Күңел бураннары

Урам уртасында басып торам,
Чәчләремне буран аралый.
Нахак сүзләр, салкын усал караш,
Йөрәгемне меңенче кат инде,
Төзәлмәслек итеп яралый.

Буран салкын түгел, ул да аңлый,
Сүзләремне тыңлый …ым кагып.
Качар идем бүген дөньям онытып,
Шушы бураннарга уралып.

Җиңеләер иде газапларым,
Очар идем чиксез галәмгә.
Күңел бураннары бик авыр шул,
Яза алмый хәтта каләм дә!!!

Фәрдия ТӨХФӘТУЛЛИНА
Күәм авылы 

 

Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о