Карт ветеран елый

***

Сыңар кулы белән карт ветеран
Карчыгының каберендә
Кычытканнар йолкый:

-Кайтты алар… Оныкларны, әйтәм…
Кечесенең икенчесе туган.
Почык борын . Йоклый.

Салкын.
Елдагыча үзәкләргә
үтеп җил елый.
Елдагыча!
Ветераннны быел
тагын җил тыңлый.

-Ак машина аласылар булган.
Нимеснеке икән, иң шәбе.
«Ауди» дигәнендә җилдерәлсәң,
Дөньялыкның икән бар гаме.
…Унсигездә ут эченә кердем.
Сыза иде көннәр танкта.
…Нимеснеке, имеш. Алалмаган.
Акчалары янган банкта.

-Почык борын сиңа тартым, карчык.
Бит очлары тора уелып…

Хәлсезләнгән бармак арасыннан
Кычытканнар кала коелып.

-Пинсәләрне бераз арттырдылар.
Сиңа да таш кирәк. Яңасы!
Акчасы да булыр. Яралардан
Дәваларны кайдан табасы?
«Чын сугышны күргән һәркемне җир
Сыендырган күптән куйнына…»
Дигәннәре истән чыкмый һаман
Кечесенең бәби туенда…

-Почык борын сиңа тартым, карчык.
Бит очлары тора уелып…

Кычытканга башын салып бүген
Карт ветеран елый тыелып.

Бер бүлмәле фатир бүләргә, дип
Оныклары кайттылар кичә.
Кычытканлы кабер өсләрендә
Сөякләргә үтеп җил исә.

Ландыш Габдрахманова