«Күңел чыңы»

Төркемгә карыйм да — сокланам,
Матур шигырьләр туа!
«Күңел чыңы» — син яралган
Урын —  Әтнә була!

Кызлар яза сөю-мәхәббәтне,
Өлкәннәре — инде  сагышны.
Яшьләр язган йөрәкләргә керә
Ә үткәннәр — биг(е)рәк сагышлы!

Табигатьне яза яп-яшь кызлар
Аңлыйлармы икән барысын?
Сокланып,йотылып укыйсың ,
Илдә дә шушындый бармы соң?

Ашытларга барсам мин һәрвакыт,
Елга буйларыннан йөримен.
Көйләр көйләп, такмак әйтәм:
Үз елгам, үз болыным, үз илем!

Эчәр суың, язмыш читтә булгач,
Йөретә сине җилкән тутырып.
Изгеләрнең зиратына барып,
Дога кылар идем утырып…

,,Күңел чыңы»синең белән бергә,
Иҗат итәм тормыш турында!
Җилпенсәм,кайрылган канатым,
Коенам якты моң нурында!

Илдар Мөбәрәкшин,

Әйшияз авылы