Көтелгән китап

   Бер йотым булса да, күптән көткән бәхет булды бу китап. Әтнә районы халкы гына да түгел, Гөлүсәне сабый чагыннан белгән, Госманова вакытында язган шигырьләрен укып сокланган, аның сүзләренә язылган җырларны яратып тыңлаган, Батталова булгач иҗат иткән саллы шигырьләрен укып, мең мәртәбәләр уйланган, сокланган, “Их, китабын чыгарасы иде бит”, дип хыялланган укучыларының бәхете бер йотым гына була алмас. Бу китап безнең өчен бер утыруда бер йотым итеп укырлык, әйтеп бетергесез зур шатлык булды. Чөнки, Гөлүсә — Үзебезнеке! Ә тәүге китапның Татарстан китап нәшрияты тарафыннан басылып, тиражының 1700 данә булуы шагыйрәнең дәрәҗәсен, иҗатының ни дәрәҗәдә бәяләнүен күрсәтә.

 «Чынбарлык бит бу!»

   Гөлүсәнең тәүге шигырьләрен укучы, белсәм-белмәсәм киңәшләремне бирүче, азрак юл күрсәтүче, соңрак “Әтнә таңы”нда бергә эшләүче хезмәттәше, һәм хәзер бер гаилә кешесе (Гөлүсә минем бертуган энем Алмазның хатыны), “Күңел чыңы” түгәрәгендә бергәләп иҗат итүче, аның һәр шигыре өчен куанучы буларак, бу китап дөнья күрү минем өчен, безнең гаиләбез өчен олы куаныч булды. “Бер йотым бәхет”не күтәреп йөргән көн әле. Кабат-кабат укып, ятлап бетерә язган шигырьләрне тагын бер күздән уздырып, “Чынбарлык бит бу, сөбханалла, җиңел аяктан булсын, китапка китап өстәлсен дип шатланган мәл… 76 яшьлек әнием Һиндиянең: “Ничекләр язып бетерде икән, җырлап тора, бик җиңелчә эшли бар эшне, калган китапларын да шулай җиңелдән чыгарсын, миңа да күрергә, укырга насыйп булсын”, дип бәяләгән мәле…

    “Бер йотым бәхет”- тәүге шатлыгыбыз. Гөлүсәнең кем икәнен, ничек иҗат иткәнен язып тору да кирәкмәс кебек, чөнки барыбыз да беләбез. Мөгаллиме – дәрәҗәле.

“Мөгаллимең кем, дип сорасалар…

Милләтемнең исемен дә әйтү җитә!

Аң-белемле, мәгърифәтче Каурый каләм

Чал тарихтан мәңгелеккә илтә! – дип яза ул.

    Безнең бәя – безнеке булыр, ә менә укучыларыбызга Гөлүсә турында бөекләр язган фикерне дә җиткерәсе килә. Кат-кат укыгыз, үзем шулай сокланып, сөенеп укыдым.

  Фидаи рухлы кызый

   Әллә каян гына килеп чыкты кебек бу кызый… «Бер төркем яшь шагыйрьләр, шагыйрәләр шау кузгатып, мәйдан даулаган вакытта син кайда идең?» — дип сорыйсы килә үзеннән. Хәер, нигә сорарга. Иҗат сәгатенең кайчан сугасы Ходай ихтыярында. Ә теге… Исемен яңгыраткан яшьләргә «Мәрхәбә!» дип хуплап, куанып, сокланып карасак та, каядыр күңел төпкелендә тәшвишле сагаю да бар иде бит… Шигъри тәлгәшләре бай, телләре йөгерек, үрә беләләр сүз йомгагын! Ә менә эчке иман, халык бәгыренә ялганган җан идеясе, милләтнең кан тибешенә тоташкан әрнү килерме боларга, әллә инде кыйбласыз, гидай шигъриятне үз итеп яшәп китәрләрме, дигән шик- шөбһәгә калган чаклар да булды. Бу шик-сагаю болыты әле дә таралып бетмәгән… Инде бүтән булмас…дип, яңалык көтү нәфесен тыеп йөргән бер чорда, кинәт яңгыравык фамилияле бер шагыйрә сискәндереп куйсын әле!

 

   Гөлүсә Батталова… Минем өчен кинәт булды, бәлки, искәрмәгән булганмындыр… Имансызлар арткан саен, Бездә иман яңарган,- дип язган бу шагыйрәнең шигырьләрен йотылып укыдым. Җырдагыча: » Нинди чишмәләрдән сулар эчкэн, нинди елгаларда коенган…» — дип, — беләсезме, күргәнегез бармы? — дип сорашып та йөрдем әле каләмдәшләрдән. Сүз кодрәтен тарихи тәртәгә җигеп, үз аһәңен табып, саллы җилдерә белгән бу кызый турында күргән-белгәннәр: » о! о! «- дип, сулышына кабып әйтергә тиешләр кебек иде, әмма мин моны сизмәдем шикелле. Татарда кешене мактап, үземне кечерәйтмим әле, дигән, борынгы ыруглык чорыннан бирле яшәп килгән мескенлек бар шул.

 

   Яраттым Гөлүсә Батталованың шигырьләрен. Мәгънәле сүзгә тумыштан бирелгән маһирлыгы бар. Табигый аң белән генә тукталмавы сизелеп тора; аның тирәнгәрәк, тарихи чоңгылларга төшәргә тәвәккәллеге, сизгерлеге, сәнгати тоемы ташып тора. Аның өчен вакыт чикләре юк, шигъри аргамагы үткәнне, бүгенгене, киләчәкне, юргалап җилкенә. Тояк эзләрендә — сүз энҗеләре балкый. Канлысы да, җанлысы да бар. Елата да, юата да, ачындыра да, очындыра да…

Көндез чыра ягып эзләп йөрим

Изгелектән калган эзләрне,- дип яза Батталова.

   Юк, аерым юлларын өзеп алып хилафланмыйк әле. Аны чәберчек, вак мәшәкатьләреңнән чишенеп ташлап, тулаем, бүленмичә, сүз тезгенен ычкындырмыйча укырга кирәк.

   Гөлүсә Батталова замананың амин, дигән чагында туган шагыйрә. Талантның кадерен белсеннәр, дип Хак Тәгалә мондый Шәхесләрне микъдарлап-микдарьлап кына иңдерәдер, мөгаен. Ирмен дигән ирләр йөрәге юшкынлана, битарафлана барган заманда шигъри аргамак ияренә шушындый фидаи рухлы кызый сикерсен әле! Өзәңгегә баскан ул — әнә! Кулында — «Баттал камчысы». Шул кирәк безгә. Сөенәм. Һәммә уңышлар телим үзенә!

 Марсель Галиев, Татарстанның халык язучысы

2016 ел, 11 ноябрь


“Бер йотым бәхет” исертте

   “Бер йотым бәхет” 125 биттән торган китап. Һәр шигыре укып туймаслык. Сикертеп булмый, кайсы шигыре тагын күңелгә ятарлык икән дип эзлисе юк, һәркайсы шундый. Һәркайсы бәгырьгә үтә, уйлата, өйрәтә…

     Китапка кереш сүзне язучы Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та:

   Гөлүсә Батталова соңгы елларда мине куандырган авторларның иң кызыклысы булды. Аның шигырьләрендә метафоралар катлаулы, әмма төгәл. Чынбарлыкның матурлыгы, киеренкелеге, борчулары, шатлыклары, өметләре, шикләре образлы детальләр аша җете сурәтләнә.

Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк

Елмаеп эшләгән аларның этлеге.

Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме-

Шайтаннар йөзендә –фәрештә битлеге…

   Әйтик менә шушы бер строфада гына да күпме информация, күпме аллюзия, күпме хис! Биредә сәясәт – публицистикага, публицистика – философиягә, философия шигърияткә, ягъни поэтикага комачауламый, ә киресенчә, бер-берсен тулыландырып, баетып тора…”- дип яза.

   Бу тел осталары язганнан соң, дәвам итеп тә торасы юк. Яз, Гөлүсә! Сиңа язу килешә. Ихласлыкка сусаган җаның сокландыра, яшәргә өйрәтә. Татар әдәбиятына үз юлың, үз стилең белән килеп кердең. Кыю басып, үз сүзеңне курыкмыйча әйтеп дәвам итеп. Туган ягың, Әтнә төбәге сиңа илһам бирсен. Моң тулы йөрәгең тукталмыйча иҗат итсен. Бездән сиңа, хәер-фатиха!

китап

 

Тәүге китабың белән ихлас котлап

    Сүрия МИНГАТИНА — БАТТАЛОВА