Милләт баласы

   “Татар милләте үсештә булырга тиеш”
“Йола, гореф-гадәтләрне генә саклап, милләтне үстереп булмый. Дөрес алары да бик кирәкле гамәл. Минемчә, татар яшьләрен конгресс эшенә күбрәк тартырга кирәк, чөнки алар яңача фикерли, социаль челтәрне яхшы белә….”, – ди 42 ел гомерен балаларга тәрбия һәм татар теле, әдәбиятыннан белем биргән Олы Әтнә урта мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Илсөя Гыйният кызы Габидуллина.

   Татарстан башкаласында 2–6 августта VI Бөтендөнья татар конгрессының съезды булды. Бу съездда дөньяның төрле төбәгендә – Белоруссия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Германия, Казахстан, Канада, Кыргызстан, Латвия, Литва, Польша, АКШ һ.б илләрдә яшәүче, төрле яшьтәге делегатлар катнашты. Биш елга бер тапкыр үткәрелүче әлеге съездга Әтнәдән Илсия Гыйният кызы Габидуллина барды.
Россия мәгарифенең мактаулы укытучысы Илсөя Гыйният кызын бәлки белмәүчеләр булыр. Хәер, булса да сирәктер. Чөнки укытучы гына да түгел әле ул, җәмәгать эшлеклесе, Әтнә дәүләт драма театрының үзешчән артисткасы да. “Миңлекамал” спектаклендә секретарь кызны уйнап, Ульяновскида “Кече алтын медаль” белән бүләкләнеп кайткан яшь кыз һаман сәхнәдә, тормыш иптәше Таһир Фәрит улы Габидуллин белән спектакль уйнавын дәвам итә. Бездә генә түгел, Казан каласына барып кинофильмнарга да төшеп кайтырга өлгерә. “Яшьләр проекты, үзгә фикерләү, аңлап та бетереп булмаганы бар; шулай да сөендем, татар телендә төшерәләр, милләткә файда”, – дип куанып кайтып керә. Һәр эшне җиренә җиткереп, белеп эшләү кирәклеген Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” секретарен уйнаучы буларак дәлилли. “Спектакль беткәч, анализ башланды. Шунда бер тәнкыйтьче “Ике сәгать буе карап утырдым, берничә җөмләсе булган бу кыз ничек уйнар икән…”,– дип, сүз башлап кайда эшләвемне, белем алуымны сорашты. Методистлар курсын тәмамлавымны ишеткәч, “Мин сезне артистлыкны бетергәнсез дип уйладым, счетны дөрес салдыгыз, кайда өйрәндегез”, дип кызыксынды…”, – хәзер елмаеп искә төшерә Илсөя апа. Ул вакытта сүзсез роле өчен мактаганда туган авылы Югары Мәтәскә сәхнәсеннән төшмәвенә, һәр нәрсәне белергә теләп кызыксынуына, өйрәнүенә куангандыр. Эшләп үскәненә дә үкенми. Үги әни тәрбиясе дә ярдәмгә килгән чаклар еш була тормышта. 12 ел дәвамында Пионерлар йортында методист булып эшләгәндә, Әтнә, Арча, Кенәр зонасының һәр мәктәбенә елына ике тапкыр барып өйрәтеп, күрсәтеп, күп вакытта җәяү йөреп кайтуының да файдасын күрә. Юл юк чак. “Семинарларны йоклап үткәрә торган идек…”, – дип сөйли. Күңел биреп эшләүнең нәтиҗәсе, инде бабай булган укучылары килеп, “Апа”, дип эндәшәләр бүген. Үзе дә сагына, һәр авылның пионер вожагын искә алып мактый, “Бигрәк яшь идем, зур бүләкләргә дә тәкъдим итә белмәдем”, – ди. Олы Әтнә мәктәбенә укытучы итеп чакыргач, югалыбрак кала. Дөрес, Казан дәүләт педагогия университетында алган югары белеме, белгечлеге бар, тик озак белгечлек буенча эшләмәгәч онытыла язган. Әхмәт абый белән киңәшләшә Илсөя. “Зур казанда кайнау – зур казанда кайнау инде ул. Әтнә мәктәбендә урын булганда ризалаш”, – ди аңа тәҗрибәле укытучы. “Роза апа Садыйковага да бардым, методиканы белеп бетермим, дим. Ә Роза апа елмаеп: ”Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, өйрәнерсең”, диде. Һәм гомер буе өйрәтте. Мин гел аның белән киңәшләштем һәм бик рәхмәтлемен. Татар теле, әдәбияты дәресләренә генә түгел, татар милләтенә дә хөрмәтемне арттыручы кеше Роза апа, әле дә очрашсак, сөйләшеп туя алмыйбыз”, – дип остазының һәр сүзен искә төшерә. Үзенә рәхмәт әйтергә килгән укытучылары турында Илсөя апаның өйдәгеләре сөйли. Тыйнаклыгы үзен мактатмый. Халык педагогикасын, тарих, музыка, рәсем, физкультура дәресләреннән дә белем бирә, башлангыч сыйныф укучыларын да укытырга туры килә аңа.

Илсөя апаның эшчәнлеген, холкын, балаларга биргән тәрбиясен бәяли торган бер җөмлә бар: “Илсөянең классында тәртипсез бала юк”- моны мәктәп директоры да, хезмәттәшләре дә еш кабатлый.

Шуңадыр укучылары сагынып искә ала “Берәүдән дә сүз әйттермәде безгә Илсөя апа, берәүгә дә рәнҗетергә ирек бирмәде, үзенең бик каты ачуланган вакытлары булды. Һәр әйткәне истә”, — диләр. Котлау открыткалары да — хисләр мәйданы. “ Илсөя апа! Мин Сезне бик сагынам, һәм бик-бик яратам, Шундый әйбәт, сабыр, акыллы укытучы булганыгызга бик зур рәхмәт”, — дип яза аңа Алсу. Тагын бер открытка игътибарны җәлеп итә: “Илсөя ханым! Минем өчен Син без укыган чордагы данлыклы Әтнә мәктәбенең бүгенге көндә, кызганычка каршы, бик сирәк калган чаткыларының берсе…”, — дип бәяли аны гаилә дусты, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. Болар котлауларның берничәсе генә.

Шулай бер комиссия каршында “Идеаль укытучы буламы?” дип сорау биргәч, Илсөя ханым укыткан егет ике дә уйламыйча “Була”, дип җавап бирә. “Кем ул?” диюләренә “Безнең Илсөя апа”, — ди. Бу бәя дә онытылмыйча телдән-телгә күчә.

Архив материалларын актарам. Илсөя Гыйният кызы эшләгән вакыттагы район олимпиадалары җиңүчеләре: татар теле, әдәбиятыннан 2006 -3, 2007 дә- 5 , 2008дә — 5, 2009 елда – 4, 2010-3, 2011 елда 5 призлы урынны аның укучылары алган. БДИ – 100 процент сыйфат. Дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, җирле материалны файдаланып укытуның роле дә зур булгандыр.
Ничек өлгерде икән дип уйлыйм, әле бит гаиләсе, ире Таһирне көйлисе, балалары Зөһрә белән Илгизәрне үстерәсе, дәү әни белән дәү әтигә (кайнана белән кайната) ярыйсы, хуҗалыктагы мең дә бер эшне, кош-кортын, терлеген барлыйсы бар. Болардан тыш үзе килен булып төшкән урамның “парикмахеры”, “докторы” булып уколлар кадыйсы бар… Театр уйнап авыл саен йөрисен акылыма сыйдыра алмыйм…– шуннан соң да бик әйбәт укытучы буласы! Лаеклы ялга чыккач та җитәкчелекне тыңлап өч ел белем бирәсе… Әле дә эшлисе, лаеклы ялда булса да бер минут буш вакыты юк, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә авылларга чыгып лекцияләр укыйсы бар…
    Татар милләтенең алдагы яшәеше белән бергә татар мәктәпләренең киләчәге борчый аны. Авыллардагы татар мәктәпләре ябылуны күңеле кабул итә алмый. Бердәм дәүләт имтиханнары тудырган кыенлыкларны чишәсе, татар мәгарифендә төпле бер юнәлеш булдырасы, татарга кагылышлы сәяси мәсъәләләргә якын киләсе килә. “Мин җирдә ныклап басып торам, хыяллана торган чорым узган, менә шул мәсьәләләрнең берсе генә хәл ителсә дә, алга китеш зур булыр иде дип саныйм”, – ди Илсөя апа. Аек акыл белән фикер йөртә. Ә нинди үзгәрешләр булыр, анысын вакыт күрсәтер.

   Сүрия Мингатина