Күшәрем

Сабый чагым нәни кулын изәп
Чакыра күк туып үскән якка.
Көлдә пешкән бәрәңгеләр калган,
Олы учак янган төнге ярга.

Авылымның бөдрә каеннары,
Су сыйпаган елак таллары,
Дәшә яланаяк йөргән сукмак,
Җир җиләкләренең тәмнәре…
Бала чактан, хыял аръягыннан
Чишмәм дәшә, болын, тугайларым.
Әнкәм кебек: «Кайтчы, балам!»- дия
Йөрәгемә сеңгән туган ягым.
Син бит -тормыш арбамның кендеге,
Син бит- якты дөньямның күчәре.
Күңелләрдә йолдыздай балкыйсың
Туган авылым минем, Күшәрем.
Рүзия Камаева