Кайнана-килен

Әби кайнана

   Әйе, гаҗәпләнмәгез, мин бүген үземнең кайнана турында язарга булдым. Әйе, мактап язарга. Горурланып. Сөенеп. Яратып. Ул моңа лаек. Мин, уньеллык килен стажы булган кешенең  бу юлларны язарга, кайнанам турында бер-ике авыз сүз әйтергә хакым бардыр, дип саныйм.

Гөлүсә БАТТАЛОВА

  Күәм авылы

   Минем Әнкәй заманында әллә нинди постлар биләгән эшлекле ханым да, танылган шәхес тә түгел. Гап-гади авылда яшәүче, гап-гади татар хатын-кызы, татар әбисе ул. Әллә кайда түгел, үзебезнең Әтнәнең үзебезнең Күәм авылында гына яши. Чишмәле Сап авылында туып, 17 яшендә Мәхмүт әткәйгә кияүгә килгән дә, төшкән урынында таш булган: колхозда эшләгән, балалар үстергән, дөнья көткән Һиндия Хәбибулла кызы Батталова. Исеме дә үзе кебек ягымлы аның. Дөресен әйткәндә, Әнкәйнең мине кат-кат уйландырган, гаҗәпләнеп-сокландырган сыйфатлары бихисап. Менә шуларның берничәсе.

  Әнкәйнең дингә мөнәсәбәте

   Кайнанам үз гомерендә дин сабаклары алмаган, мәдрәсә тәмамламаган, әмма аның күңелендәге Аллаһка ихлас мәхәббәте, тәкъвәлыгы, дин кануннарын төгәл үтәве күпләргә үрнәк итеп куярлык. Шәһәрбану әбисе, Гарифәбану әнисе бишектән үк сеңдергән иман нуры, дин нигезләре Әнкәйне гомер буе озата бара. Бик дини булган аның әнисе, ачлыктан тилмергән авыр елларда да, кайчак сәхәрдә бер йотым су эчеп, елына өчәр ай уразасын тоткан, 4 кызына да үзенең белгәнен, үзенең инанганын бөртекләп өйрәтеп калдырган. Әнкәй балачагын менә ничек искә төшерә: “Ризыкның бик кадерле еллары.

   Әни миңа, кызым, иртәгә уразага керсәң, сәхәргә йомырка пешереп бирермен, дип әйтә. Мин шул йомыркага кызыгып, ураза тотарга ризалашам”. Менә кайдан килә ул 75 яшьлек Әнкәйнең әле бүген дә бер көн калдырмый ураза тотуы, биш вакыт намазын төгәл үтәве. Аңа бит ул әнисенең күкрәк сөте белән үк кергән! Соңгы вакытта традицион ислам дигән төшенчә еш яңгырый. Иң кызыгы, дөресрәге иң кызганычы, әлифне таяк дип тә белмәүчеләр авыз суы корыта әлеге гыйбарә белән. Минемчә, традицион ислам – буыннан-буынга, нәселдән-нәселгә күчкән, гаиләнең яшәү рәвешенә әйләнгән дини кануннар булырга тиеш, әкъ менә безнең Әнкәй мисалындагыча.

  Әнкәйнең мәгърифәткә мөнәсәбәте

   Кайнанам кайнатам белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр һәм аларның бишесенә дә югары белем биргәннәр. 7 класс белемле, гомер буе үз авылыннан читкә чыгып йөрмәгән Әнкәй балалары мәсьәләсендә әнә шундый зирәклек күрсәткән. Хәзер өчле капчыгы да югары белем ала, ә бит элек вузга керү, анда уку чын мәгънәсендә энә белән кое казуга тиң булган. Әнкәйнең бүген ике кызы–Нурия, Рания – медик, ике кызы–Сүрия, Ләйсән– журналист; улы, ирем Алмаз– физик-радиотехник.  Һәркайсы тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр. Кайнанам өчен моннан да зур бәхет дөньяда юк.

  Әнкәйнең ризыкка, аш-суга мөнәсәбәте

   Әйтеп узганымча, ул бик дини. Әнә шуңадыр да, кайнанам исрафчылыкка нык каршы. Валчык икмәк, бер телем ризык әрәм булу – Әнкәйнең бәгырен кисә, борчый, кайгыга сала. Мин дә аннан сакчыллыкка өйрәнәм. Шунысы куанычлы, әлеге сыйфат Әнкәй тәрбиясе белән балаларыбызга да күчә бара. Кайнанам аш-суга да бик оста. Аның пәрәмәчләрен, гөбәдияләрен ашап караган кеше әле дә сагынып сөйли. Әмма әнкәй, зирәк татар хатын-кызы буларак, кухняны тулысы белән миңа тапшырды. Нәрсә генә пешерсәм дә, ни генә әзерләсәсм дә, “Хисапсыз тәмле булган бу”– дип, мактап туялмый, рәхмәт аңа. Әйе, нәрсә тотсам, шуны пешерә алырлык тәҗрибәле килен инде мин, тик шулай да әле һаман да Әнкәйдән өйрәнәм. Борынгыча әзерләнгән балан катыгы, корт, кабартма – барысын да санап бетерү мөмкинме? Күбесен дәфтәремә язып куям. Онытылмасын дим. Аның киңәше, хәер-фатихасы белән әзерләнгән ризыклар тәмле дә, бәрәкәтле дә була.

   Әнкәй бер кайчан кеше гайбәтенә кермәс, урам сүзен җыярга капкадан да атлап чыкмас. Үз тормышы, үз дөньясында кайнаган, кешенекенә кызыкмас, башкалардан көнләшүне белмәс зат ул. Матди байлыкка җаннарны сатарга әзер бүгенге заманда кайнанам күңелен әнә шулай саф килеш саклап яши белә. Рәхмәт аңа, балаларыбызны бар җан җылысын, йөрәгенең яктысын биреп тәрбияләшә. Чыгып китсәк, өебезгә йозак эләсе юк, кайтып керсәк, чәй кайнаган, балалар караулы. Безгә хәер-дога теләүче, өебезнең нуры булып яшәүче Әнкәйгә җырдагыча кояш гомере телим. Дөнья бәһасе торырлык, гаиләм, балалар дип җан атып яшәүче иремнең Әнисе бит син!