Көз кызы

Агачларын кочып бер елый ул, 
Ә ботаклар — гүя җилпәзә. 
Кешеләргә яну бүләк итеп 
Алтын сибеп йөри көззадә.

Алтыннары гади түгел аның, 
Йөрәкләрне кисеп үтәрлек- 
Хатирәләр тулы шушы мизгел 
Бөтен гомереңә җитәрлек.

Безнең гомер үзе алтын мизгел, 
Килеп җитә, үтә, югала. 
Истәлеккә безнең гомерләрдән 
Балаларга сихри моң кала.

Картлык — шатлык түгел, дигән идем, 
Картлык- алтын нурга тиң икән. 
Яшьлек төпкеленнән күтәрелгән 
Хатирәләр сихри моң икән.

Гомер — мизгел, шушы хатирәләр 
Мизгел буйлап узган дулкыннар. 
Йөрәккәем соңгы сулышта да 
Хатирәләр сагынып сулкылдар. 

Оркыя ФАСХИЕВА

Октябрь 2018

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!