Иҗат

   Белгәннәрдән өйрәнергә исәп…

   Җомга көнне, Арчаның Казан арты тарих-этнография музеенда республикабызның Казан арты районнарында эшләп килгән берләшмәләргә йөрүчеләр, “Ызандашлар”төркеме вәкилләре очрашты. Без, әтнәләр дә катнаштык бу чарада.

Сүрия МИНГАТИНА

   Хәтерлисездер Әтнәбезгә Арчаның “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөреп, шигырь хикәя язучылар килгән иде. Үзебезнең Әтнә җирлегендә алар белән аралашып, фикерләр алышкан идек.Иҗатка бер кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә, байтак кына сөйләшсәк тә, ул очрашу безгә җитеп бетмәде, күңел үрсәләнде, җан риза булмады. Мондый хисне без генә кичермәгәнбез, ике-өч көннән соң “Каурый каләм”нәр белән тагын киңәшләшеп алдык, “Ничектер сөйләшәсе, очрашасы иде бит…”, дигән җөмлә кат-кат әйтелгәч, замана технологияләре искә төште. Кәрәзле телефоннарда ватсап бар, менә шунда “Ызандашлар” дигән төркем-чат оешты. “Контактта”да шул исемдәге төркем барлыкка килде. Әлеге аралашуга менә шушы Казан арты районнарында иҗат итүче үзешчән шагыйрьләр, берләшмәләргә йөрмәүчеләр дә кушылды. Юктан гына башланган кебек иде, тора-бара файдасын да күрә башладык. Аралашу белән бергә язучыларның әсәрләре, шигырьләре шушы төркемгә куелды: башта укыдык, мактау сүзләре әйтелде. Соңрак камилләшә башладыкмы, бер-беребезгә таләпләр кырысланды, кимчелекләрен әйтеп, килеп җитмәгән урыннар күрсәтелде. Берәү-берәүгә үпкәләми, килешеп, бер-беребезгә булышып аралашуны дәвам иттек. Виртуаль аралашу булса да, аның үз бәйгеләре булды, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова ”Гәрәбә” бәйгесе игълан итеп, аның җиңүчеләре билгеләнде. Алай гына да түгел, урыннар бирелде, бүләкләрен шагыйрә үзе алып, үзе тапшырды. Безнең Гөлүсә Батталова иң югары бәягә ия булып, гран при алды. Әлеге аралашу төркемендә безнең Әтнәдән тагын Фәридә Хәсәнова, Әлфира Мәһдиева, Раилә Нигъмәтҗанова, Азат Хәкимҗанов, Гөлүсә Галимҗанова … бар. Аралаша торгач, бер-беребезне күрәсе, кара-каршы утырып сөйләшәсе килү теләге дә көчәйде. Әлеге теләкне безнең күңелләрне кузгатучылар, районнар саен йөреп, күршеләрнең эше белән танышучы арчалар күтәреп алды. Башлаган эшләренә йомгак та ясау теләге белән бу юлы барыбызны да үзләренә кунакка дәштеләр. Һәр районнан өч кеше: берсе берләшмә җитәкчесе, ике иҗат итүче чакырылды. ТНВның “Манзара” тапшыруын әзерләүчеләр, журналистлар кайту — әлеге чараның тиктомалдан гына узмаганын, безнең кызык өчен генә җыелмаганыбызны раслый.
   Без, иҗат сөючеләр, менә шул рәвешле очраштык. Күбебез таныш, бер-беребезне күреп белмәүчеләр фоторәсемнәр буенча эзләп табыштык.
   Түгәрәк өстәл, мул табыннар артында барган сөйләшүне Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов башлап җибәрде, Арча районы башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары Рамил Гарифуллин сәламләп, Арчада иҗат итүчеләр, бу төбәктән чыккан язучылар, аларга булган мөнәсәбәт, бер ел эчендә күпме китап чыгарылуы, нинди чаралар уздырылуы белән таныштырды. Вакыты тыгыз, эше күп булгандыр, шулай да ул безнең белән өч сәгатьтән артык аралашырга вакыт тапты. Каләм тотучы үзенә булган игътибарны күрмиме соң, без дә бүгенге көндә Арча районыннан сиксәнләп язучы чыгуына, аның кырыкка якыны Язучылар берлегендә булуына аптырамадык. “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова чыгыш ясаганда исә да алар өчен куанып утырдык, чөнки өйрәнергә үрнәк бар. Кирәк булса ярдәм сорап була, киң күңелле алар. Менә шулай бер-беребезне өйрәндек. Иң куандырганы: табын түрендә хөрмәтле җитәкчеләр белән бергә ТР язучылар берлеге әгъзасы, академик, профессор, язучы-шагыйрь Рифат Җамал улы Корбанов та безнең арада. Ә безнең өчен бу бик мөһим, чөнки авырткан “җирләр” инде билгеле, эшләнеп җитмәгәннәрне үзебез дә беләбез, камилләшәсе килә, ә моның өчен чын язучы- шагыйрьләрнең ярдәме, киңәше, юл күрсәтүе, ара-тирә җитәкләп барулары да кирәк. Бәлки күбрәк тә телибездер, тик язучыларыбызның олы яшьтә булуларын исәпләп, һәркемнең үз казанында кайнап, үз иҗатын гына күрүе хакында уйласак, бергә эшләү кирәклеге бәхәссез. Аннан соң үсәр, камилләшер өчен тәнкыйтьченең бәяләмәсе дә бик мөһим. Табын артында бу хакта да сөйләштек. Аралашу барышында Рифат Җамал улының аңлатма бирүләре, киңәш фикерләре дә бик урынлы булды.
Дүрт сәгать дәвамында барган бу очрашу безнең үзебез өчен файдага булды. Биектау, Саба, Кукмара, Арча, Балтач районнарында яшәп иҗат итүчеләрнең һәркайсының үз эш алымнары бар. Тәҗрибә уртаклашу, өйрәнү, камилләшү өчен мондый очрашуларның ни дәрәҗәдә мөһимлеге язмасам да аңлашыла. Ә Рифат Җамал улының кайткач Язучылар берлегендә әйтеләсе фикер-тәкъдимнәре безне аеруча куандырды. Чөнки ул безне аңлады…
   Ә Арчаларның бу чараны зурайтып, “Бәлки Тукай туган көн алдыннан фестиваль итеп үткәреп булыр, бу хакта уйлашырбыз”,- диюләре азрак үсендереп тә җибәрде. Иҗат итүчеләргә менә шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтеп таралыштык. Таралыштык кына, ә фикер алышулар әле дәвам итә. Чөнки, әйтер сүзләр һаман әйтелеп бетмәгән…