Күрми калдым җәйне…

Миләшләргә инде бал кергән,
Каеннарга алтын төс иңгән.
Көзнең күчтәнәче ни булыр,
Нәрсә алып килер? Кем белгән…

Кичә генә шау чәчәктә иде,
Кай арада балан өлгергән…
Күрми калдым җәйне, бизәнгән дә
Көзгә каршы чыгып йөгергән.

Мин генәме көздә тилереп,
Җәй челләсен сагынып тилмергән?
Кире кайтмас инде бу җәйләр,
Миләшләргә инде бал кергән…

Фәридә ХӘСӘНОВА