алып була иде”, — ди Фәйзи абый. Машиналар бик кирәк булса да, аның өчен төп байлык – кешеләр, авылдашлары булып кала. Хәзер кеше кадере булмаганга да бик җаны авырта аның. “Һәр нәрсәнең җөмләдәге кебек иясе хәбәре булырга тиеш, хәзер хәбәр генә калып бара, иясе онытыла. Шуңа күрә җитәкчеләрнең дә кадере юк”, – ди. Халык өчен эшләүченең онытылмаганын үз мисалында белә. Фәйзи ага ачлыктан алып калганнарның балалары, оныклары исән, буыннар хәтере дә мәңгелек. “Урамга чыкмасам, шалтыратып хәлемне сорашалар,  ярдәм кирәкмиме?”дип сорыйлар, ә минем шатлыктан күземә яшь килә.  Хөрмәт билгесе бу”, – ди. 50 ел җитәкчелек иткәндәге изгелекләре  менә шулай  игелек булып кайта хәзер.

                          Тылым ышанычлы булды

   – Миннән гел “Кайдан аласын акча?” дип сорадылар. “Җирдән”, дип җавап бирә идем. Ә көчне гаиләмнән алдым. Эчмәдем, тартмадым. Күбрәк җәяү йөрергә тырыша идем. Хатыным Сара  да бик әйбәт булды. Әгәр Сара кебек эшчән, булдыклы хатыным булмаса, балаларыбызны ул тәрбияләп үстермәсә, мин эшләгән эшләремнең яртысына да ирешә алмаган булыр идем.  Минем тылым ышанычлы булды, гомер буе өемә кайтасым килеп кайттым. Үземнең кадерле икәнемне белеп яшәдем. Бик тату яшәдек. Кышын чаңгыда шуар идек, яңа елны каршы алабыз да тау шуарга чыгып китәбез, әүмәкләшәбез. Җәен табигатькә соклана белдек… Бик акыллы, бик чибәр иде, бик сагынам Сарамны”, – ди Фәйзи абый күз яшен сөртеп.– Балаларым Фаил, Фаилә, Тәлгать тә камил фикерле, әниләренең математик булуы нәтиҗәсе бу, дөньяның нинди икәнен, кай якка барганын чамалый беләләр. Һәркайсы тормышта үз урыннарын таптылар, гаилә корып балалар үстерәләр. Аларга да рәхмәтем зур, мин әле дә бик кадерле, үз бүлмәм бар, нәрсә теләсәм шуны эшли алам, Аллага шөкер, өстем чиста, тамагым тук.  10 оныгым, 6 оныкчыгым бар. “Бабай”, “Дәү әти” дип кенә торалар.  90 яшемә якынлашам. Күреп булырмы, гомер Ходай кулында. Минтимер Шәрипович: “Бергәләп бәйрәм итәбез әле 90 яшеңне”, ди. Хөкүмәт җитәкчеләре дә шулай дип сөендерәләр. Бу – хөрмәт, миңа гына түгел, минем авылыма мөнәсәбәт”.

   Мондый бәхетне туган җирдә тамыр җибәргән кеше генә татый ала. Туган йортта кадерле булу өчен дә, үзең иң элек кадерли белү кирәк. Язылмаган законнарны үтәүнең әҗере бу.

                   Хәзинә саклаучы  да ул

   Туган авылы, кендек каны тамган нигез  Фәйзи абый өчен аеруча кадерле: ул–әхлак һәм гореф-гадәтләребезне, мәдәни традицияләребезне саклаучы изге урын да, күңел сандыгын баетучы да. Һәм ул шушы нигезгә лаек булып яшәп, үзеннән соң киләсе буыннарга искиткеч зур хәзинә калдыручы да. Фәйзи Әхмәт улы туплаган архивта – авыл, колхозның үткәне, кешеләре, яшәеше, оешуы, гореф-гадәте.  Бер авыл белән генә чикләү дә дөрес булмас, Татарстан тарихы бу. Аларны  актарып,  һәр документны кулга тотып карагандагы кичерешләрне тасвирлап та булмый, җан бәргәләнә, шатлана, горурлана. Пөхтәлеккә исең китә, сугыштан әнисенә язган хатларны Фәйзи абый  бергә туплап теккән. Икенче төргәктә – блокнотлар.  Бер блокнотта – колхозның берьеллык күрсәткечләре, монда бар да бар, күпме керем, күпме чыгым, ничә белгеч эшләгән, тракторчылар ничәү, кем ничәнче класслы, сыер савучылар күпме,  кемгә күпме түләнгән, һәркем, һәр тиен исәптә.  Һәр ел өчен бер блокнот тутырылган.  Менә кайда ул тәртип, намус, йөз аклыгы. Ул фотоларның иге-чиге юк. Һәр фотода – бер тарих.

   – Менә бу минем беренче секретарем инде — Шакиров Сабир. 1944 елны 19  яшьлек егетне райкомга чакырып, колхоз председателе итеп куйган кеше.  50 яшем тулганда чакырдым үзен,  кочаклап елады: “Бар икән мине дә искә алучы кеше, рәхмәт, энем,”– диде. Ул мине олы тормыш юлына чыгаручы беренче кеше. Вакыт-вакыт исемә төшсә, үземә дә куркыныч булып китә: 6 центнер уңышлы, 120 сарыклы, 45 сыерлы, банктагы счетында  140 сум акча бар, анысы да счет ябылмасын өчен тора,  амбарында бернинди ризык юк. 80 кешесе шешенгән – миңа мирас булып күчкән байлык шушы. Мәктәп залына салам җәеп, кутәрәм сыерларны аякка бастырып, чирәмгә чыгарабыз, азрак ашый башлагач, сыерлардан сөт савып, умач уып, мәктәптә ике мәртәбә  ашатып аякка бастырдык 80 кешене. Урамнан  бер малай бара, азрак бара да егыла. Ник егыла ул малай, дим. Мәктәп кырыенда малайлар уйный, бу шунда барырга чыккан, ашамагач хәле юк егыла, ди. Менә шуннан соң малайларны өлгергән арышка  куып чыгардык,  сакларга каравылчы куйдык. Берәр вәкил килсә, малайларны яшерергә анысы. Менә шулай  саклап калдык малайларны. Бу – бөек эш, менә шул кешеләр соңыннан мине күтәрделәр. 32 тапкыр депутат булып сайланган кеше мин… – дип сөйли Фәйзи ага. Фикере ачык, эзлекле. Хәтере уникаль, бөтенесен төгәл числоларына кадәр хәтерли, документлар белән дәлилли.

   Һәр кешене зур ихтирам белән искә ала. Һәр җитәкчегә үз фикере, үз мөнәсәбәте. –Иң начар кешенең да бер уңай ягы була, әнә шуны үстерә белергә кирәк”, – ди.

   Ул  сөйли, мин сокланып тыңлыйм. Туган җирен яраткан кеше  генә  дөньяны шулай ярата ала торгандыр.  Фәйзи абыйның йөрәгенә дә бөтен дөнья сыйган.