Кояш

Әй, кояшым, шаян-көләч йөзең —
Алтын нурлар ташый битеңнән!
Сылу кыздай балкып бер елмайсаң,
Җанга сихәт иңә түреңнән!

Табыналар сиңа барча халык,
Олы ачыш ясый галимнәр!
Сиңа багып кара антын эчкән
Дәҗҗалдан да явыз залимнәр!

Нечкәбилләр моңлы җырын сузган
Әдипләре шигырь сырлаган,
Гашыйк җаннар син офыкта баткач,
Бер-берсенә «вәгъдә» юллаган!

Синсез агачларны сары урый
Адәмнәрне ачы сагыш чорный,
Синең кулда — бар(ы)сын көйдерәсең,
Ә теләсәң — назлап сөйдерәсең!

Кояшкаем! Быел әллә алдың син ял?
Сине күрү — чынга ашмас хыял!
Синнән башка көннәр бигрәк шыксыз!
Әйтерсең лә, дөньялары бер ышыксыз!

Бар табигать сиңа карап тора
Үсемлекләр, кош-корт, җанвар да!
Җир-анабыз синнән җылы ала
Көч-куәткә синең хәйран кала!
Син күкләргә кунаклагач кына
Бар тереклек янә җанлана!!!

Марсель Шарапов
12.05.2017.