Май кызы

Мин май кызы, йөрәгеңне синең
Кайнар учак белән төрәмен.
Иңнәреңә килеп сарылам да,
Күзләреңә карап көләмен.

Мин май кызы, сине ялкыннардан
Ташкыннарга алып саламын.
Кояш нурын өзеп аламын да,
Йөрәгеңә сөю язамын.

Мин май кызы, ташкын хисләр белән
Күңелеңә килеп кагылам.
Яз җилләре сыман назлы булып,
Яннарыңа синең агылам.

Мин май кызы, синең күзләреңдә
Язгы гөлләр булып тирбәләм.
Язгы сулыш белән исердем дип,
Яннарыңнан гына җибәрмә…

Гөлзилә Гафурова