Мәхәббәтем сүнде

Бөтен дөнья шау чәчәктә иде,
Хуш исләрдән башлар әйләнде.
«Язмышлардан узмыш юк», дигәндәй,
Чәчләребез чәчкә бәйләнде.

Шомырт чәчәкләрен яратканга,
Көн дә миңа чәчәк китерде.
Бер авыр сүз әйтеп, күңелемне
Чәчәгең күк, бик тиз шиңдердең.
Мәхәббәтем сүнде, уянмас та…
Сөюләр дә юктыр шикелле?! 
Синең әйткән сүзләр шикләндерә,
Күңелем тартмый, сүзең биздерде.
Мин күтәрә алмыйм авыр сүзне,
Гафу итәр микән кем генә?
«Миннән артык беркем сөймәс! » — дисең,
Бу дөньяда түгел син генә.
Кирәк түгел, мине түбәнсетмә, 
Гафу итмим, кирәк санамыйм.
Синнән башка яшим әле менә,
Йөрәк яраларын дәвалыйм.

Фәридә Гарипова,

 Түбән Кама шәһәре