Cугыш

“Немецларны жәлләдем…”

   Сугыш һәм аннан соңгы елларның бар авырлыгын, ачлыгын, әшәкелеген, әрнү-газапларын күргән, Күәм авылында яшәүче 86 яшьлек Наил Мәүлетдин улы Мәүлиев әнә шулай ди.

Сүрия МИНГАТИНА

   – Беренче тапкыр тере немецны 13 яшемдә Арчага ат белән  керосин ташыганда күрдем. 1943 нче ел булгандыр. Арча тавы бик биек иде элек, әнә шул тауданат чанасына мичкә салып су ташыйлар иде алар,  ат урынына 6–7 немец җигелгән. Тауга каршы тарталар. Өсләрендә җыртылып беткән кием, аякларындагы чолгаулары асылынып тора. Тамаклары бик тукка охшамаган, хәлсез булганнардыр. Бик әкрен менәләр иде, туктап хәл дә алырлык түгел, мичкәле арба артка тарта. Без туктап исебез китеп карап тордык. Чын күңелдән жәлләдем шуларны, “Болар да бит адәм балалары, боларны да солдат итеп чыгарып җибәргәннәр, әти-әниләре бардыр”, дигән уй үтте. Фашист булсалар да, пленга төшсәләр дә, бала күңелендә нәфрәт булмаган. Ә бит үзебез шул сугыш аркасында ниләр генә күрмәдек…– дип сөйли Наил абый. Иманлы җан миһерсез була алмый. Югыйсә,  сугыш аркасында башка балалар кебек башлангыч белем дә ала алмый ул. Өченче класста укыганда  ФЗӨгә алып китәләр. “Гыйлемхан, Шамил, Камил белән дүртәүләп “Текстиль” заводына эшкә җибәрделәр. Бетләдек. Чыдар әмәл юк, киемнәрдәге бетләрне көйдерер өчен безне анадан тума чишендерделәр дә, киемнәрне элеп куйдылар. Йөрибез завод буйлап анадан тума. Аннан соң киемнәрне бирделәр, киендек. Алай да бетмәгәч, икенче көнне  мунча кертеп, яңа кием бирделәр. Без ач, ашарга җитми, ашаган саен кәбестә шулпасы, шулай интеккәч качып кайтырга уйладык. Казанда кемнең кеме бар, эзлибез, тегендә дә керәбез, монда да. Берсе дә шат түгел. Гатау исемле дәү әти бар иде, шуларга киттек, хуп күрмәделәр. Торабыз басып, дәү әни белән икәү утырып чәй эчтеләр. Өстәлдә шакмаклап пешкән ипи,  ашыйлар, безгә юк. Вокзалга төштек, билетка тагын акча юк, үзебез яткан простыняны алган идек, шуны сатып билет алдык. Көч-хәл белән өйгә кайтып егылдым, әни бәрәңге боламыгы  туглап апара ясап бирде, аны хәзер дуңгызлар да ашамый. Төрле кеше бар иде, бер бәрәңгене бишкә бүлүчеләр дә, үзләрен генә кайгыртучылар да..,– дип туктап кала сугыш чоры баласы. Күмәк намус була алмый. Ул елларда оешкан күмәк хуҗалыгы да зар елата халыкны. Әнә шул колхозга кермәгәне, буйсынмаганы өчен,  нахак бәла ягып, арыш урлауда гаепләп, әтисе Мәүлетдинне төрмәгә утырталар. “Комбайннан 2-3 ат белән ашлык ташыганнар алар. Бер иптәше капчык төбендә арыш калдыра. Каравылчы күреп чага. Иптәшен  алып китәләр. Күәмнең “Аптый” дигән кешесе төрмәдә утыра. Әтигә ачулы була, шул Аптый: “Мәүлидә дә арыш бар иде”, — дип әйтә. Еллары бик чак иде. Өйгә тентү белән кергәнне бүгенгедәй хәтерлим. Бер икмәкне дә калдырмадылар. Әни умач уа иде, башкасын алдылар алдылар инде, шул умачка кадәр алып чыгып киттеләр. Әтине дә алып киттеләр,  дәү гәүдәле, таза кеше иде ул.  Әни берничә тапкыр янына барып кайтты, үзенчә  ашарына илткәндер. Соңыннан белдек, әни алып барган бер ризыкны да бирмәгәннәр әтигә. Бер ай утыргач, икенче айда үлгән хәбәре килде. Акылына зәгыйфьлек килгән дип тә әйттеләр. Ачка үлгәндер дип уйлыйм…”– хатирәләр, ул еллар ерагайган саен, җанны ныграк телә. Тән авыртуга караганда да анысы хәтәр…

   Әнә шул тентүдән Мәүлиевләр өчен ачлык башлана,  мантып китә алмый иза чигә гаилә. 5 бала, Наил – дүртенче. Җигелеп эшләү, сука, сабан сөрү, өйгә кайту юк.  Марзыя апасы урман кисә, Кәүсәрияләре язылып китеп эшли, Мәксуть абыйсы сугышта. Тамак һаман ач. “Нурулла белән икебезне Суслонгерга эшкә җибәрделәр. Ат белән чыгып киттек. Нуруллага бер чирек сөт тыкканнар, мина әни бер кадак май бирде. Каенсарга җитәрәк, башта сөтне эчтек, саклап булмый; аннан соң майга чират җитте. Бадыйга барып җиткәндә ач идек инде. Карыйбыз тагын 4 ат килә. Төн. Болар учак ягып утырдылар, без дә шулар тирәсенәрәк елыштык. Ипи кисеп ашый башладылар, безнең эчтә “бүреләр улый”, шунда  миннән берсе: “Ник ашамыйсың?”– дип сорады. Ашарга юклыкны белгәч, миңа да, Нуруллага да  түгәрәкләп бер телем ипи кисеп бирде. Соңыннан белдек, алар Бәрәскә кешеләре булганнар, без балалар белән сөйләшеп тормадылар инде. Барып җиттек. Конторга кердек. Сораштылар. Урман чыгарырга куштылар, Ходай рәхмәте кызганыпмы сухой паек бирделәр, эшләсәгез тагын булыр, диделәр. Фатирга урнаштырдылар. Ленинградтан оккупацияләнеп кайткан 3 кыз янына керттеләр. Эшкә тотындык. Норма һәр кешегә бер юл — 3 кубометр агач төяп менү. Шул план үтәлсә, паекка — 4 кг кукуруз оны, атка 4 кг арпа бирәләр. Планны үтибез,  онны биреп торалар, китте безнең эшләр хутка. Оннан кызлар күмәч пешерә, алар да туйды, без дә ач түгел. Беренче тапкыр әнә шунда тамак туйды.  10–15 көн эшләдек. Сабантуе якынлашкач, кайтырга әтәләнәбез, юләр диген инде. 10 кг кукуруз оны алып авылга  кайткач әнинең сөенгәнлекләре. Тамак тук булганда бар дөнья ямьле күренгәч, ахырын уйламаганбыз. Бәйрәмнән соң тагын барасы иттек, мине “Яшең җитми”, дип алмадылар, ә теге юлы җиткән…  Басуга чыгардылар. Әмир исемле бригадир бар иде. Борылышта плуг тотып кала алмаган өчен таяк белән сыртка тартты. Әнинең хәл белергә килгән чагы булган. “Кыйнама баламны, мине кыйна”, дип килеп ябышты. Менә шулай кыйнап эшләтүчеләре дә күп иде аның. Балалар дип тормадылар, авылга алар хуҗа иде…Алар ач булмады…”- Наил абый сөйли, ә мин күршебездә яшәгән  Фәрзәнә әбине уйлыйм. Моның кадәр вак җаннар арасында яшәп, рәнҗү тулы  күңел белән ничекләр шулкадәр сабыр була алды икән.

   Ә бит авылда ул вакытта 4 мәчет булган. Шул иман булмау сәбәпле, Күәм авылының “Башаяк” мәчетен МТСКа гараж итеп салганнар. Иске авыл мәчетен мәктәп итеп күчергәннәр. Югары оч мәчетеннән китапханә ясаганнар. Авыл уртасында бер мәчет торып калган. 730 хуҗалыгы булган Күәм авылының. “Колхоз Карл Маркс исемен йөртте. Зур булгач, Молотов һәм Калинин колхозларына бүленде. Соңрак таралды. Шул ачлыкка чыдый алмый күбесе марига күчте. Авыл кешеләренең бер өлеше Монголиягә эшкә язылып китте”, — дип сөйли намазлы авыл карты.  

   Ай ул үткәннәр. Кызык та, кызганыч та. “Кадрия апаңа өйләнгәч бер кич йокладым мин, икенче кәнне армиягә алып киттеләр. Коркачык станциясенә кадәр озата барды. Өч  ел хезмәт итеп кайттым, ул әниләрендә яшәп, минем әнигә дә булышып торган. Кайткач, Гарифә әби атка трантас җигеп ат белән төшерттерде безне. Яшәп китәргә сыер, сарык бирделәр. Алар хәллерәк иде. Торырга өйдә юк, анысын Хәким абый белән Рәүф абый, синең бабаңнар йорт төзеп керттеләр. Хәлгә керделәр, акчасын аз-азлап бирдек  аларга. Кадрия апаң көн-төн шәл бәйләде, акча юк чор. Берсе төртеп екса, биш миһербанлысы  торып басарга кул сузды. Шулай яшәп киттек, ике кыз Раузалия белән Гөлгенәне үстердек. Ә җиңү көнендә авыл башындагы Имәнсәр басуында сукалый  идек.Фәттәхетдин абый- бригадир. Басуга каршы ат конюшние бар иде ул чак. Әни шуның янәшәсендә эшләүчеләргә ашарга пешереп, 3 мәртәбә безне ашата иде. Җиңү хәбәре алгач, әни эчле күзикмәк пешерде. Тәмләп ашадык, Җиңү көнендә әнә шул ээчле күзикмәк искә төшә.Хәзер күбебез юк инде. Калганнарга Аллаүы Тәгалә сәламәтлек бирсен”, — дип тели ветеран.

   Тарих кебек, 70 елдан артык вакыт узган. Тик барысы да истә. Һәр сугыш чоры баласы хәтерли күз яшьле балачагын. Һәм Һәрберсе теләк тели: “Без күргәне соңгысы булсын, сугыш кабатланмасын…”, — диләр. Әле ярый алар бар, алар исән. Кадерләп калыйк!

Сүрия МИНГАТИНА