Cуслонгер

    Гомерем буе йөрәгемнән китмәде

“Суслонгер”, дип җан бирәсем килмәде. Әнием Суслонгер дип саташып үлде, әнекием Суслонгер дип акылыннан язды, Суслонгердан килгән хатларны саклап, минем дә Суслонгер дип җан бирәсем килми, алып бар мине, кызым, Суслонгерга, дидем” – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли Шәкәнәчтә яшәүче 78 яшьлек Надия әби Сабирҗанова.

    “Синең Суслонгердан кайткач язган мәкаләләреңне укыгач, тагын ничә кат кабат-кабат алып күздән кичермәгәнмендер, күпме рәхмәт укып, дога кылмаганмындыр, бихисап. Минем кебекләр аз булмагандыр ул вакытта. Шулкадәр саваплы эш эшләгәнегезне үзегез дә аңлап җиткермәгәнсездер, балалар, йөрәккә азрак ял булды.

Барасы килеп кенә чыгып китеп булмый, Суслонгер дип өзелгәннәрнең яше бар.

Миңа Ходайдан вакыт җиткән булгандыр, Аллаһы Тәгалә үзе боергандыр, оныгым Зөлфәтне хезмәт итәргә мари республикасына җибәрделәр. Мин үстерешкән малай. “Әби, мин синең Суслонгерыңны күрдем, шуның аша үттек, дигәч, үзәгем тагын бер кат өзелеп китте. Суслонгердан килгән, ничә еллар саклаган хатларны алып тагын бер сыйпап куйдым. Әти белән бабайның җылысын тойгандай булдым. Әтием Исхак Суслонгерга чыгып киткәндә миңа 4 яшь булган, мин аны хәтерләмим инде, ә менә апам хәтерли. Әнием Фатыйма, апам Насфия, авыл хатын-кызлары бергәләп озатып кала аларны, “Атлар белән Чыпчыкка таба алып киттеләр, карап калдык”,– дип сөйлиләр иде. Байтак тоталар әтине Суслонгерда, әниләр, әбиләр берничә тапкыр җәяүләп, поезд юлы буйлап Суслонгерга баралар. “Як-якта кара урман, курка идек, төнлә бигрәк куркыныч, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең тәрәзәләрен шакып карый идек, кертмәделәр, алар бездән курыккандыр инде. Барганга карап, юньләп күреп булмады, шунысы кызганыч, алып барган ризыкларны да юньле-башлы ашый алмадылар, ашасыннар дип чокырга төшереп утырта идек, шпаналар аннан да тартып алып китәләр иде”, дип сөйләрләр иде. Әтине аннан сугышка чыгарып җибәрәләр, шуннан хәбәрсез югалды әти, кайтмады. Сугыш беткәч әтиләр кайтты, безнеке юк, клуб сәхнәсенә чыгып: “Матур язлар җитте, сандугачлар кайтты сайрашып, кешеләрнең әтиләре кайтты, ник кайтмадың минем әткәем…”, дип шигырь сөйләгәнемне хәтерлим. Гомер ничек тә үтә ул, үтте, без дүрт бала үстек. Сугыш елларында әнием Фатыйма эштән кайтып кермәде, эшләмәгән эше калмады, аты үлеп ат бәясен дә түләттеләр. Кәримә әбинең безне койма кырыена чыгарып утыртканын хәтерлим, председатель үтеп барганда аның :”Балалар ачка үлә бит инде”, дип өзгәләнеп елаганы истә.

Шушы авыл егете Габделхакка 20 яшьтә кияүгә чыктым, тагын Суслонгер, әтеки дә Суслонгерда булган, ул да сугышка шуннан чыгып китеп, хәбәрсез югалган. Кайнанам гомер буе җәмәгате Габделбарый белән сөйләште, саташты. Бабайның Суслонгердан килгән хатлары — безнең өйдәге иң кадерле истәлек…”, – дип сөйли Надия Исхак кызы.

Тик шул гарәпчәгә охшаган хәрефләр белән язылган хатларны укытырга кеше таба алмый интегәләр алар. “Кемгә генә күрсәтмәдек без ул хатларны, Суслонгер турында мәгълүмат булыр иде”, дип күтәрдем дә чаптым, укучы мулла таба алмадым. Әби исән чакта ник сүзен сүзгә яздырып алмадык дип үкендек”,- дип сүзгә кушыла Надия әбине багарга бөтен булганын сатып авылга кайткан кызы Зәкия апа. “ Насфия апаем үлде, шуның ашына Кукмарадан килгән кияве укып күрсәтте, тик язып ала алмадык. Ашау да яшәү дә, үтенү дә бар иде ул хатларда. Дүрт хат язган әтеки әнекигә. Әтекинең әтисе Сабирҗан бабай сукыр булган, әбисе үлгән. Әтеки шул бабайны ташламаска кушып язган җирләре дә бар иде. 3 бала үстергән әнеки шул сукыр бабайны чанага утыртып, күрше якка алып чыгып мунча кертә иде…”- хатирәләр авыр йөк сыман, тыңлаганда да иңне баса, ә башына төшкәнгә ничекләр чыдагандыр.
    “Юл буе елап бардым…”
— Балалар бер тапкыр оныгым янына барып кайттылар, ул чакта авырып калдым, бара алмадым, икенче тапкыр җыенганда Алламнан сорадым, “Ничә буынның үзәгенә үткән Суслонгерны барып күрим, мидәт-куәт бир”, дидем. Аллага шөкер, бара алдым, күрдем мин ул җирне, юл буе “Машина белән барып җитеп булмый, бу әниләр, әбиләр бу җирләрне ач килеш җәяүләп ничек үттеләр икән, үзләренә булмаган ризыкларны ничекләр җиткереп Суслонгерга алып бардылар икән”, дип елап бардым. Бу әбекәйләрне алтын-көзмешкә төреп күмсәләр дә аз буласы булган, ә алар Хөкүмәттән бернинди кадер-хөрмәт күрми үлеп беттеләр….– дип уфтана озын юлны үткән, (ике йөз километрлап кына барасы, шуның кадәр кайтасы) йөрәгенә операция ясатып, 8 ел ике йөрәк (берсе –батарея) белән яшәүче әбекәй. Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәннеке микән, бу юлда йөрүчеләргә нинди ел фасылы, нинди һава торышы булса да, кояш елмая. Бу юлы да шулай булды ди Надия әби. “Суслонгерга кергәч зиратны табарга бер урыс булышты, өйрәтте дә, сөйләде дә. Ул чакта солдатлар хезмәт иткән урын урман эчендә икән, анда бара алмадык, ә менә зиратны барып күрдек. Ник бер чүп булсын, ник бер үлән үссен, ауган-түнгән агачлар да юк. Караулы икәне күренеп тора, безнең караулы зиратларга да керә торган түгел, чытырман. Комиссариат куйган чардуганлы каберне эзләп табу читен булмады, янәшәсенә утырып дога укып, туган җирдән еракта ятып калганнарның рухына багышладым. Ниләр кичергәнемне әйтә дә алмыйм, шатландым да, еладым да.

Кайткач та озак еладым әле тынычлана алмыйча; шуннан соң рәхәт булып китте. Үлгән әнигә дә,әнекигәдә сөйләдем…”, — ди беррәттән солдат оныгының да хәлен белергә дә өлгергән әбекәй.

— Аны күргәч тә елагансыңдыр инде…- дим әбекәйгә. Хатын-кыз яшь түгәргә генә тора бит ул, ә ул яклар тик торганда да күзгә яшь китерә.
— Юк, еламадым, еламаска кул куеп бардым. Барасымны белгәч, Зөлфәт “Әби, еламаслык булсаң гына кил”, — диде. “Еламыйм”, -дидем. Ул киткәндә елап калган идем, бу юлы ябыкканын күрсәм дә түздем. Аннан соң еларлык та булмады, бер төркем солдатлар: “Әбекәй, син каян килеп чыктың соң?”- дип сырып алдылар. Ак яулыгымны ябып барган идем. Безнең Әтнәдән дә хезмәт итүчеләр бар икән анда …- дип мәгълүмат та биреп өлгерә. Саф куңеле ак яулыгына бик тәңгәл Надия әбинең.
   “Әбекәй авылга бик кирәк”
Тормышның ачысын-төчесен күргән, мәктәптә каравылчы булып эшләгәндә хуҗалыкның бар эшләрендә катнашкан, 3 ел урын өстендә яткан кайнанасын баккан, 3 ел төнлә урамнарга чыгып китмәсен дип аның белән йоклаган Надия әби бүген дә бик кирәкле кеше авылда. Абыстай вазыйфасын башкара ул. “Бу тарихның җанны әрнеткән вакыйгалары бик күп, күршебездә генә Майшәкәр абыстай белән Абдуллаҗан мулла яшәгән безнең, бик укымышлы булганнар, сөргенгә сөргәннәр шуларны. Шул Майшәкәр абыстай Сабира әнекине укыткан, ислам диненә кертеп җибәргән. Әнеки башкаларны өйрәткән. Мине дә кайнанам өйрәтте. Бөтен булган әйберсен калдырды. Калганын кызым Казаннан алып кайтты. Авылда укучы кеше калмагач, “Исән- сау пенсиягә чыксам, укырга өйрәнәм, дип әйттем. “Ясин”ны гына бер кыш укып өйрәндем, тел дә күнәсе бар бит…”- дип сөйли Надия әби. Ашына да коръән укырга бара, өшкертергә дә “Сулышың шифалы”, дип киләләр аңа. Имтихан бирәсе балалар да әбекәй аша узалар.”Әбекәй авылга бик кирәк әле”, — диләр авылдашлары.
— Безнең Шәкәнәч авылының элекке мәчетен мәктәп иткәннәр. Заманасы шундый булган инде. Кайнанам шул мәктәптә каравылчы булып эшләде минем. Электр утлары юк, фонарь белән генә йөри. Мичкә яга. Әллә ничә тапкыр ак чапанлы мулла күрдем, дип сөйли торган иде. Җеннәре дә булган, куып та чыгарганнар аны. Соңрак акылыннан язды мәрхүмкәем, адәм башы барын да сыйдырыплар бетерә алмый торгандыр. Сугыш чоры әбисе бит ул, ни рәхәт күргән инде алар дип кадерләп бактым. “Меңнән-мең риза дип бәхилләп китеп барды- дип авыр сулап, яшьләрен сөртә. Тарих-хатирәләрдән кан саркый шул…
Бүгенгегә дә битараф түгел. Авылның яшәеше, ил-көн вакыйгаларыннан да хәбәрдар әбекәй. “Миннән дә бай кеше юк, бөтен авыл үземнеке!”- дип сөенеп тә куя. Кешеләргә кирәк булуына куана. Суслонгерны күрсәткәнгә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый. “Истә тотучысы булганда үлгәннәр үлми ул”- Суслонгер зиратыннан кайткан сигезенче дистәсенә якынайган әби әнә шулай ди. Сөйләгәннәре әле дә кайта-кайта уйлата…

   Сүрия МИНГАТИНА