Изге имән

 

Ашыт буе — яшел хәтфә үлән,
Тау башында тора ялгыз имән.
Ә каршыда үсә яп-яшь урман
Агачларга сайрар кошлар кунган.

Кушымта:

Әй, меңьеллык олы мәгърур имән!
Сиңа башын иеп күпләр килгән.
Көнләшмә син картлач, изге имән,
Каен кызын усак егетеннән.

Калатауда нәкъ меңьеллык тарих… 
Моңа шаһит безнең изге имән.
Төркиләрнең иген игүләрен,
Йола-бәйрәмнәрен имән күргән.

Кушымта шул ук

Көнләшсә дә имән һаман ялгыз,
Изге каберләрне тора саклап.
Күпме татар улы башын салды,
Туган ватаныбыз данын яклап.

Кушымта

Әй меңьеллык, олы мәгърур имән,
Синең башың инде күпне күргән.
Яшә әле, телим сиңа, имән,
Озын гомер, керсез күңелемнән.

Равил САДРИЕВ
Әтнә, Күәм.

Май, 2007.