Каргыш

   Өлештәге көмеш
“Тагын шушы бүлмә”, дигән уй яшен тизлеге белән йөгереп үтте Мәдинәнең башыннан.
“Мин кайда, нәрсә булды?” дип сорыйсы килмәде. Ап-ак халатлы шәфкать туташлары йөгерешә, үзләренең күзләре моңсу. Чираттагы яман хәбәрне әйтергә берсенең дә теле әйләнми. Ничәнче кат бит инде. Сизә Мәдинә, күңеле белән тоемлый. Аклык – шатлык дисәләр дә, ак төсләрнең аңа әле шатлык алып килгәне юк. Менә шушы булмәдә ничә мәртәбәләр газиз йөрәк парәсен югалта инде ул, санаулы көннәр генә калган иде бит югыйсә, кулларына алып нәниеңне сөяр чакта гына… Рәхәтләнеп бер еласаң икән, җиңелрәк булыр иде, юк… әллә елый-елый күз яшьләре кипкән, әллә инде күңеле бәгырьсезлектән каткан. Ярасы яңарган, меңгә телгәләнгән йөрәк кенә сулкылдый, әйтерсең, аннан кан тама. Үз кайгыңны үзең йот, дип өйрәттеләр аны, тик йотып кына бетерерлекмени соң аның кайгысы. Күпме генә яшәде бит әле, ә күпме ялгыш, күпме каргыш. Колак төбендә ничәнче көн инде үзәк өзгеч тавыш: “Бала чырае күрмә, гомерең минем кебек тилмереп үтсен”. Бала… Әнә ул аның өстенә килә, ә кара шәле һаман сөйрәлә. “Юк”, “Юк”, дип кычкырып җибәргәнен дә, акрынлап аңын югалканын да белмәде Мәдинә. Уколлар, система, ашыгыч ярдәм… Якты дөньяга бер килде, бер китте яшь хатын. Өметсез күзләр үзәкне өзде.
…Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәп, диләр, бәхетсезлегенә дә шулайдыр. Күрәсегә үзең барып керәсең икән ул. Болай булып бетәсен белсә, һай белмәде шул. Белү түгел, уена да китермәде. Киләчәгенең бәхетсезлеген сизгәндәйме, үзенең туй көнендә йөрәге кысылды аның. Төрле тасмалар, шарлар белән бизәлгән туй машинасы бер мәлгә барган җиреннән туктап калды. Шофер егет нишләргә белми изаланды.

Ә машина алдында ак күлмәк, аның өстеннән кара шәл ябынган ана өстерәлә-сөйрәлә юлны аркылы чыга иде. Машина туктауга әллә белеп, әллә белми башындагы кара шәле машина юлына төшеп калды, алмады ул аны.

Бәхеткә төренгән Мәдинәнең йөрәге кысылды, авызы кипте, агарынды… Ул бары “Ринат”, дип кенә дәшә алды. Күзен яшь каплады, Ринатның әнисе юлны аркылы чыга, кисә, өстерәлә… Сөйгәненең күзеннән тамган яшьләрнең ачылыгын ул вакытта булачак ире Зөфәр аңламады. Сүз дә әйтмәде, сорамады да. Бик акыллы иде шул ул, эчми, тартмый, хатын-кыз аның өчен фәрештә.
Нәрсә эшләде соң ул? Никләр генә тыңлады әнисен. Булачак киявенең акылын белгән әнисе өзми- куймый тәкърарлады шул. Карышкан кызын күз яшьләре белән тиргәде.
— Ризалыгым юк, ташла шул Ринатыңны, үзе эчә, акылы юк, акылы гына түгел, бете дә юк. Ничекләр тормыш итәрсең. Шуның белән азаплансын өчен ялгыз үстердеммени мин сине? Зөфәргә чык, — дип кат-кат кабатлады шул. Гомер буе ялгыз тормыш йөген сөйрәгән, 4 баласын кеше иткән әнисенең ничек азапланганын, үзләренең күпме чиләнгәнлекләрен белмимени соң ул. Бары да күз алдыннан үткәнгә дәшмәде. Күңеле сызса да түзде, каршы килмәде. Аңламый бит әнисе, Ринатны яратканын ничек итеп аңлатсын ул аңа, барыбер аңламас дип уйлады. Аңа карап яшьләр бер-берсен сөюдән туктамадылар. Мәктәпне тәмамладылар. Ринатны армия сафына чакырдылар. Елый-елый озатты Мәдинә Ринатны армиягә, көтәргә вәгъдә дә бирде. Көтәр кебек иде. Бер-береңне артык яратырга да ярамый икән шул, ахыры үкенечле була икән аның. Ринатның беренче хаты бик көттереп кенә килде. Әфганстаннан иде ул. Кайнар күз яшьләре, борчылулар белән вакыт үтте.
Җәйнең матур бер кичендә кызны Зөфәр белән таныштырдылар. Алай гына да түгел, тормышка чыгарга димләделәр. Башта “Юк”, дип кырт киссә дә, әнисенең көне-тәне тукыган сүзләреме, әллә инде Зөфәрнең ягымлы карашлары-игътибарымы – кайсы үзенекен иткәндер, егет белән кыз очраша башладылар. Ринатның армиядән кайтыр көннәре дә якынлашканнан якынлашты. Күп тә калмаган иде бит югыйсә, нибары ике ай. Нәрсәдән курыкты Мәдинә: Үзеннәнме, әнисеннәнме, Ринаттанмы, әллә Зөфәр идеме сәбәпче. Тормышта бер ялгыш адым ясасаң, бәхетсез булырга шул җитә икән, калганнары үзеннән үзе ясала. Бер ялгыш икенчесен сөйри. Мәдинә белән дә шулай булды. Туй көне дә, ап-ак күлмәкләр дә бәхет китермәде аңа. Өй тулы җиһаз да, мул табыннар да күренмәде. Күз алдыннан кара шәле сөйрәлгән ана китмәде.
— Ринат кайткан, исән-сау кайткан… иң беренче сине сораган,- дип ишеттерделәр хатынга “яхшылык” теләүчеләр. Югыйсә, Зөфәрне дә яраткан кебек иде бит, менә бит ул күңел нишли. Язмышмы бу, азмышмы? Белмәссең… Үзе Ринаттан качса да, йөрәге аны көтә. Бер җептәге ике төймә кебек иделәр бит, нәрсә килеп чыкты соң?
Тау белән тау гына очрашмый диюләре хак икзн. Ринат белән Мәдинә дә очраштылар. Очраштылар да сүзсез калдылар. Нәрсә әйтәсең, сүзләр өчен артык соң шул инде. Сөйгәненә карап йөрәге елаган Ринат телгә килде:
— Гөлкәем! Нишләдең син? Мин бит синсез тере мәет, син үзең дә шуннан артык түгел кебек. Бәхетең ташыганга охшамагансың… Эчүне дә, тартуны да ташладым. Синең өчен ташладым, Мәдинә. Сиңа ярыйсым килде, ашкынып кайттым бит… барына да әзер идем…..
Әйе, Мәдинә дөрестән дә тере мәеткә охшаган булгандыр, бер сүз дә дәшә алмады. Авыр. Бик авыр иде аңа. Үзенең нинди зур ялгыш ясаганын аңлаган иде инде ул күптән. Менә бүген Ринат өчен үзәге өзелде аның. “Җиреннән аерылган җиде ел елар, ярыннан аерылгангомер буе елар”, ди торган иде мәрхүм әбисе. Шулай аерым-шаерым гомер буе еларлар микәнни соң?!
Киләчәге булганның күрәчәге дә бар икән. Үлем тырнагыннан котылып кайтып, бер ай яшәде микән, Ринатның салкын гәүдәсен ялгыз каен кочагыннан алдылар. Яшим дип ут эченнән кайткан егетнең гомере туган туфрагында өзелде. Ни аяныч. Язмышмы, тәкъдирме… кайсы аяусыз.
Улының куен кесәсеннән алган язуны әнисе бер бөгәрләде, бер язды.

“Әнием! Ачуланма! Мәдинәдән башка мин яши алмыйм. Өметләреңне аклый алмадым. Көчсезлегем өчен гафу ит! “ — улының соңгы сүзләре. Бердәнбер улының. Үлемне җиңеп кайткан улының…

Яман хәбәр төнлә дә йокламый, яхшы хәбәр көндез дә кичегә. Ишетте Мәдинә сөйгәненең үлем хәбәрен. Бәлки кирәкмәгәндер дә, соңгы юлга озатырга бармый кала алмады. Баласы хакынадыр, улын гүргә иңдергәнче түзде Ринатның әнисе, сүз әйтмәде. Хәсрәте бик ачы булгандыр, озатучылар зират капкасын чыкканда: “Бердәнбер баламны гүргә керттең, гомергә бала чырае күрмә..” дип ачыйгланып, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Дәшмәде Мәдинә, дәшәрлеге юк иде, гаебе зур иде аның…
Шул төнне үк Ходай яшь хатынның тәүге баласын алды. Елый алмады Мәдинә. Бик авыр булса да, күз яшьләре чыкмады. Аннан соң да дүрт мәртәбә килде ул бирегә. Монысы – бишенчесе…
Аңына килгәч тә нәрсә эшләргә белми озак азапланды. Шулай да хастаханәдән катгый бер карарга килеп чыкты. Ринатның әнисе… башка берәү дә түгел, барачак Мәдинә, алдына егылачак, үтенәчәк, гомер буе каргыш белән яшәмәс бит инде. Җәзасын җитәрлек алды, артыгы белән түләде. Аннан сң Ринатның каберенә барыр, аңа үзенең ачы язмышын сөйләр, гафу үтенер, әйе үтенер, югыйсә “Гафу ит”, дип тә әйтә алмады. Аны гына яратуын да әйтер. Үлгәннәр бит бөтенесен дә белеп, күреп ята, диләр. Шулай булгач, аңлар аны Ринат, аңлар… Әнисе дә… Ахыры ничек бетәсен белмәсә дә, җиңел булып китте.
   Сүрия Мингатина