Гөлфия Шиһапова

Икейөзлелекне яратмыйм…

   Мин 1984 елның 29 августында Әтнә районы Казак Үртәме авылында, дүртенче бала булып дөньяга туганмын. Авылыбыз кечкенә генә булса да, мин шул урамнарда яланаяк йөгереп уйнап үстем. Матурлыкка, ихласлыкка табигатьтән өйрәндем. Беренче шигырьләремне дә су буенда утырганда иҗат иттем.
   Күлле-Киме мәктәбендә урта белем алганнан соң,техникумга укырга кердем. Бухгалтер-экономист белгечлеге алдым.
Иҗатка килгәндә… Мин беркайчан да кеше алдында мактаныр өчен язмадым. Гел үзем өчен генә иҗат иттем. Шигырьләремне әниемә, мәктәптә укыганда татар теле укытучысына укыта идем. Шигырьләрем матбугатта басыла, интернет челтәрендә дә яратып укыйлар…
Кеше күп булган җирләрне, икейөзлелекне, тигезсезлекне яратмыйм. Шигырьләремдә кеше язмышларын,үземнең уй кичерешләремне чагылдырырга тырышам.Масаюны,кешеләрне түбәнсетеп карауны өнәмим. Күп шигырьләрем шул хакта.
   Хәзерге көндә булганына шөкер итеп, гаиләм белән Олы Әтнәдә яшибез. Илләребез тыныч булып,күңелләребез сафлыгын югалтмасын иде, дип телим.