Гомер очы – күмер

  Мәгънәсез  үткән гомер… 

     Үзенең бу дөньяда ни эшләгәнен күрмичә берәү дә дөньядан үтмәс.

Мөхәммәтгаләйһиссәлам.

 

   Тугызынчы дистәсен түгәрәкләүче, гәүдәсе тормыш сынауларына каршы торып бөкрәйгән, аягын көч-хәл белән сөйрәп, үзалдына истә калган догаларын кабатлаучы  Галимә карчыкның йөзе кәфендәй ак, ә кызы сөйрәп диярлек барган кулы үзе белән бергә калтырый. Туктап хәл алырга да бирми, баруы бару.  Читтән карап торган кешенең җаны иңрәр, миһербанлысы “Нишлисез, олы кеше бит ул”, дип әйтер иде. Күптәнге таныш, бөтенләй дияр үк үзгәрмәгән шыксыз бу бинага кергәндә, күңеле белән нәрсәгәдер ,өметләнеп, әнә шулай чит-яттан яклау эзләде аның йөрәге. Тик  юк шул, кешесе дә очрамый бит аның, рәхмәт төшкере, очрамый, күрәчәкне узып булмады, булмады.

   Менә ул да барып керде бу йортка, заманасында барын да йотардай булган Галимә дә бөкрәйде, бүген менә үзе дә кирәксез. Ашыйсы ризыгың бетмәсә, үлеп тә булмый икән шул, гомерең бетмәсә булмый. Баштанаяк тормышларын корып биргән кызына да, улына да сыймады. Киленнең дә түземе бетте. Үзен дә картлар йортына китереп аттылар. Кызы бит, кызы китерде, килене булса да бу кадәр авыр булмас иде. Ә биредә тыныч, дүрт стена. Алар да өйнекеннән аерыла икән. Мондагылардан суык бөркелә, болай да өшегән җанны калтырата. Аңа да ияләнелә. Җиңеллек тә алган кебек буласың, ике сүзнең берсендә кычкырмыйлар, тотып җилтерәтмиләр, кайчан ашарга бирерләр икән дип тә ачтан тилмерәсе юк. Барыннан да бигрәк ул ирекле, бикләп тотмыйлар, кереп-чыгып үз ишләре белән аралаша ала.  Теләгән вакытында ятып хәл алырга мөмкин, моның өчен берәү дә сине гаепләми.

   “Ник эшләмисең, әрәмтамак?” дип кычкыручы да, төнәлеп  киткәндә  сискәнеп торып утырасы да юк. Аллага шөкер, торыр җире, түбәсе бар. Барын бар, тик … бугазга төер тыгыла, сәер халәт, шуңадыр сөйләшүче юк, һәркем бер ноктага карап уйга баткан, ара-тирә иреннәр генә кыймылдый. Тик берәү дә берсенекен берсе ишетми. Һәркемнең үз хәле хәл, бар да нәүмиз.

   

   “Әни”, дип тә, “Әби”, дип тә килеп дәшмиләр, Галимәнең дә  берәүгә дә кирәге калмаган, аны юкка чыгардылар, үзенчә әйтсәк, котылдылар. “Нәрсә эшләдем мин”,  дип көрсенгән Галимә карчыкка торган нигезенең җылысы җитми бүген, гәүдәсе белән шуңа калтырана.              

   Әбине кая куйдың?…

    Кайнанасы Галиябануның да ул киткәч, җаны әнә шулай сыкрагандыр, ә Галимә  уйламады да. Үз куллары белән әнә шулай сөйрәп диярлек алып кергән иде картлар йортына, мең дә бер сәбәп табып урнаштырды. Юха елан белән бер иде шул. Куанганы әле дә хәтерендә. Иңеннән таулар төшкән кебек булган иде. Балаларының “Әбине  кая куйдың?” дип өзгәләнүләрен дә ишетмәде. Оялмады да. Ояла белмәде.  Карчык булмагач, бер мәшәкате дә  калмады, алайса юасы, ашатасы күпме иде. Әле җитмәсә күзен акайтып, әллә ниләр мыгырдый. Чыгарырга куша, кая сиксәнгә караган карчык артыннан йөрсен, ничек вакыт тапсын Галимә, 5–6 кибетен карасынмы, акчасын санасынмы, товарга йөрсенме, дөнья куасы  бар иде.

   Иренең  “Алай итмик, әни бит, рәнҗешен кая куярбыз”, дигәненә дә, “Курыксаң, әнә үзең бак”, дип кенә кычкырды. Кулыннан эш килмәгән ул мәхлүк нишләсен, кая барсын, аның да авызы шапылдый, тутырырга кирәк, ә туйдыручысы – Галимә. Үзе кебек акча таба алмагач, заводның юк-бар акчасын хезмәт хакына да санамады. Акчаны көрәп алмаган ир кисәгенең ни үзе дә, ни сүзе. Шулай дип яшәде хатын, ә дөнья белән эш итә белә иде. Бөтенесен берьюлы кочаклыйсы килде. Үзе мут, сүзе үтә, матурлыгы бар, чая. Гүргә керергә вакыты җиткән карчыкка түгел, малае белән кызына да вакыты тигәндә тиде, юкта юк. Әнә шул ир кисәге барлады аларны. Шуңадыр әни дип тә белмәделәр аны, квартирант булып гомер сөрде. Кайтса кайтты, кайтмаганда юк.

гомер

   Ирләре күп булды, рәхәтләнеп типтерде, яши белде – фәлсәфәсе шуннан артыкка җитмәде. Бай хатынны яраттылар, яраттыра белә иде. Ә төн үткәргән, күпме җан җылысы түгелгән чит ирләрнең исемнәре дә хәтерендә калмаган. Ул чакта үзе түгел, акчасы гына кирәк икәнен аңларлык түгел иде шул, акыл дигәнең дә акча белән янәшә яшәмәгән, әллә Галимәнең үзен чит иткәнме? Хәер, акыл кирәк тә түгел иде, аралашканнары бар да үзе кебекләр, әле аннан дә кәттәләре бар. “Ты что, Галь, ул әбине карап ятасың, государство за что, шул хөкүмәтне баеткан бит алар, безнең кебек үзләре өчен эшләмәгәннәр, пусть хәзер карасын“, дип юлын да күрсәттеләр. Бу юл аның өчен үтә дә кулай булды, ничек үзе белмәгәненә аптырады.

   “Өемдә генә үлим”, дип ялварган кайнанасының сүзен дә ишетмәде. “Миннән соң да яшисегез бар, нигеземнән чыгармагыз”, дип ялварган карчыкның сүзен дә ишетмәмешкә салышкан иде,  кылт итеп менә тагын, картлар йортында  үзенең җаны үксеп, сулкылдап  утырган бер мәлдә, кабат исенә төште. Мамыкка төрелмәгән булган ич йөрәге, үзенә килеп тигәч, селкенде, бар да яңарды.

 

   Акланасы да килә хәтта, тик аның гамәлләрен акларлыклары гына табылмады. “Миннән соң да яшисегез бар”, дигән.  Каргамаган, кычкырмаган, акыллы карчык булган,  җан ачысын да җиткерә белгән. Ә Галимә кайнанасының  ничек вафат булганын да белми, күпме яшәгәне белән дә кызыксынмады. Ничек җир күтәреп тора икән үзен?! Юл фаҗигасенә очрап үлгән ире Галимҗан да рәнҗегәндер. Сиздермәсә дә, күрде бит әнисеннән соң газапланганын. Ә балалар, хәер, алар өчен дә беркем булмаган Галимә, иң ачысы да әнә шул. Шуның әҗерен күрә бүген.     

   Гомер очы – күмер

   Ә бит яши беләм, дип уйлады. Болай булырга тиеш түгел иде аның картлыгы, мондый көн турында хыялланмады ул. Ике катлы йорт шатлыктан, бала-чага тавышыннан гөрләп торырга тиеш иде, менә шул йортына да сыйдырмадылар аны. Ә бит бөтенесе дә ул тапкан акчага корылды. Эшләмәде түгел, эшләде Галимә. Әхлагын онытса да, булдырам, дип тырышты. Мәскәү юлыннан кайтып кермәде, сумка-сумка товар өстерәп, тормыш йөген тартып арыган вакытлары булмаган дисеңмени, кешегә яраган, күпмесенең көен көйләгән… , тик болар берсе дә дөрес булмаган, әдәп кысаларына сыймаган.

   Дөнья мәшәкате белән дин барын да оныткан. Тәүбәгә килмәгән. Әбисе сабый чакта күпме догалар  өйрәтте, югыйсә, күңелдән сөйли иде. Кайчан онытты соң ул аларны. Тормышы көйгә салынып, акча исәпли башлагачмы? Әллә инде оятны онытып чит ятакка яткандамы? Иреннән узып йорт төзегәндәме?..  Шулчакта туктап, бөтенесен уйлап карыйсы калган да бит.  Күпме ялгыш: иң элек үзенең хатын-кыз, ана икәнен оныткан Галимә, ул көчсез булса ире дә бәлки селкенгән булыр иде, тормышын алып барса, аның да кадере артыр иде. Бәлки тилмергән балаларына ана җылысын да бирә алган булыр иде. Үзе дә гомер буе иреннән бер җылы сүз ишетергә теләп тилмермәс иде. “Иде”ләр бик күп шул, ә гомернең соңгы көне җиткән, кайтарып та ала торган түгел, үзгәртеп тә булмый. Ә җанын утлы күмер телепме телә, үкенеч тә үкенеч. Искә ала торган куанычлы, татлы хатирәләр нишләп бик аз соң, ник бер дә исенә төшерә алмый…

   Картлар йортының дүрт кеше тора торган бүлмәсенең бер караңгы почмагында хәлсез, ябык гәүдәле, күзләре эчкә баткан, заманында ак төстә булып саргайган яулык бәйләгән, кулларын кая куярга белми җәфаланган, нишләргә белмәгән бу карчыкка карап берәү дә Галимәне танымас, аның тәүбәгә килүенә ышанмас иде. “Үземә сорамыйм, балаларыма, оныкларыма тәүфыйк бир, минем ялгышларымны кабатламасыннар, картлык көннәрендә аларны үз балаларыннан аерма!” дип, Аллаһы Тәгаләгә ялваруына ул үзе дә әле ышана алмый.

(Тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылса да, язмамның персонажлары безнең район кешеләре түгел).

 





Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о