Икекөнлек дөнья

Әвереләбез түгелме без таш күңелгә?
Ис тә китми кайгы килсә чит кешегә…

Кызганмыйбыз гарипләрне, мохтаҗларны
Үз илендә сугыш чыгып куылганны…

Бер тиенгә саранланып бикләнәбез,
Әллә үзебез дә берәр хастамы, без?

Онытабыз туганлыкны, тугрылыкны
Әти-Әни хакы, хәтта, онытылды…

Булганына күптән инде шөкер итми
Яши кеше, дөнья куа — һаман җитми!

Үлем килеп бугазласа, көтмәгәндә
Искә төшә «Алла» сүзе бер мизгелдә,

Дога кыла череп баеп беткәннәре,
Кемнәрнедер мыскыл итеп сүккәннәре…

Онытылмасын иде: күңел тынычлыгын алыр,
Яхшы гамәл кылып яшәр гомер бары….

Икекөнлек дөньяң сиңа ни өйрәтә?! 
Акыл керсен…Сафлансыннар күңелләр дә!

Гөлфия Шиһапова