Мин, Хәсәнова Фәридә Фәрит кызы, 1981 елның ямьле июнь аенда туганмын. Кечкенәдән бик кызыксынучан, яхшы хәтерле булганмын. Шуңа күрә РТСның балалар бакчасындагы тәрбиячем Бәширә апа Борһанова мине өлкән группада йөрүче балалар белән беррәттән рус теле дәресләренә кертеп утырткан. Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым дип әйтә алмыйм, “Сызым” мине, мин “Сызым”ны яратмадым. Татар теле дәресендә язуым ямьсез булу сәбәпле, иншалар язганда гел 5/4 була иде. Тора бара төзәлде… бәлки Роза Ахмиевна минем башка өстенлекләремне күреп язуга кул селтәгәндер, мәктәпне алтын медальга тәмамладым. 1998 ел, әниләр айлар буе хезмәт хакы алмый, иртәге көн билгесез…Укырга керергә кирәк. Хыял – табиб булу. Медуниверситетка якын килә торган түгел, ишектән керүгә “Сез коммерция бүлегенәме?” дип сорыйлар. Кайда ул, 38 мең түгел, 3 меңе дә төшкә генә кергән заман бит ул. Хыялда табиб булсам да, чынбарлыкта мал табибы булу белән кәнагәтъләнергә туры килде. Хәзерге акылларым булса…
Иҗатка килгәндә, барысы да такмак язудан башланды. Дәрестә, тәнәфестә, урамда нәрсә күрәм шуны шигырь итеп язып куям, я булмаса популяр җырларның сүзләрен үзгәртеп көн кадагына суккан темага такмак. Монысы мәктәптә укыганда. Казанга киткәч ничектер онытылды бу. Өч елдан соң кабат илһам килеп, елга берәр генә шигырь язгаладым. Ныклап торып 2003 елда керештем бугай, шул елларда “Әтнә таңы” битләрендә бастырыла башлады шигырьләрем.
Иҗатка мөнәсәбәтем бик әйбәт, минем өчен ул күңелемне бушату, юану чарасы. Шигырьләрем күбрәк ризасызлыктан туа, шатлыктан язганнары да булгалый. Язам, дип кенә яза алмыйм, үзеннән үзе туа ул. Бу халәтне сүзләр белән генә аңлата да алмыйм. Минем өчен сер бу. Чып-чын шигырьләр язам, дип тә әйтүе авыр. Дусларыма, укучыларга ошый дип беләм. “Ташла, иҗат синең өчен түгел!” дисәләр, “Минем өчен!” дип әйтеп, дәлилләр идем. Киләчәктә, шагыйрә булмасам да (минем өчен бик зур биеклек бу), үзем өчен булса да, күңелемне бушатыр өчен булса да язачакмын, Алла боерса!
Фәридә Хәсәнова
