Энҗе Хөсәенова

Мин, Хөсәенова Энҗе Ирек кызы, 1996 елның 9 маенда Әтнә районы Бахтаче (Бактачы)
авылында, беренче бала булып, дөньяга килгәнмен. Үз авылымда башлангыч
белем алганнан соң укуымны С.Хәким исемендәге Күлле Киме урта
мәктәбендә дәвам иттем. Хәзерге көндә КФУның татар теле бүлегендә
өченче курста белем алам. Тирәнтен татар телен һәм кытай телен үзләштерәм.
Әтием Ирек озак еллар буе урман хуҗалыгында эшләде, әнием Рәмзия –
башлангыч сыйныфлар укытучысы. Минем уңышларыма сөенеп торучы
яраткан сеңлем Илүзә белән энем Ислам бар.
Укытучы һөнәренә тартылуым, бәлки, нәкъ менә әниемнән күчкәндер.
Шулай ук яраткан татар теле укытучым Хакимуллина Гөлсинә Габделхак
кызының да тәэсире зур булгандыр.
Мин туган телемне бик яратам, мәктәптә укыганда татар теленнән төрле
олимпиадаларга, конференцияләргә, конкурсларга йөрдем, мактаулы
урыннар алдым.
Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Зифа Кадырова,
әсәрләрен бик яратып укыйм. Илсөяр Ихсанова, Шәмсия Җиһангирова,
Халисә Ширмән шигырьләре күңелемә якын.

 Үзем дә шигырьләр язам. Иң беренче шигырьләремне 3 нче сыйныфта укыганда яздым. Әле дә хәтеремдә
мәктәптә укыганда “Йомшаккай” дип аталган шигыремне “Күчтәнәч”
тапшыруында укыганнар иде!

Мин үлеп авылга гашыйк! Авылымның җиләкле болыннарын, серле
урманнарын, киң басуларын, шифалы чишмә суларын, саф һавасын, эшчән
халкын үлеп яратам.
Җыеп кына әйткәндә, мин — иҗатка гашыйк гади бер авыл баласы!

Поделиться с друзьями
Куңел чыңы
Не копируйте текст!