Гөлсем Нәбиуллина

   Башкортстанның Караидел районы Байкы-Юныс авылында, 1959 елның 15 февраль көнендә, бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Гөлсем дип исем кушалар. Була шундый кешеләр, исемен ишетүгә үк бу адәм шагыйрь түгел микән, дип уйлап куясың. Исемендә җисеме. Гөлсемнең дә шулай. Әгәр аның кешелекле сыйфатларына бәя бирсәң, шигырьләренә тап килер. Шигырьләренең серен ачып карыйм дисәң, анда шагыйрәнең йөрәк хисләре, үз җәүһәрләре булган күңеле күренер.
   Гөлсем Кави кызы күптән яза. Шигырь язу кебек яшьлек мавыгуы вакыт узу белән ярты юлда тузып калмады, яшәү рәвешенә әйләнеп китте. Хәзер инде аны башка төрле итеп күз алдына да китереп булмый. Иҗат җимешләрендә авылча самимилек, хәтта беркатлылык сизелеп торса да, бу беркатлылык артында ихласлык, күңел сафлыгы, Ходай биргән тормышны шатлык белән яши белү ята.
   Гөлсем үзенең шигырьләрендә дөньякүләм кимчелекләрне җиңеп чыкмакчы булып кизәнми, гомумән, ул андый нәрсәләрне: яманлыкларны, кимчелек, шакшылыкларны аз күрә.Үле чүл уртасындагы оазис кебек үзенең ямьле-куанычлы, ак һәм пакъ дөньясын саклый белгән сирәк кеше ул. Югыйсә, аның язмышы да җиңел генә, бәла-казасыз үтмәгән. Ләкин ирен югалту, биш баланы ялгыз үстереп аякка бастыру аның күңеленә боеклык пәрдәсе яба алмаган. Мәхәббәт һәм тормышка мәдхия Гөлсемнең ике аргамагы, очар канатлары дияр идем дә, ләкин болар барысы да Ходайга барып тоташа. Гөлсем, мөслимәләр кебек, битен яулыкка яшереп йөрмәсә дә, күңелен Ходай хозурына шар ачкан кеше. Алчак холыклы, хуш күңелле, кешеләр белән җиңел аралашучы, дөнья белән син дә мин яшәүче ханым ул. Шуңа да шигырьләре җиңел, күңелчәк: сусаганга – су, кипшенгәнгә – җиләс җил, сагынучыга сәлам җыры кебек табигый гына булып рәхәтлек белән укыла.Аның шигерләре үзләре үк җырлап тора, үзәк өзгеч моңлы көй сорый.

   Шулай Гөлсем Үсәсе гөл үсәргә тиеш, тырыш, Гөлсем, тырыш!

Заһит Мурсиев, Башкортстан Язучылар Берлеге әгъзасы