Мәхәббәтем-диңгез!

дингез

 

Шаулый диңгез, бәргәләнә…
сыя алмый ярларына.
Каракучкылт дулкыннары
бәрә-кага җаннарыма.
Тын да алмый торам карап,
күтәрелә хисләр кабат…
Аксыл томан
каплап ала бар киңлекне,
чиксезлекне…
әйтерсең лә, галәм…

Тынды кебек, бетте дисәм,
алып ата янә өскә,
тыялмыйча үзен…
Бар хисләрем сибеләләр,
без – бербөтен…
Ярсый-ярсый күтәрелү…
Бар туктатып кара…
Дулкын шавы җанга кага.
Син – хөкемдар, күзәтәсең,
көлемсерәп елмаясың…

Дулкын белән бөтереләм,
кыйный, болгый, чолгый…
Сулыш каба… Бу зилзилә
алып атар мине. Кызгану юк.
Исәпләшми киңлек…
Әрнү катыш илерүле,
ялварулы тавыш…
Күпме моң һәм сагыш
күзләремнән тама…–
хисләремне аңламагач,
ник торасың басып янда.

Бар иде бит тын вакыты,
бәрмәде дә, ярсымады…
Селкенмәде күңел.
Тын диңгезгә риза булып,
берни күрми яшәгәндә,
ник кузгаттың мине?
Тыелу юк хисләремнән…
Гарасатмы көтә алда?!
Хәтта ачы җиле;
Үзәгем дә – диңгезнеке,
танымассың инде…

Сокландыргыч дәрья–
төсләр уйный монда…
Әрнү татлы, сагыш-газап…
Бәясе дә үзгә, урталык юк.
Уйлар белән санлашмыйлар…
Булмый туктап, тукталып та,
көчле бу хис. Котырына:
аста – дулкын, ярда- дулкын,
тарта дулкын, канда – дулкын…

Нәүмиз булып басып торам…
Өшегәнгә түзеп.
Урын тапмый никтер җиһан…
Дәва тапмый бу җан.
Мәхәббәттә соңга калу,
тапканнан соң өзгәләнү
артык авыр икән.
Энҗең булып төпкә ятыйм…
Сагынырсың беркөн…
Табулары, югалтуы, ай-һай читен.

Сүрия МИНГАТИНА