Дөнья игелек көтә

Күкнең төбе тишелгәнме,
Коя да коя яңгыр.
Чылатсаң соң, чылат, әйдә,
Болай да җанга авыр.

Кеп-кечкенә бер җан инде,
Тәкәллефсез, карусыз.
Рәхмәтләрдән, җылы сүздән
Үсә ул, шаккатырсыз.
Гаҗәп, шул җылы сүзләрне
Никтер хәзер әйтмиләр.
Җылы сүз- җан азыгы, дип,
Баланы өйрәтмиләр.
Басып торам, чәчләремә
Яңгыр суы коела.
Арынам күк борчулардан,
Чистарам күк тоела.
Әйдә, яңгыр, яу, туктама,
Кешеләр чистарсыннар.
Җанны басып торган авыр
Ташлардан арынсыннар.
“Рәхмәт” сүзен әйтсен бала,
Гаиләдә дә әйтсеннәр.
Җылы сүздән җир йөзендә
Игелек күбәйтсеннәр.
Яңгыр ява, коя гына,
Мине аңлады кебек…
Җаным сүрән, дөнья бүтән,
Дөнья көтә игелек…

Надия Вәлиева,

Казан шәһәре