Изгелек

   Әтиемнең сеңлесе ул!
Ныклап уйланмаган да, гел янәшә атлаган Нурхадә апа. Шатлыгы да, көенече дә, сөенече дә аның белән бәйле. Аның кызы да түгел үзем, ә урыны – йөрәкнең түрендә.

Балачак. Өченче класста укыйм. Теш сызлый, әни больницага алып китте. Җәяүләп чыгып киттек, язгы ташу юлны өзгән, машиналар йөри алмый, хәзерге юллар түгел. Арганмындыр, больницаның кухнясында пешерүче булып эшләүче Нурхадә апа елмаеп каршы алды, кухняга кертеп утыртты. Хәл алдым, үзе табиб белән сөйләшергә чыгып китте. Тәлгать абый тешне алганда да янәшәдә апа торды. Шулай ияләнелгән, без авырып китә калсак, башта гел аның янына барабыз. Я булмаса безне гел аңа калдырып китәләр, апа табиблар белән сөйләшеп безне күрсәтә. Зыянлы булмаса кайтарып җибәрәләр, я больницага салып дәвалыйлар. Яшүсмер чорына аяк баскач, айдан артык больницада дәваланырга туры килде. Менә шул чакта мин Нурхадә апаның безнең өчен генә түгел, бар кеше өчен дә кадерле икәнен белдем. Яраталар иде аны. Аллага шөкер, Олы Әтнәдә яшәүче апам, Нурхадә Рәүф кызы Хөснетдинова исән. Лаеклы ялда булгач кына ул чакларны “иде”, дип искә алам. Яратмаслык та түгел, әтиемнең төпчек сеңелесенең ашарга өләшергә кергән вакытын көтеп алалар, чөнки ул авыруларга бер бәйрәм ясап чыгып китә.

“Үзе көлә, йөзе көлә. Ничек бу камыр ризыкларын пешереп өлгерә икән бу, тәмлелекләре, бик күп бит без…”, — дип мактап, апа пешергән ризыкларны тәмләп ашау ничә еллардан соң да онытылмый.

Гел сагынып искә алалар. Я күзикмәк, я пәрәмәч, я кабартма… бар кешегә дә җитәрлек. Без ашаганда авыруларның хәлен сорашып, уен-көлке сөйләшеп көлдерергә дә өлгерә. Берәрсенә ярдәм кирәксә, Нурхадә апа – беренче! Кемдә нинди аш, нинди туй – апаны чакыралар. Иренми, карышмый. Киңәшен бирә. Ихлас.
Әнинең энемне табарга балага авырган чагы. “Хәле әйбәт түгел, аның югалтты…”– дип, табиблар чабыша. Ак халатын киеп Нурхадә апа кереп китә, бәлки керергә тиеш тә булмагандыр, чыгарга кушалар. “Чыкмыйм, ул яшәргә тиеш, мин абый белән туган апаның яхшылыкларын күп күрдем, туган апа әзерләгән сандык белән кияүгә килдем, никахыма да, туема да абый белән апа килде… “Аңына кил, балаңны үзең тап, үзең үстер, игелен дә үзен күрерсең”,– дип, әнине тотып җилтерәткәнен соңрак белдек. “Нурхадәнең ачыйгланып кычкырган тавышына аңыма килдем”, – дип, күз яшен сөртә-сөртә әниебез еш искә ала.
Үзем 22 ел элек кызымны тапканнан соң да, иң беренче булып апа кереп хәлемне белде, аның елмаюлы йөзе гел истә. Кызымны бала тудыру йортыннан алып чыккач та, туры Нурхадә апа үзләренә алып кайтты. Мәшәкать дип тормыйча, табын әзерләп, мулла чакырып, балага исем куштырып, бәби мунчасын ягып, әти-әниемне шул табын артына китереп утыртучы да әтиемнең сеңелесе. Үз балаңны гына шулай каршылыйсың югыйсә. “Минем әнием иртә үлде, 11 яшемдә әнидән калдым, аның кабере өсләренә ятып елаган чакларым күп булды, зираттан ачулана-ачулана алып кайталар иде. Күп талкындым. Туган апа белән абыйның яхшылыгын гомер онытасым юк, минем дә азрак яхшылыгым тисен, өемнең түрендә утыртасым килде аларны…”, – дип гаҗәпкә калдырды. Авыр вакытта үзеңә таба сузылган кул гомер буе онытылмый.
Нурхадә апаның яхшылыклары да гел истә.

Апасының 30 яшьлек улы үлгән хәбәр барыбызны да тетрәндерде.

Хатирә апаларның Казанга күчеп йөргән вакытлары, угы-чугы, нишләрләр, дип борчылабыз. Нурхадә апа тагын иңен куйды. Энебез Ринатның җәсәде Ташкенттан Нурхадә апа өенә кайтты. Зурлап озаттык, ашларын да Нурхадә апа үткәрде. Бу кешелеклелеген дә аны яхшы белгәнгә гадәти итеп кабул иттек. Туган җанлы апабызның тагын бер яхшылыгы йөрәкнең түренә кереп утырды. Менә ничек итеп яшәргә кирәк, тик шулкадәр шәфкатьлелекне кайдан аласы… Ә юмартлыгы… Нурхадә апа, диюгә без, балаларның күз алдына, иң элек сөт белән каймактан пешерелгән конфет, тәм-томнар килә иде. Ул күчтәнәчләр бар кешегә дә җитәрлек пешерелә. Күәмдә туганнары күп, берсен дә аерып калдырмый, тигез күрә. Хәмбәл җизни дә үзе кебек берәүдән дә жәлләми.
Әтнәгә кайтып төпләндек. Бәхет елмайса елмая ул, Нурхадә апа янәшәсендә генә яшәү бәхете насыйп булды. Без юлның өстәге ягында, ул астагы якта урнашкан. Ә яңа нигез корган кешегә гел нидер җитеп бетми, кыскасы артыгы юк. Нурхадә апага төшкән саен нидер ияреп менә, он ала торган чүмеч, варенье кайната торган калак… барысын санап та бетерә торган түгел. Кайтырга җыена башлауга җизнинең бер җөмләсе әйтелә: “Сөт бирдеңме? Каймагын да тык…”. Больницада ат җигүче булып эшләгән Хәмбәл абыйга шундый мәрхәмәтлелек кайдан килгәндер, алар шулкадәр охшаш пар иделәр. Урыны оҗмахта булсын, иртәрәк китте. Зурлап озаттык, ат җигүче генә булып эшләгән иде, дәү түрәләр килде озатырга. Изгелек онытылмый икән, хәтер исән…
Аллага шөкер, Нурхадә апабыз бәхетле картлык кичерә. Бар дөньяга чәчелгән изгелекләренең игелеге кайта бүген. 75 яшьлек юбилеен да “Әни”, дип өзелеп торган улы Хәйдәр, кызы Гөлнара, килене Диләрә, кияве Сергей, оныклары, Динар, Руслан, Артур, туганнары янәшәсендә каршылады ул. Киләчәге дә шулай булып, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлеген биреп, тагын да бәхетлерәк картлык насыйп итсен иде. Чөнки ул безнең барыбызга да бик кадерле, урыны һәркайсыбызның йөрәк түрендә!

Сүрия МИНГАТИНА