Мин Балтач кызы. Балтач районы Алан авылыннан.Шигырьләр язам. Ара-тирә новелла сымаграк әйберләр дә иҗат итәм. Арча педагогия көллиятен тәмамладым. Теләче районында эшлим, читтән торып Казанда университетта укыйм. Шигырьләрне кулга ручка тотып яза белгәнче үк такмаклап утырганымны хәтерлим. Песигә багышланган иде ул. Шуннан шигырь яза беләм дигән уй калды башта. Кытыршы шигырьләр дә язылды. Алар күптән юк инде…
Гөлзилә Гафурова
