Гаилә

   “Яшәгән саен ярату көчәя генә ул”
Күшәр авылында гомер итүче Камилә апа белән Яхья абый әнә шулай диләр.

Дөнья булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Бик сабыр булсаң да, чыгырдан чыгара торган көннәре еш була гаилә тормышының. Я тегесе булмый, я монысы, акчасы да бик еш җитешми, вакыт дигәненә сыешып булмый, шуңа бала-чаганың мең төрле мәшәкате өстәлә. Әле бу тормыш күпкә җайланган заманда. Шөкер, хәзер кул белән кер дә юмыйбыз, күп кешедә савыт-саба юа торганына кадәр бар машинаның. Башкасын әйтеп тә тормыйм, токмач җәеп мәшәкатьләнәсе юк, кибеттә саталар, өйдә газ ягабыз, су кергән, кыскасы хатын-кызга эш күпкә җиңеләйгән. Район үзәгендә яшәүчеләрнең генә түгел, авылларда яшәүчеләрнең дә бик сирәге генә терлек асрый. Шулай булса да, сөеп-сөелеп кенә яшәп булмый…
Ә менә Камилә апа тынсыз итте. “60 ел яшәп бер сүзгә килгәнебез булмады безнең, Яхья мине аңлады, мин аны. Сүзсез аңлашкан вакытлар да күп булды. Без бер чор балалары, икебез дә бер авылдан, бер мәктәптә укыдык. Ә авыл кешесе берсен-берсе белә, шуңа күрә килен булып төшкәч ияләнергә читен булмады. Кайнанам Рәбига бик әйбәт кеше иде, әйтеп кеше ышанмас, гомер эчендә бер сүзгә килми яшәдек. Рәхмәт, урыны оҗмахта булсын, балаларымны үстереште. Ул мине, мин аны яраттым, улларын ярат та, ничек аның әнисен яратмыйсын ди. Кайнатам Әхмәтҗан сугышка киткән иде мин килгәндә. Яхъя күп сүзле түгел, карусыз, холкы тыныч. Гомер эчендә төрле чагы булгандыр, тик бер авыз авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Бар эшне бергә эшләдек. Мин белгәннән шофер булып эшләде, иртән чыгып китте, төнлә кайтып керде, ул чактагы юлларны сөйләп торасы юк, өй эше дә, бала мәшәкате дә миндә булды, әле әбиләр дә тәрбияләдем. Ярату көч биргәндер инде, яратып чыктым тормышка, яратып яшәдем, олыгайган саен бу хис көчәя генә, нинди сере бардыр инде аның. Миннән еш кына: “Яхья бик кызу бит, ничек бер тавышсыз яшисез сез?”,– дип сорадылар.

Мин гел әйтәм, балалар тормышка чыкканда да әйттем, бөтен борчу-мәшәкатегезне, эштә чыккан ачуыгызны капканың теге ягында калдырып керегез, дим. Без шулай яшәдек.

Яхъяның да ачуы капка артында калгандыр. Без шатлыкларны гына уртаклашып, киңәшләшеп гомер иттек, Аллага шөкер”, – дип сөйли 83 яшьлек, 37 ел балаларга башлангыч белем биргән дүрт бала анасы Камилә апа Мөхәммәтҗанова. Сабыр иткән чаклары да булгандыр, андый чакта ул әтисе Габдрахман, әнисе Гарифабануның “Без гомер буе яшәмәбез, кешеләргә бик игътибарлы бул, яхшы итеп сөйләшә бел, кешеләрне ярат, кешеләрне генә түгел, үзеңне дә ярата бел, олыларны хөрмәтләп яшә”, дигән сүзләренә тугры кала. Ишле гаиләдә төпчек бала булып үсү, бер-береңне кайгыртып яшәү дә файдага булгандыр. Декрет ялыннан бүтән, авыртып эш калдырганы булмый аның. Көндез мәктәптә эшли, төнлә колхозның сараенда, җитмеш килолы капчыкларны “уйнаткан” вакытлары була , “Хәзер дә шундый көч булсын иде ул”, дип елмаеп та ала.
Күбрәк Камилә апа сөйли, сүз тәмен белеп сөйли, ә без, Яхъя абый Закиров (язылышканда үз фамилияләрендә калганнар) белән тыңлап утырабыз, ул хатынының һәр сүзен җөпләп баш кагып тора. Дөресләп тә җибәрә. Кеше сөйләсә ышанып та бетмәс идем, үзем күргәч шаккатып, “Сөбханалла”, дип карап утырдым. Спектакль дә уйнап була кеше барында, тик бер-береңә булган наз, ягымлы караш, ярату тулы күзләр ясалма була алмый. Аерым-аерым да сөйләштереп карадым, тагын да гаҗәпкә калдым, бер үк сорауга бер үк төрле җавап.

Камилә апа сөйләсен дә ди, ул хатын-кыз, хис кешесе, ә монда Яхъя абый: “Яратып өйләндем, яратып яшәдем, хәзер көчлерәк тә яратам бугай әле.

Бер сүздән аңлашып яшәдек, мәктәптә укучыларын да укытты, әнине дә бакты, балалар да тәрбияле булды. Мин генә түгел, авыл халкы да яратты аны. Әле менә кунакка алып китәм сине, әти, дип кайткан иде кызыбыз Зөлфия. Әби җибәрмәде, атагыздан башка бер көн дә торыр хәлем юк, ди. Беләсеңме ничек рәхәт ишетүе,”– ди хуҗа кеше.
– Миннән бер яшькә олы бабай, мин 3 класста укыганда шигырь сөйлим, Яхья 4 класста укый ул чакта, минем сөйләгәнне тыңлап тора икән, торган да:”Мин бу кызга өйләнермен ахыры”, дип әйтеп куйган. Фәрештәләрнең “Амиин,” дигән сәгатенә туры килгән. Өйләнештек, матур итеп яшәдек, Ходай тигезлектән аермасын, картлыгы бигрәк тә кадерле аның, бер-береңә тагын да кирәгрәк буласың икән – ди Камилә апа.
Төзек авыл йорты, җитеш тормыш. Үзләре дә, балалар да, оныклар да сыярлык. Алай гына да түгел, дөнья сыя торган йорт бу, чөнки күңелләре шундый иркен. Өй түрендә ике шәҗәрә, берсе – Камилә апаныкы, икенчесе – Яхъя абыйныкы. Балалары бүләк иткәннәр. Тугыз оныкның, биш оныкчыкның, алтынчысы туасы, фоторәсемнәрен кадерләп саклый әби-бабай. Ә тәрәз төбендә – гөлләр, ниндие генә юк, арасында укучыларының бүләге дә бар, барысы да шау чәчәктә. Үзләренең күңелләре дә аларга бик тәңгәл. Тормышның суык җилләре генә вакытыннан алда коймасын иде ул чәчкәләрне…

   Сүрия МИНГАТИНА