Кошлар

   Кошлар — аларда да кеше язмышлары

   Барын күреп торганнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең, һәм тик торганда түгел. Кошлар белән әллә ни булды быел: башта килми аптыраттылар, нилектән икән дип юксына башладык үзләрен, алардан башка да тормышыбызның бер чите китек икән. Соңарак калып булса да килделәр матуркайлар, дөньябыз түгәрәкләнгән күк булды. Рәхәтләнеп сайрауларын тыңладык. Вакыт тиз үтә шул, кошларның бала очырыр вакытлары җитте. Тик… сыерчыкларның быелгы кебек бала очырганнарын минем күргәнем булмады: кайсы якка карасаң да җирдә сыерчык баласы, берсе үлгән, икенчесе имгәнгән, өченчесе бер метрлап оча да барып төшә. Кызганыч манзара.

   Ата-ана кайгыртуы

   Шулай беркөнне иртән ишекне ачып бакчага чыксам, баш өстеннән бер сыерчык әйләнә, очып килә дә читкә китә, ярдәм сораган кебек. Киттем артыннан, ерак та түгел сукмакта сыерчык баласы бәргәләнә, 2-3 метрлап читтә булыр, мәче ыргылырга әзерләнә, ә аны ничек кирәк икенче сыерчык туктатырга азаплана, балаларын коткару өчен үзләренең гомерләре турында уйларга вакытлары юк…
   КошларСыерчык баласын күтәреп алдым, аягы имгәнгән булып чыкты. Өйгә алып кереп ашаттык, хәйран терчә күренә үзе, бармакны да тешләп алды. Аягына файдасы тими калмас дип, бәрелгәндә сөртә торган “мазь” да ышкыдык. Тышка алып чыккач гаҗәпләндек, бакчадагы алмагачта ике сыерчык безне көтеп утыралар, балалары өчен борчылганнар күрәсең. Башлык эченә яткырдык та, сыерчык баласын шул тирәгә куйдык. Төшеп барладылар да, берсе очып китте, икенчесе агачка кунды. Торабыз бер-беребезне күзәтеп, нишләрләр икән янәсе. Азрактан киткәне кайтты, баласына ашарга алып килгән икән. Шул рәвешле кич җитте, кошчыкны өйгә алып кердек. Иртән чыксак, сыерчыклар шул агачта.

   Очарга өйрәнү

   Сыерчык баласы да тернәкләнә башлады, очарга өйрәтәбез: кызым очыртып миңа җибәрә, мин аңа. Азрак хәл алганын көткәч, тагын шулай очыртабыз. Шулай бер-ике көннән соң, сыерчыкларыбыз бергәләп очып киттеләр. Ияләнгән идек, юксындык үзләрен. Өченче иртәне тышка чыксак, сыерчыкларыбыз кабат килгәннәр, чөкердәшеп әйләнделәр дә өстебездән кабат китеп бардылар. Башка килмәделәр. Рәхмәт әйтүләре булгандыр дип уйладык.
   Шуннан соң әйтми кара син, чыннан да кешеләр язмышы бит… Шунысы сөендерә: кешеләрдән өмет өзеп бетермәгән әле тереклек, ярдәм итәчәгебезгә ышаналар. Сыерчыклар моның дәлиле. Ә үзләрендәге мәрхәмәтлелек, ата-ана кайгыртуы…- күп нәрсәләргә кошчыклардан өйрәнерлек.

Сүрия МИНГАТИНА