Исәнме…

Исәнме, бу бит – син!
– Исәнме, әйе, мин!
(Юл чатында, еллар аша килеп,
басып торабыз… өн бу, өн!)
– Ә син үзгәрмәгән… шул ук күзләр…

– Олыгайдык… җыерчыклы йөзләр…
(«Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр»).
– Ничек икән анда без утырткан
пар каен?
– Яшьләр җыела бугай,
язлар җиткән саен.
(«Ничек булсын? Төнге күкне уйла,
нишләр иде, югалтса аен?»)
– Ә мин онытмадым… исәр,
дисеңме?
– Әниең ничек? Хәле? Исәнме?
(«Әллә мине оныткандыр дисеңме?
Улым йөртә синең исемне»).
– Аерыласым килми…
җибәрәсе килми кулың…
– Сау бул! Бәхеткә төренсен
үтәсе юлың.
(«Сизмәдең шул…
гомер буе сине көтәм…
Раббым, очраштырмасаң иде
бүтән…»)

Ландыш Габдрахманова