Кичер мине, әнкәй

Кичер мине, әнкәй , дидем дә соң,
Кайсы яктан икән, сагыш-моң.
Күз яшеңне һич тә күтәралмыйм,
Булмас микән,әни, җаным, соң.

Кеше хәлен, кеше белми лә ул,
Үз башкайларына төшмәгәч,
Җаным өши, күңел гел яралы,
Фатихаңны алып китмәгәч.

Кайгырдыңмы пешкәч төшке ашың,
Кайнаганда самавыр- чәең,
Минем күңел көндә синең янда,
Һич кайталмыйм, чыкмый шул җае.

Сатып алдым, әнкәй, француз яулык,
Кунак көткән чакта киярсең,
Язмышыма уңай җилләр иссә,
Сабыйларымны да сөярсең.

Син бәйләгән җылы оекбашның,
Аяк тоя һаман җылысын.
Йомшак кына моңың ишетелә,
Бәйләм бәйләгәндә җырлыйсың…

Бакчадагы шомырт агачларын,
Язлар җитү белән сагынам,
Гафу итәрсеңме инде, әнкәй?
Күзләремә күптән яшь тулган.

Бәхет дигән олы төшенчәне,
Аяк аста үзем тападым,
Еллар үтә,тик син генә яшә,
Язлар җиткәй,әнкәй, кайтамын…

Салима Нигаматова,

Башкортстан